барасың, кичке караңгыда өйдә утырмыйча? – дип сорап куйды ул, йөзендә бернинди дә үзгә...
барасың, кичке караңгыда өйдә утырмыйча? – дип сорап куйды ул, йөзендә бернинди дә үзгәреш күрсәтмичә. – Нәрсәләр сөйләштегез шулчаклы төнгә калып? – дип сорады Люся, кызыксынып. Аңа кызык иде. Фирүзә белән булган сөйләшүне исенә төшерде ул. «Чынлап та әйтте микән ул аңа миңа сөйләгән сүзләрен?» – дип уйлады ул, аның кебек үк коймага сөялеп. Икесенең арасында ниндидер тынлык урнашты. Люся инде Николайдан җавап көтмәде. Аны шушы минутларда Фирүзәгә булган ачу чорнап ала башлады. «Ике яклы юха еландыр ул. Мине үзенә ышандырып, серләремне тартып чыгарды. Инде ул барысын да Николайга сөйләгәндер. Ярар, сөйләсен, күңеле булсын! Әмма кеше бәхете белән үзенә бәхет таба алмас», – дип уйлады, нәрсә әйтергә дә белмичә. Николай башын кырын салып уйга калган. Әле кайчан гына алар очрашкан чакларында куеннарының кайнарлыгыннан, иреннәренең тәменнән туя алмыйлар иде. «Нәрсәсе белән ул Николаемны үзенә каратты икән? Зур директор булуы беләнме? Директорны яратуы аның күңеленә нәрсә өсти? Берни дә өстәмидер! Ләкин күпләр хуҗаларына гашыйк булалар шул. Монда нинди хисләр уйный икән? Кеше үз-үзен артык яратып, җәмгыятьтә аныкы кебек урыны булмаса да, аны үзенә каратып, күңелендә ниндидер өстенлек алып, аның белән тигезләнергә телиме? Әллә, үзенең мәхәббәтен сатып, аннан файда эзлиме? Юк, аңламыйм! Нәрсәсе белән ул аны үзенә тартты икән? Ул бит миңа булган мәхәббәтен аңа алыштырырга җыена. Әллә ул мине чынлап яратмадымы? Мин көчле яратуым белән аңа сукырларча карадыммы һәм, үзем аны яраткач, ул да мине ярата дип уйладыммы? Йә Ходаем, бирче миңа ачыклык!» Менә нәрсә турында уйлый ул хәзер?! Люся, әкрен генә тартылып, кулы белән аның җилкәсенә кагылды. – Нинди уйга баттың? Балтаңны суга төшердеңме әллә, шулхәтле уйга чумып,– диде ул Николайга, әкрен генә икенче кулы белән аның күкрәгенә төртеп. Николай чынлап та авыр уйларга чумган иде. Люсяның аның күкрәгенә төртеп куюына ул сискәнеп китте. – Артык берни дә сөйләшмәдек. Озакламый төзүчеләр килеп, терлекчелек комплексын башлаячаклар. «Иртәгәдән бу төзү эшләре һәм агрофирмада яңа технологияләрне үзләштерү буенча үзенең баш урынбасары булып эшли башлаячаксың», – диде. Аннан соң, башыма сугып, сиңа әйткән сүзләр өчен гафу үтенергә кушты. «Минем яраткан кешем бар, мин сине беркайчан да яратмаячакмын, ә синең үзеңне өзелеп яраткан менә дигән кызың бар, аның мәхәббәтен суга салсаң, син, юләр булып, үзеңне югалтачаксың», – диде. Мин менә хәзер генә шул турыда, һавада очкан аккошка кызыкканчы, янымдагы нәни кошчыгымны югалтмаска кирәклеге турында уйладым. Син, Люсям, мине гафу ит инде! Сине башка беркайчан да беркемгә дә алыштырмам! – Николай аны ике кулы белән иңбашларыннан кочып алды. Люся Николайның бу сүзләреннән тетрәнеп куйды. – Әй Николай, син әле дә чын мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңламыйсың, ахры. Үзеңнең бер минутлык ташкын хисләреңне мәхәббәткә юрыйсың. Мәхәббәт бит ул ике як хисләрнең бергә, бертөрле сулавында гына чәчәк ата ала. Николай, Николаем минем! Әйдә онытыйк безнең арада булып узган салкынлыкны. Фирүзә дөрес әйткән, мин сине шулхәтле янып яратам! Моны берничек тә аңлатып булмый! – Люся, аның муенына асылынып, куллары белән кочаклап алды. Аннан тиз генә иреннәреннән үбеп, башын артка ташлады да Николайның күзләренә карады. Аның күзләрендә шатлыклы чаткылар уянган иде. Боеклыгы һәм моңсу уйчанлыгы беткән, чынлап та безнең очрашуга ул бик шат, дип уйлап куйды Люся. Һәм аны тагын да үзенә тартып, кабат иреннәреннән үбәргә омтылды. Шулвакыт Николай, аны күтәреп алып, күзләреннән, иреннәреннән, ачык муеннарыннан шашып үбәргә тотынды... (Дәвамы бар.)