Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 11. Кичке савымга килгәндә, хуҗалык рәисе Ринат, икътисадчы һәм Муззакир аларны көтеп торалар иде. Вахта килеп туктауга, кунаклар белән барысы берьюлы кычкырып исәнләштеләр. Ферма мөдире хатыннарны җәйләүдәге терлекчеләр йортына керергә чакырды. Савымчылар стена кырые буйлап эскәмияләргә урнашкач, хуҗалык рәисе Ринат кызыл ситсы белән ябылган, түрдәге өч кеше генә сыешлы өстәл артыннан кысылып торып басты. Алдында утырган сыер савучы хатыннарга сөзеп кенә күз салды. – Ярар, исәнмесез! – дип сүзен башлады рәис. Аның чебен очса да ишетелерлек тынлыкта яңгыраган беренче сүзендә үк селкенергә дә куркып утырган хатыннарга үзенең кем икәнен әйтеп торган мәгънә яңгырады. – Минем сезнең янда күптән булганым юк инде. Араларыгызда яңалар да, яшьләр дә бар икән! – Ул, бер-ике секундка сүзеннән туктап, Фирүзәнең бөтен җирен айкап чыкты. Кабат аяз күк кебек зәңгәр күзләрен майландырып, Фирүзәнең күзләреннән үзенә ниндидер җавап эзләгән кебек, аңа текәлеп карап торды һәм карашын терлекчеләр йортына юнәлтте. – Йортыгыз чиста, матур итеп бизәлгән, монысы өчен рәхмәт! Ә менә сөт бөтенләй төшеп бетте! Шуңа да карамастан әйбәтләп эшлисе урында тавыш чыгарасыз икән. Нәрсә җитми?! Йә, кайсыгыз тавыш чыгара? Басып сөйләгез әле! Йә, кемгә нәрсә җитми? Хатыннар барысы да башларын иде. Берсе арттан араларында иң үткен саналган Нәзирәнең аркасына төртте. Ләкин ул башын тагын да аскарак иде. – Менә бит, үзегез, эшлисе урында, тавыш чыгарасыз! Сөтегез булмаганга үзегез гаепле, шуңа бер сүз дә әйтә алмыйсыз! Фирүзәнең әле моңарчы колхоз рәисен күргәне юк иде. Ул аның сүзләрен игътибар белән тыңлап утырды һәм күңелендә аңа карата ачу кузгала башлады. Фирүзә колхоз рәисен кеше тормышы өчен тырыша, аларны игътибарсыз калдырмый торган кешедер дип уйлый иде. Ә алар алдында үзен зур кеше итеп тоткан, яхшы тормышыннан йөзенә канәгатьлек чыгарып, алдында утырган савымчыларга эчке бер мыскыллау белән караган йөз утыра. «Шушы үз ихтыяҗларын гына тормышка ашыруны максат итеп куйган, авыл халкының тормышына бөтенләй дә игътибар бирмәгән түрәләр аркасында авыллар таркалып бара икән шул», – дип уйлап куйды Фирүзә. Рәиснең соңгы сүзләре аны чыгырыннан чыгарды. – Иптәш председатель! – дип торып басты Фирүзә һәм акрын, басынкы, төпле тавыш белән: – Сез сөт булмаганга һәм без тавыш куптарганга безне гаеплисез! – Хатыннар, бер рәискә, бер Фирүзәгә карап, кайберләре аның әйткән сүзләреннән уңайсызланып, башларын аска иделәр. Идәннән ниндидер нокта табып, тын калдылар. – Ә сезнең әз генә булса да санап яки уйлап караганыгыз бармы? Кайдан сөт булсын! Сыерның сөте – тамагында. Ул тук булса, рәхәтләнеп ятып, сөт ясый. Ә без аларны ничек туйдырабыз?! Басуда, ерганак, тау битләрендә үлән кыркылып та, кояшта янып та бетте. Алар анда үзләренең гәүдәләрен тотарлык та азык җыя алмыйлар. Шуның өчен дә хәзер җәйләүгә яшел азык китертергә кирәк. Китергән азыкны без таратырбыз. Ләкин ничек? Аяк астынамы, әллә яслеләргәме! Яслеләр юк. Димәк, аяк астына. Бу очракта без, беренчедән, кеше хезмәтен юкка чыгарабыз, икенчедән, сыерлар, килгән азыкны аяк астында таптап, тагын ач калачак. Ач калу гына түгел, алар, берсен берсе сөзеп, имгәнеп тә бетәләр. Яслеләр ясатырга озакмы? Әллә авылда эшсез йөрүчеләр беткәнме? Әллә киртәлекләр таба алмыйча азапланасызмы? Барысы да бар! Уйларга гына кирәк. Җәйләү урманга терәлеп тора. Сез, урман хуҗалыгы белән сөйләшеп, киртә китертә алмыйсызмы? Аласыз! Әйе, сезнең эшегез күп. Сезгә бөтен авыл карап тора. Сез ничек авыл халкының эшен оештырсагыз, халыкның көнкүреше һәм алдагы тормышы шулай булачак. Сезнең конторда безнең кадәр ярдәмчеләрегез дә бар бит әле. Алар безгә яслеләр ясауны, яшел азык китертүне оештыра алмыйлармыни? Алалар! Менә шул вакытта сөт тә булыр иде, һәм без дә бушка эшләмәс идек! – Фирүзә тагын бер кат үзенең әйткән сүзләреннән кызарынып-бүртенеп утырган Ринатка карап алды да башларын иеп утыручы иптәшләреннән: – Дөрес түгелме әллә?! – дип сорап куйды һәм урынына утырды. Ләкин аның