үзләренчә кычкырып тавыш салулары гына ишетелә. Бакчаларда, тупыл һәм өянке яфракларыны...
үзләренчә кычкырып тавыш салулары гына ишетелә. Бакчаларда, тупыл һәм өянке яфракларының исен басып, җитлегеп килүче алмаларның хуш исләре тарала башлаган. Кайчакта, кырлар ягыннан җил искәндә, өлгергән икмәк һәм әрем исе сулыш юлларын тутыра. Фирүзәнең алма ашыйсы килеп китте. Бакчага кереп, үзенә ошаган алманы өзеп алды да, юып та тормыйча, тешләрен батырды. Алма, катырак булуына карамастан, тәмле һәм авызда эри иде. Кызларга күчтәнәчкә халат итәгенә алмалар өзде дә, эшенә җыенырга дип, өенә кереп китте. * * * Бүген савымчылар эшкә килгәч аптырап киттеләр. Җәйләүдә бер сыер да юк. Алар, киртәләрне җимереп, якындагы люцерна басуына йөгергәннәр. Савымчылар килгәндә, тамаклары туеп, басу эчендә түгәрәкләнеп йоклап яталар иде. Хатыннар аһ итте, ярый әле күбенмәгәннәр. Сыерларның тамаклары тук булгач, күңелләре дә шат иде, ахры. Малларны кире җәйләүгә куганда, иң беренче бозау аналары, якын-тирәсендәге картрак сыерларны мөгезләре белән төрткәләп, койрыкларын күтәреп, алга таба чаптылар. Гүя, тамакларыбыз тук булганда, без үзебез дә кайтабыз, диләр иде. Соңгы көннәрдә сыер савучы хатыннарның күңелләрендә җыела башлаган шеш шартларга җыена иде. Быел җәйнең ахырлары, башка еллар белән чагыштырганда, эссе һәм яңгырсыз булды. Ерганак, тау буйларындагы үләннәр, соры төскә кереп, саргаеп беттеләр. Бик сирәк, сулы үзәннәрдә генә яшел төстәге сусыл үләннәр күренә. Аларны да сыерлар эзләп алып, кыркып бетереп баралар. Көтүчеләр бөтенләй азапланып беттеләр. Маллар, азык эзләп, бер генә урында тора алмыйча, теләсә кайсы якка чабалар һәм җәйләүгә ач кайталар. Башка елларны бу вакытларда икенче тезем люцернаны чабып алып кайталар иде. Ә быел бер-ике мәртәбә алып кайттылар да, шуның белән бетте. Сыерлар, көтүдән кайтуга, утар буйлап чабышып азык эзләп йөриләр дә савым бүлмәләренә килеп тыгылалар. Берсен-берсе төрткәләп, имчәкләрен бозалар, мөгезләре белән арт якларын ерталар, савымчыларга эшләргә комачаулыйлар. Ә сөтләре бөтенләй дә калмады. Димәк, хатыннар бушка эшли булып чыга. Моны алар барысы да аңлый иде. Бүгенге хәл аларны бөтенләй чыгырларыннан чыгарды. Җәйләүдә Муззакир абый күренүгә, аңа ташландылар. – Нәрсә, Муззакир абый, син безне бушка эшләтмәкче буласыңмы әллә?! Көтүлек юк, сыерлар ач, сөт юк, хезмәт хакы булмаячак! – дип тезеп китте Нәзирә. Фирүзәнең дә, яшь булса да, ачуы килеп йөри иде. Нәзирә апасының сүз башлавы аны җилкетеп җибәрде. – Болай эшләп булмый! Без, әче таңнан күзне ертып, уен уйнарга килмибез. Малларны ашатырга кирәк. Муззакир абый, ачуың да килмәсен; сиңа, йөз грамм булса, башка берни дә кирәкми. Сиңа рәхәт! Ә безгә нишләргә? Әйт! Синең эшең – безгә һәм сыерларга әйбәт шартлар тудырырга тырышу. Ә син! Хәер, сиңа әйттең ни, әйтмәдең ни! Кичке савымга рәистән башка килмә! Алайса, без барыбыз да җыелышып конторга барабыз. Оятын кая куярсың, шулаймы, кызлар! Шулай булмаса, без башкача эшләячәкбез! – диде Фирүзә, иптәшләренә карап. – Син, сеңлем, әйбәт сайрыйсың, бас әнә минем урынга! – Бу кызның йөзенә карап шундый сүзләр әйтүенә ферма мөдиренең бик каты ачуы килде. – Мин сорыйм, ләкин минем сүзне колакка да элмиләр. – Элдерергә кирәк! Безгә әйбәт кычкырасың бит. Сине тыңламасалар, безне тыңларлар, кичкә рәисең монда булсын! – дип кычкырды Фирүзә ачу белән. (Дәвамы бар.)