– Әни, берәрсе артыннан Фирүзәгә тапшыртырсың! Аның артыннан йөрергә минем вакытым юк! ...
– Әни, берәрсе артыннан Фирүзәгә тапшыртырсың! Аның артыннан йөрергә минем вакытым юк! – Мансур бу сүзләрне тыныч кына әйтергә тырышты. Бу минутларда аңа бөтенесе барыбер кебек тоелды. Әнисенең дә Фирүзәгә ачуы чыккан иде. Ул да аны гаепләде. Мансурның бу сүзләрен укыгач: – Улым, дөрес эшлисең, бетмәс әле кызлар. Әйбәтләп укуыңны бетер, кеше булырсың, – дип, малаен юаткан кебек әйтеп куйды. – Әни, кысылма әле! Синнән башка да яхшы беләм. – Юк, балам, артык ачуың чыкканга гына. Берүк тавышланма! Хәзер ул хатыңны әнә күрше кызы аша тапшыртам. – Улының сүзләреннән сөмсере коелып, әнисе күрше кызын эзләп чыгып китте. Әнисенә Мансурга дигән хатын тапшыруга, Фирүзәнең күңеле үсеп киткәндәй булды. Әнисе аша аның ялга кайтканын ишеткән иде инде. «Хатны алуга килеп җитәр, сугышып кына каты тавыш чыгармасалар ярар иде инде, – дип уйлады Фирүзә. – Нәрсә дип акланырмын икән? Мин гаепле түгел. Әгәр дә, мине гаепләп, «кеше калдыгы» дисә?» Бу уйлардан аның бөтенләй күңеле төшеп китте. Ул, билгесезлеккә чыдый алмыйча, ишектән тәрәзәгә, тәрәзәдән ишеккә йөренә башлады. Ләкин анда беркем дә күренмәде, һәм ул, хәлсезләнеп, кабат караватына ауды. Кичке караңгы төшәрәк, аларга күрше кызы керде. Ишегалдында юк-барны эшләп йөрүче Наил генә иде. Ул аңа игътибар да бирмәде, әллә күңеле белән бөтенләй күрмәде дә. – Наил абый, безнең бер чеби күренми, сездә түгел микән? – Минем чеби санаганым юк, булса шундадыр. Әнә абзар, келәт кырыйларын кара. Фирүзә яткан җиреннән ишегалдындагы сөйләшүләрне ишетеп сикереп торды. Наилләрнең күрше кызы чеби эзли икән. Ул абзар тирәләреннән карады да келәткә килде һәм, Наил күрмәгәндә генә, язуны ишек ярыгына тыкты. Фирүзә язуга ташланды һәм, тиз генә ярыктан алып, кеше күрмәсен дигәндәй, учлары белән күкрәгенә кысты. Менә Мансуры аны онытмаган! Ул киләчәк, аны бу гарьлектән коткарачак! Кыз калтыранган куллары белән ак дәфтәр битен сыпырып куйды. Аннан көн яктысы төшкән тәрәзә кырыендагы өстәлгә җәеп салып укырга җыенды. Анда барлыгы биш-алты сүз язылган иде. Аларны укыгач, күз аллары караңгыланып, йөзе агарып, башы әйләнеп китте һәм әкрен генә, аяклары тотмыйча, аңын югалтып идәнгә ауды. Наил икенче көн инде тамагына бернәрсә дә капмады. Ул Фирүзәне шундый ук үзсүзле булыр дип уйламаган иде. «Кая барсын, ризалашыр әле», – дип уйлады. Ә менә ничек килеп чыкты. Бер яктан әтисе ачулана. «Хәзер инде җебемә, баштарак уйларга кирәк иде. Бөтенебезне дә оятка калдырасыңмы инде?» – ди. Нәзирә апасы да эштән кайтышлый ук аларга йөгерә. – Бөтен авыл шау итә. Эштә дә гел шул сез генә. «Егете була торып, нигә араларына керергә иде? Нигә бер дә күңелен тартып карамады икән? Булдыра алмагач тотынмаска иде!» – дип, сине сүгәләр. Кайберләре Фирүзәне яманлый. «Яратам дип, һавадагы кошка авыз ачканчы, менә дигән егет кулын сузган, шуңа да риза булмагач инде, әллә кем кызы түгел әле, авыл гел шулай яшәгән, хәзер дә шулай яши!» – дип сөйләнәләр. –Белмим, нишләрсең икән инде, энем. – Апа, мин оятка калырга тырышмаячакмын! Көтәм, барыбер ризалыгын алам! Әгәр дә көчләп риза булдырсам, ул мине гомер буе каргаячак, һәм мин гомер буе аның алдында гаепле булачакмын. Миңа аның ризалыгы кирәк. Үз теле белән «мин риза» дип әйткән сүзе кирәк. Тормышта ни генә булып бетмәс, шул вакытта «үзең риза булдың» дип әйтерлек булсын. – Бүген янына барып карадыңмы әле, аның бүген Мансуры кайткан. Чыгып качмады микән? – Иртә белән тавышы килә иде, хәзер барып карыйм, – дип, егет келәткә таба китте. Келәт ишеген шакылдатты, ләкин анда бернинди дә тавыш килми иде. Наилнең башыннан әллә качканмы дигән уй йөгереп узды. Ул, тиз генә ишекнең келәсен күтәреп, эчкә үтеп керде, куркып калды. Фирүзә идәндә хәрәкәтсез ята иде. Тиз генә апасын чакырды. Нәзирә нашатырь спиртын мамыкка манчып Фирүзәнең борын астына куюга, ул күзләрен ачты. – Нәрсә булды, Фирүзә? Нишләвең бу? Берәр нәрсә эчтеңме әллә? Безне шулхәтле куркыттың, үлгән дип торабыз. – Юк, – диде ул, ярым пышылдап кына, әле һаман да аңына килеп бетә алмый иде.