соравына берсе дә җавап бирмәде.
соравына берсе дә җавап бирмәде. Фирүзәнең болай кыю сөйләвенә барысы да аптырап калдылар. Күпләре тагын да башларын аска иде. Кайберләре, нәрсә белән бетәр икән бу дип, авызларын ачып, Ринатка карадылар. Араларыннан олы яшьтәге Әминә апа гына, күршесенең колагына иелеп: – Рәхмәт бу Әсма кызына, бөтенесен дә дөрес әйтте. Атасына охшаган, бәхете генә булсын инде, Ходаем! – диде. Колхоз рәисе Ринат Фирүзәнең үзенә карата ясаган чыгышыннан соң акрын гына торып басты да, алдында утырган савымчыларны күзе белән айкап: – Син, сеңлем, дөрес әйттең! Безнең яктан да эшләп бетермәгән кимчелекләр бар. Менә сезнең ферма мөдирегез Муззакир абый. Аңа бу яслеләрне ясатырга булмыймы, була! Ә ул бик еш стаканга карый, салмаганнармы анда. Булмаса салдыра. Сарык та исән, бүре дә тук! Кыскасы, барыбыз да бер-беребезне аңлаганбыздыр, әйдәгез эшкә! Ә син, сеңлем, азрак кына калып тор әле! Барысы да Фирүзәгә борылып карадылар. Ул нишләргә дә белмәде. Аның башыннан төрле уйлар йөгереп узды. «Нәрсәгә калдыра, аны мыскыллап бер артык сүз дә әйтмәдем бит. Ярар, нәрсә булса шул булыр, олы кеше әйткәч калырга кирәктер инде», – дип уйлап, аның янына килде.Колхоз рәисе, Фирүзәнең ябык җилкәсенә кулын куеп: – Син, сеңлем, район җитәкчеләре кебек, барысын да дөрес әйттең. Әйе, авылыбыз халкының тормыш-көнкүреше безнең ничек эш оештыруыбыздан тора. Ә син тирән аңлыйсың һәм акыллы фикер йөртәсең. Синең киләчәгең зур булырга тиеш. Исемең Фирүзә бит әле? Менә, Фирүзә, үзең дә күреп торасың Муззакир абыеңны. Әйдә, сине ферма мөдире итеп куйыйк әле. Ул болай да пенсиядә инде. Урынына кеше булмаганга гына эшләп йөри. Син бу эшне булдырачаксың, үзебез дә ярдәм итәрбез. – Юк, Ринат абый! Гаилә хәле буенча мин әле ул эшкә алына алмыйм. Аннан соң, Ходаем кушса, көзгә Казанга зоотехниклыкка читтән торып укырга керәм. Уку да, андый эш тә авыр булачак! – Ярар алай булгач, анысы да кирәк! Миңа әйтерсең, үзем булышырмын укырга кергәндә. – Мин киттем, кызлар сава башладылар, – дип, Фирүзә иптәшләре янына йөгерде. – Менә яшьләр! Үткенлек тә, чаялык та бар, кулларыннан эш тә килә. Турыдан-туры дөресен ярып та салды. Менә кемнәрдә авылның киләчәге! – дип сөйләнеп калды Ринат аның артыннан. Муззакир абый, хуҗаларны озатып куйгач, Фирүзә янына килеп: – Дөрес әйттең! Ләкин бик тиз үз өстеннән төшереп, миңа элеп калдырды. Ярар, иртәгә мин аны тинтерәтә башлыйм. Кичке савымга сыерларга ике зур машина яшел азык һәм бер өем киртә китергәннәр иде. Вахта машинасы туктауга, хатыннар, сәнәкләр алып килеп, азыкны киртә буйлап таратып чыктылар. Нәзирә генә: – Телең кычытса, кулыңны кашыйсың инде! – дип куйды. Аның сүзенә берсе дә җавап бирмәде. Шушы вакыйгадан соң сыерларның сөтләре дә артып китте. Ул көнне өйгә кайткач, Наил тавыш куптарды. – Синең фермада башлык буласың киләме әллә? Синең ни эшең бар хуҗаларның нәрсә эшләп йөргәнендә? Начальник булырга җыенасыңмы? Син болай да өйдәге малларга җитәкче. Кара син аны! – дип, Наил ачу белән сүгенеп куйды. – Син безгә, әче таңнан торып, бушка эшләргә кушасыңмы? Мин барыбер җитәкче булам! Ходаем гына ярдәм итсен! Быел көзгә Казанга читтән торып укырга керәм. – Керерсең, Казаныңда бәреп үтерермен! – Юк инде, Наил, монысын мин хәл итәм. Син мине хатынлыкка алырга хәл иттеңме?! Минем гомерем буе кемнеңдер колы булып яшисем килми. – Син үзеңне минем колым булып яшим дип уйлыйсыңмыни әле? Хуҗалык синең өстә. Минем чыгып та караганым юк, барысын да үзең хәл итәсең. Бу кол булып яшәү түгел, ә тормышны алып бару дип атала. – Ялгышасың! Бу – гаиләдә бер кешенең кол булып тормышны сөйрәве дип атала! Тормышны аны икеңә дә тигез тартырга кирәк. Мин дә өйдә тик утырмыйм. Мин аны, Наил, эш күп булганнан әйтмим. Өй эше үзебезнең киләчәк тормышыбыз өчен. Әнә колхозның түрәләре халык өчен бернәрсә дә эшләмиләр. Ә үзләре колхозчы җыйган малны теләсә ничек таратып, күңел ачып яшиләр. Сездәге бурлыкны да гади халык оештырмагандыр, ә үзләре сүз берләшеп сатканнардыр.