Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 4. Келәтнең эчен әйбәт итеп җыештырганнар. Аның эчендәге әйберләрен бер почмакка өеп, агач карават куелган. Бераз гына яктылык төшә торган тәрәзә астында өстәл тора. Аның өстенә тәмле-тәмле мич ризыклары тезелгән. «Димәк, бу алдан ук әзерләнеп эшләнгән икән, – дип уйлап куйды Фирүзә. – Менә нигә сырпаланган икән Нәзирә апа минем янда. Аның сәбәбе булган икән. Нигә соң мин моны алданрак сизмәдем? Югыйсә теге вакытта Наил: «Мин сине барыбер үземнеке итәм», – дип әйтеп куйды бит, ә мин аңа игътибар итмәдем. Ул вакытта башымда Мансур турындагы уйлар гына иде. Кеше күңеленең шулкадәрле мәкерле икәнен ул вакытта әле аңламаганмын». Аның күз алдына Мансур килеп баскандай булды. «Нигә син мине ташлап киттең?! Әгәр яраткан булсаң, укырга керсәң дә, бер мәртәбә булса да сагынып кайтып китәр идең. Син мине яратмагансыңдыр. Ул кичне син минем үзеңә булган хисләремнән генә файдалангансыңдыр. Сине көчле яратуымнан, кочагымда күкрәк читлегеңне тишеп чыгардай булып типкән йөрәгеңне, тәннәремне пешерерлек кайнар сулышларыңны, иреннәреңне тою, йөрәгемнән, күңелемнән томырылып агып чыккан саф чишмә сулары кебек, яшьлегемнең беренче сөю хисләре мине исертте. Ул минутларда мин үземне яшьлектә бер генә була торган бәхет диңгезендә йөзәм дип хис иттем. Мансур, нишләргә миңа, киңәш бир?! Мин сине үлеп-үлеп яратам! Шулай итеп без аерылышырбыз микәнни? Син, мине яратмаган булсаң, ул кичне үзеңнең тормышыңда бу – яшьлек мизгелләре дип кенә искә алырсың. Ә мин сине беркайчан да оныта алмаячакмын. Синсез тормыш миңа газапланып таш кыяда үсүче агачны гына хәтерләтәчәк!» Ул, яшьләренә буылып, үзенең ни эшләргә теләгәнен дә аңламыйча, келәттән нәрсәдер эзләргә тотынды. Кулына кәгазь эләккәч кенә, нәрсә эшләргә уйлаганын исенә төшереп, күңелендә уянган хисләрне әнисе аша Мансурга җибәрергә уйлады. Авылдагы хәлләрне ишеткәч, Мансур милиция мәктәбе җитәкчесеннән бер тәүлеккә ял сорап алды. Аның күңеле актарыла, бу хәлләргә ышанасы килми иде. Ничек инде ул, аның ничә еллар буе бергә дус булып йөргән һәм ахырда инде үзләренең хисләрен бер-берләренә белгерткәннән соң, шундый хәлләр килеп чыккан?! Әле генә чыгарылыш кичәсендә икесе бергә таң каршыладылар бит. Таң нурлары, тылсымлы балкышлары белән күңелләрендәге мәхәббәт күлен чайпалдырып, үз-үзләрен югалттырды. Ул минутларда алар өчен якын-тирәдә берни дә юк иде, мәхәббәт күленең чоңгылы гына, ургылып, аларны үзенә йота барды. Һәм ул минутлар иң кадерле мизгелләр булып калды. Ни булган бу Фирүзәгә? Ул аңа бай егет дип кызыкты микәнни? Әйе шул, өсте-башы әйбәт. Үзе чибәр, ыспай егет. Теге көнне, мин урамга гына чыгып киткәч тә, ул аның белән бии иде. Ничек мин аның кем икәнен аңламаганмын? Югыйсә, мин аңа әйтүгә, ул миңа әллә нинди сүзләр белән акланып, мине үк гаепләп калдырды. Өйгә кайтып керүгә, аңа Фирүзәдән килгән хатны тапшырдылар. Хатта ашык-пошык кына язылган өч-дүрт сүз бар иде. «Мансур, гафу ит! Мин гаепле түгел, мине урладылар. Мин аны яратмыйм! Коткар мине!» Бу юлларны укыгач, Мансурның күңелендә давыл купты. Ачудан күзләре акаеп, яңакларында кан тамырлары бүртеп чыкты. Кулларын, кая куярга белмәгән кешедәй, як-якка селкеп, бөтен гаепне уч төбенә йомарланган кәгазьдән генә күргән кебек, аны кая атарга белмичә, тирә-ягына карана башлады. «Коткар, имеш! Качарлык булгач бармыйлар аны. Үзең күзеңне акайтып йөргәнсеңдер! Тик торган баганага беркем дә килеп бәйләнми, димәк, башта үзең риза булгансың. Ә хәзер «яратмыйм»! Наил белән ничә көн бергә булган да, хәзер Мансурга да ярый. Ул аны, Наилдән калганны, Мансур яратырга тиеш. Юк инде, Фирүзә, андыйлар миңа кирәк түгел! Синнән әйбәтрәкне дә табармын әле. Булган нәрсә булган инде. Синең белән дә үкенечтә калырлык булмады». Аның ярсуы азрак кына булса да басыла төште һәм бу уйларыннан соң җиңелрәк тә булып киткәндәй тоелды. Ул шкаф тартмасыннан бер дәфтәр тартып чыгарып, аннан чиста бит ертып алды һәм нәкъ уртасына: «Син миңа кирәкмисең, бәхетле бул!» – дип язып, әнисенә тоттырды.