Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 31. Мансур, урамга чыккач, Нәфисә янына кибеткә кереп чыкмакчы иде дә кабат кире уйлады. Турыдан-туры Александр Петровичларга таба китеп барды. Аны анда көтәләр иде инде. Капкага беркетелгән өй кыңгыравына басуга, бер яшь кенә хатын чыкты, аңа капканы ачып, ишегалдына уздырды. Ул үзен Светлана дип таныштырды һәм өйгә үтәргә кушты. Мансур, үзенең кем икәнлеген һәм нигә килгәнлеген аңлатып, мөмкин булса, монда – ишегалдында гына сөйләшеп алырга рөхсәт сорады. Анда бик иркен булып, өйгә таба матур тигез кыргый ташлардан салынган киң генә сукмак һәм аның ике ягыннан берничә рәт чәчәк атып, тирә-якка тәмле исләр таратып роза куаклары сузылган. Алар пөхтә итеп җыештырылган алма бакчасы белән тоташа. Бакчаның бер ягында балалар өчен асылган таган һәм шунда ук матур гына әйләндереп алынган ком өеме, аның тирәсендә әкият геройлары һәм чәчеп ташлаган уенчыклар ята. Бакчаның икенче ягында зурлар өчен агачтан ясалган зур гына беседка урнашкан. Аның эченә имән өстәл һәм ике ягына киң такталы эскәмия куелган. Өстәл уртасында бик матур ваза белән чәчәкләр, җимешләр салынган бәллүр савыт тора. Яңгырдан сакланырга түбәсе булуга карамастан, аның тирәсенә уратылган виноград үрентеләре, аны тыгыз әйләндереп, яшел гөмбәзгә әверелдергәннәр. Кергән кешене, рәхим итегез дигәндәй, ишегалды түрендә урнашкан декоратив кызгылт соры кирпечтән салынган ике катлы йорт каршы ала иде. Мансур, бер-ике минут бу матурлыкка карап, күзләрен һәм күңелен ял иттерде дә Светлана артыннан беседкага таба юл алды. Өстәл янына утырышуга, хатын аның алдына биш-алты фото куйды. Аларда Светлана һәм ниндидер ир кеше сурәтләнгән. Ә берсендә бер кызчык һәм тагын шул ир кеше. Мансур фотоларның берсен кулына алды да, гаҗәпләнеп, Светланага башын күтәрде. – Матур төшерелгән! Ул сезнең кемегез, һәм булачак сөйләшүдә бу фотолар нинди роль уйнаячак? – Бу минем элекке ирем һәм кызымның әтисе, – диде Светлана, бәләкәй кызчык белән төшерелгән фотоны кулына алып. – Сезне чакыруыбызның сәбәбе шушы фотоларда да инде. Боларның берсенең дә тормышта булганы юк. Алар барысы да фотомонтаж белән эшләнгән нәрсәләр. Ул аны кем аркылыдыр эшләткән. Аның хәзерге вакыттагы төп максаты – кызымны үзенә кайтару йә миннән акча суыру. Ул аны үзе дә яшерми. Әгәр мин аңа бер атнадан биш йөз мең доллар белән акча бирмәсәм, ул бу фотоларны хәзерге иремә җибәреп, тормышымны җимертәчәк. Шуның өчен дә без сездән аның бу фотоларны кем аша эшләткәнен ачыклавыгызны сорыйбыз. Аны фаш итәргә һәм җәзага тартырга кирәк! Әй Ходаем! Әгәр ул минем аны милициягә әйтүемне ишетсә, үч итеп, бөтен фотоларны иремә җибәрәчәк! Булдырып чыгармы икән инде? Бу фотоларны әллә каян килеп төшермәгәннәрдер бит. Юк, үземә дә бу эшкә тыгылырга кирәктер! Йә Ходаем, үзеңә тапшырабыз! «Артык яшь әле, – дип уйлады ул Мансур турында. – Тапкан кемне җибәртергә», – дип, эченнән генә әтисен дә сүгеп куйды. Аны уйларыннан Мансурның соравы айнытып җибәргәндәй булды. – Ул сезнең законлы ирегез идеме? Нигә аерылыштыгыз соң, яратып чыкмадыгызмыни? Сез мине бу соравым өчен гафу итегез! Теләмәсәгез җавап та бирмәгез! Бу сорау безнең эшкә бик үк ачыклык та кертми. Минем шуны гына беләсем килә, нигә кешеләр бер-берләрен яратмыйча гаилә коралар? Аның ахыры барыбер әйбәт бетмидер. Бик сирәкләре генә, үзләрендә ихтыяр көче табып, бер-берләрен ярата башлыйлардыр. Әгәр кеше аның бәхетенә өлешкә кермәсә, ул үзенең чын бәхетен барыбер тапкан булыр иде! – Әйе, сез дөрес әйтәсез. Кайбер чакларда без аңлы йә аңсыз рәвештә мин-минлегебез белән кеше язмышына чөй булып кереп, аның бәхетенә сузылабыз. Бу безнең зур ялгышуыбыздыр! Әйе, бу очракта без үзебезне генә түгел, яраткан кешебезне дә бәхетсез итеп калдырабыз. Руслан минем законлы ирем иде. Аңа кияүгә чыкканда,