заказлар буенча өелеп барыла.
заказлар буенча өелеп барыла. – Әйдәгез, алайса, тагын бер кат складны карап чыгыйк әле. Складка кергәч, Мансур теләсә кайда такта бәйләме өемнәрен күрде. Кирәк булса, бу бәйләмнәрне теләсә ничек бутап була иде. Мастер аны бер зур өем янына алып килеп, шушында өйгәннәрен әйтте. – Менә шушы өемнән өч бәйләм такта юк. – Син аны шунда салдыңмы, бутамыйсыңмы? Бөтен җир бикле, ә такта юк. Ачкыч синдә генә. – Сез нәрсә, мин урлаган димәкче буласызмы? Мин үземнән үзем урлыйм һәм югалткан такта өчен түлим. Миңа нәрсәгә кирәк бу спектакль! – Мастерның күз тирәсендәге җыерчыклары тагын да тирәнәеп, бер генә лампочка яктыртудан караңгы склад эчендә күзләре тагын да төссезләнеп һәм түгәрәкләнеп Мансурга төбәлде. – Әйе шул, нәрсәгә кирәк бу спектакль? Менә шул турыда сөйләп бир! Син монда төп гаепләнүче, чөнки складны синнән башка беркем дә ача алмый. Йә син урлагансың, йә урланган кебек оештыргансың. Иртәгә хәтле уйлап бетер! Кемгә саттың яисә нинди максат белән урлау театрын оештырдың? Иртәгә иртән очрашырбыз! * * * Эштән кайтышлый Фирүзә әнисе янына керде. Ул кичке аш әзерләп йөри иде. Фирүзәне күрүгә, аңа ташланды. – Әйдә, кызым, күптән кергәнең юк! – Әни, әле синдә булганыма бер атна да узмагандыр. Бу көннәрдә үземне кая куярга да белми йөрим. Җитмәсә, Наил дә әллә ничек, бер сүз дә сөйләшергә теләми. Берәр сүз әйтсәң, күзен акайтып карый да башын икенче якка бора. Син ишеткәнсеңдер инде. Такта урлаганнар. Шуны Наилгә сылтамакчы булалар. – Булмас ул Наилдән, мин ышанмыйм! Хәер, ул бик эчкерле кеше. – Шулай булса да бик ышанасы килми. Чөнки ул көнне өйдә йокламады. Ә келәттә! – Ярар бу турыда! Син балаң хакында нәрсә уйладың? – Берни дә уйламадым. Уйларга да теләмим! Хайван булып хайван да үз баласы өчен үләргә тора. Ә мин – кеше, үз баламны үзем үтерергә тиешмени?! Алдагысын Ходаем гына белә. Әни, мин баламны табам! – Алайса, әле хәзер беркемгә дә белгертмәскә кирәк. Учутка да басма, кабат берәр җае чыгар әле. – Шулай эшлим дә инде. Наил теләсә нишләр, мин аңа асылынып чыкмадым. Үзе урлап алып кайтты! Мин аны яратмыйм һәм ярата да алмамдыр. Үзенә үпкәләсен! – Әйе, әйтергә генә ансат. Наил, дөресен белсә, үтереп ташламаса ярый. Ходаем, үзеңә тапшырдык инде. Әйдә, кызым, чәй эчеп кит. Рәхәт шул туган йортта әни белән чәй эчеп утыруы. Кая күзең төшсә дә, балачактан таныш әйберләр. Алар, күңелеңдә күпме генә авырлык булса да, балачактагы вакыйгаларга илтеп ял иттерәләр. Әниеңнең сине аңлап биргән киңәшләре һәм җылы күз карашы бөтен йөрәгеңне һәм аңыңны тынычландыра. Фирүзә әнисе янында булганда, аның тәне җиңеләеп, уйлары һәм фикерләре сафланып, чистарып кала иде. Өенә кайтканда, Наил, өстен дә чишенмичә, диванда йоклап ята иде инде. Фирүзә, аны уятмаска тырышып, әкрен генә чишенде дә йокларга ятты. Көне буе эш белән арыса да, тиз генә йоклап китә алмады. Аның башы соңгы вакыйгалар белән буталган иде. Күз алдына Мансур белән очрашу, аның кырыс карашы һәм аңлашылмаслык сораулары килеп басты. Алар тагын бер мәртәбә Мансурның аны яратмаганын күрсәтте. «Мин ничек ялгышканмын икән, бер-беребезне яраткан кебек идек бит. Әйе, мин сукыр булганмын. Үзем яраткач, аның кичерешләрен үземә яраклаштырганмын һәм күңелем теләгәнчә, үземчә аңлап кабул иткәнмен икән», – дип йокыга китте. Иртә белән йокысыннан уянып, Фирүзә тиз генә өстенә халат киде дә ишегалдындагы юынгычка йөгерде. Анда су бик салкын иде, ул битенә бер-ике уч су бөркүгә, бармакларын салкын куырып алды. Иртәнге суык, кайнар тәнен калтыратып, кыска җиңле халатыннан чыгып торган кояшта янып каралган шәрә беләкләренә каз тәне чыгарды. «Әйе, – дип уйлап куйды Фирүзә. – Менә инде җәй дә үтеп бара». Әле күптән түгел генә иртә белән аны кошлар сайравы каршы ала иде. Ә хәзер, кешеләр кайчан кош-кортларына азык чыгарып салырлар икән дип, агач ботакларына, койма өсләренә тезелеп утырган иртәнге ач каргаларның, чикылдык чәүкәләрнең, ерактанрак күзәтеп, аларга иярүче саесканнарның, бер-берләренә нидер сөйләпме, әллә инде нидер бүлешепме, бер-берсенең тавышларын күмәргә тырышып,