Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 6. Фирүзә аңына килгәндә, өйдә беркем дә юк иде. Ул үксеп елап җибәрде. Аның бернигә дә исе китмичә елыйсы килде. Бу минутларда ул үзен беркемгә дә кирәге булмаган җан иясе кебек хис итте. Аны беркем дә аңларга теләми иде. Бөтенесе аңа бер җансыз әйбер һәм ул әйбернең урыны шунда булырга тиеш итеп кенә карыйлар кебек тоелды. Әгәр аны аңлаган булсалар, бу кемнәрнеңдер мин-минлеге белән тудырылган тормыш киеренкелеге шушы хәтле үк авыр булмас иде. Бер уйлаганда ул Наилне дә җәлләп куя. Ул аның үзен яратканын бик яхшы аңлый. Ләкин ничек кенә тырышып караса да, үзен аны яраттыра алмый. Фирүзә, бераз елагач, азрак тынычланып калды. Эченең авыртканы гына басылмады. Ул Наил типкәннән генә авыртмый. Соңгы вакытларда, берәр авыррак әйбер күтәрсә, аның гел эче авыртып китә. Бүген иртән эштән кайтышлый ук әнисе янына кереп чыгарга кирәк. Аны инде күптән күргәне юк. Бу коточкыч хәл турында да сөйләп бирер. Әнисеннән кала аның бер киңәшчесе дә юк. Бүген ул, башка көннәрдәге кебек, савым беткәч тә маллары тирәсендә артыгын буталмыйча, авылга кайтып җитүгә үк, әнисенә юл тотты. Бала чагы, мәктәп еллары узган туган өенә алып баручы тыкрык сукмагыннан атлау ничек рәхәт! Алар урамына бу тыкрыктан кешедән кала бернәрсә дә кереп йөрмәгәнгә, ике якта да койма кырыйларын озын булып кычыткан баскан, ара-тирә баһадирларча кукраеп әрекмән утыра. Аның чатырланып үскән ботакларындагы чәчәкләрендә зеңгелдәшеп бал кортлары мәш килә. Элек Фирүзә бу кычыткан, әрекмәннәргә котырып үсәргә бер дә ирек куймый иде. Ә хәзер алар урамында карт-коры гына калды. Аларның болар белән көрәшергә хәлләре җитми шул. Берничә елдан соң нәрсә булыр? Авылларны кычыткан белән тигәнәк басып бетерерме икәнни?! Яшьләрнең бер дә авылда каласылары килми, чөнки, күпме генә сөйләсәләр дә, авыл хезмәте белән шәһәр тормышын чагыштырып булмый. Ул, шулай уйланып, өйләренә килеп җиткәнен дә сизмәде. Капканы ачып кергәндә, әнисе өй түрендәге бакчада помидор сабакларын рәтләп йөри иде. Ул, кызын күрүгә, кулларын алъяпкыч итәгенә сөртеп, аны каршы алырга ашыкты. – Исәнме, кызым! Сагынып беттем инде үзеңне, ә син әниеңнең хәлен белергә уйламыйсың да! – дип, күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп, Фирүзәне кочаклап алды. – Исәнме, әни! Син миңа артык үпкәләмә инде. Бер дә җитешә алмыйм. Җәйләүдән кайткач, өйдә дә эш күп. Наил бер дә булышырга теләми. Көн дә эчеп кайта. Әле кичә эштән соңга калып кайткан идек, «кая йөрдең» дип, эчкә типте. Әле хәзер дә авыртып тора. Фирүзә, яшьләнгән күзләрен әнисенә күрсәтмәскә тырышып, бәләкәй чактагы кебек, аның кочагына атылды. Менә шулай утырган чаклар кайларга китте икән?! Ул, әнисенең кочагына кереп, аны тагын да катырак кочты. Исенә бала чактагы бер вакыйга килеп төште. Фирүзә әбисе белән йоклый иде. Ул көнне аңа үзенә генә йокларга туры килде һәм төш күрде. Иптәш кызлары белән урманда җиләк җыялар икән. Шулвакыт алар каршысына бер бүре килеп чыкты. Кызлар качып өлгерделәр, ә ул – юк. Башта күрмәде ул аны, бүре килеп, алгы аягы белән аның җилкәсенә баскач кына, борылып карап кычкырып җибәрде. Бүре аңа: «Син миннән курыкма, мин сиңа тимим. Үскәч, мин сине үземнең яныма алам, минем белән торырсың!» – диде. Фирүзә куркуыннан кычкырып уянды да, әнисе янына йөгереп килеп, юрган астына качты. Колагына: «Әни, син мине бүрегә бирмисең бит, әйеме?» – дип пышылдады. «Юк, кызым, мин сине бернинди бүрегә бирмим. Курыкма, кызым, йокла!» – дип, Фирүзәне тынычландырып, кочаклап йокыга талдырган иде. Бу төштән соң ул озак кына әнисе белән йоклады. Балалык тиз ала шул. Әкренләп ул төш тә онытылды. Ә менә бүген исенә төште. Бәлки, бала чактагы кебек, әнисенең җылы кочагы, аның бүгенге көндә дә бердәнбер таянычы, яклаучысы булуы, күңелендә тагын да аннан яклау табуы өметен уяткандыр.