Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 30. – Руслан, – дип сүз башлады Сания, тәкәббер генә һәм үзенең кем икәнлеген күрсәткән кыяфәт белән, ләкин эчендәге дулкынлануын берничек тә яшерә алмыйча. – Мин сине яхшы беләм. Син – ялганчы һәм ялкау. Ләкин контроль астында яшәп эшләсәң, мин сине кеше итәрмен кебек тоела. Синең ике кулыңа бер карта! Кеше кебек яшисең килсә, минем сүздән чыкмыйча, кушканны вакытында тәртип белән үтәсәң, минем белән уңарсың. Турыдан-туры әйтәм, син миңа ир буларак ошыйсың! Русланның күңеленә җылы кереп китте. Үзеннән бик күпкә олы яшьтәге хатын булса да, бүгенге көндә әле ярыйсы иде. «Кабат күз күрер әле, барыбер мәңгелек яшәмәс», – дип уйлап куйды ул. Русланның тормышы шул көннән дип әйтерлек җайлана башлады. Хатыны аңа кесә чыгымнары өчен көн дә акча биреп чыгарды. Баштарак ул бу акчаларга канәгать иде, тора-бара ризасызлыгы баш калкыта башлады. Көн дә ул кушкан эшләрне тырышып башкарган өчен, аңа тиеннәр генә түләде. Соңга табарак, йокларга ятканда, Руслан, аның белән ятмас өчен, әллә нинди сәбәпләр табарга тырышты. Ә инде төннәрен сөю белән шөгыльләнгәндә, ул тешләрен кысып түзде. Күп очракта, күзләрен йомып, үзен бүген урамда күргән хатын-кыз белән яткан кебек хис итәргә тырышты. Сания аның кыланмышларын бик яхшы аңлады. Ләкин аны бүгенге көндә Руслан белән бу тормышы канәгатьләндерә иде. Ул аны ир буларак яратты һәм яратуыннан үзенә ләззәт, хыялый көч алды. Кеше күңеле бүгенге белән генә яшәми шул. Аңа тагын да зуррак канәгатьләнүләр кирәк. Саниянең, яшьлегендә булган ялгышын төзәтеп, икесенә бер бала үстерәсе килде. Ләкин табиблар аңа бала таба алмаячагын әйтте. Русланның ике кызы бар. Шул кызларның берсен ничек тә аның үзенә алдырырга кирәк. Бу мөмкинлек тора-бара таркалырга тиешле гаиләне, бәлки, саклап калыр иде. Руслан баштарак бу турыда ишетергә дә теләмәде. Сания бөтен мөлкәтен кызларына язачагын белгерткәч кенә, чынлап уйлана башлады. Аның уенча, Сания аңа беркайчан да мөлкәтен язмаячак, ә кызы аны ташламас. Аннан соң, әле ул Сания белән гомер буе яшәп булмаячагын да аңлый иде. Ул башта Флүрә белән сөйләшеп карады. Флүрә аны тыңлап та тормады, куып чыгарды. Ә менә Светлана – аның өчен иң яхшы мөмкинлек. Һәм ул бу мөмкинлекне ычкындырмыйча, аннан файдаланырга уйлады... – Руслан, ул турыда минем беркайчан да уйлаганым юк һәм уйламам да! Ике кызым да гаилә җылысында рәхәтләнеп үсә. Йөрмә минем тирәдә! Мин сиңа инде элеккеге тормыштагы берни аңламаган укучы кыз түгел. Син инде мине кабат берничек тә үзеңнең алдакчы чанаңа утырта алмассың! Кит юлымнан! – дип, Светлана, баласын күтәргән килеш, каршында басып торган Русланны әйләнеп узып китә башлаганда, ул аңа бер конверт бирде. – Ярар, китсәң китәрсең! Син бит хәзер зур Мәскәү начальнигының хатыны. Ул гына да түгел, үзең дә ирең байлыгы аркасында зур бизнесменга әйләнеп барасың. Хәзер конвертны ач та үзеңчә уйлап кара әле. Бу фотоларны ирең күрсә, нәрсә белән бетәр икән синең бүгенге бу тормышың?! Иртәгә шушы урында, шушы вакытта миңа җавап бирерсең. Теләмәсәң, үзеңә үпкәлә, болар ирең кулында булачак! – Руслан бер кулына кызын кочаклап күтәргән, икенче кулына конверт тотып аптырап калган Светлананы, багананы машинасы белән әйләнеп узган шофёр кебек, аңа кагылырга куркып кына, кырыеннан үтеп китте. Светлана беркавым аптырап калды. Аның башына һаман барып җитми иде әле, нинди фотолар? Туй вакытыннан бирле аның беркайчан да, бернинди дә фотога төшкәне юк. Ә ул аңа ниндидер фотолар турында сөйли. Акрын гына Маринаны җиргә төшерде дә конвертны ачты. Анда әле исе дә бетеп өлгермәгән өр-яңа фотолар иде. Аларның һәркайсында Руслан төшерелгән. Менә ул, кулларын җәеп, үзенә таба йөгереп килүче кемнедер каршы ала. Ә йөгереп килүчесе – Светлана. Ул кулына икенче фотоны алды, анда алар кочаклашырга җыеналар. Берсендә Руслан белән икесе кулларын сузып аларга таба йөгерүче Маринаны каршы алалар. Әле тагын берсендә Марина Русланга чәчәк бәйләме суза. Бу фотоларга төшерелгән күренешләрдән Светлана аңын җуя башлады. Ул, кулларын җәеп, юл