Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 41. Әнисе шундый сүзләр әйтеп кыстагач, кыз алдындагы ризыкларны тиз генә ашап та куйды. Алар килеп җиткәндә, мәктәп балалар тавышыннан гөр килә иде инде. Балалар бакчасына йөрмичә, әбисе белән генә үскәнгә, Маринаның булачак иптәшләре арасында танышлары юк иде. Ул әзрәк кенә каушап та калды, ахры. Зур чәчәк бәйләме күтәргән килеш, әнисенә елыша төште. Озакламый бөтен укучыларны, бер рәткә бастырып, Белем бәйрәме белән котладылар. Ә беренче сыйныфка баручыларга әлифба китабы һәм дәфтәр белән ручка бүләк иттеләр. Аннан соң аларга үзләренең сыйныф бүлмәләрен күрсәтеп, парталарга утырттылар. Марина белән чуар сипкелле сары малай утырды. Ул малай аңа шулхәтле ошамады, кыз җиңе белән орынырга да курыкты. Үзен каршы алырга килгән әнисенә, шул хакта зарланып, аның янында утырасы килмәвен әйтте. – Син, кызым, әбиең янында гына үскәч, дусларың да юк шул. Ә дуслар кирәк! Киләчәктә син кичерешләреңне әниең белән әбиеңә генә сөйләмәссең. Дусларың белән дә бүлешерсең! Алар сиңа үзләренекен сөйләрләр. Менә шул вакытта сиңа авыр булган әйбер җиңеләеп калыр! – Светлана кызының кулларын үзенең учына кысыбрак куйды. * * * Бүгенге көн Фирүзәгә сәер тоелды. Шатлыклар, эчке тетрәнү һәм иң авыры нәфесеңне тыя алмауның нәрсәгә китергәнен аңлау... Шуның белән ул икенче бер кешенең күңеленә яра салган икән. Инде көн узып кич җитүгә карамастан, аның башындагы уй-фикерләре әле һаман да тынычланмаган иде. Бүген малае беренче сыйныфка укырга барды. Фирүзә балаларны һәм укытучыларны уку елының беренче көне, ә беренче сыйныфка укырга килгәннәрне белем дөньясына тәүге адымнары белән котлады. Аннан әнисе белән Ильяс янына килеп басты. Менә улы да үсеп, беренче сыйныфка укырга керде. Нинди зур шатлык иде ул аңа! «Авыр еллар инде артка калып бара, бәхете генә булсын, Ходаем, – дип уйлады ул, малаеның кул җылысын тоеп. – Инде укырга керә, аның әле һаман да «әти» сүзен әйтә алганы юк! Бала әтисез үсә! Нишләргә миңа? Алга таба мин барыбер Наил белән тормаячакмын. Мансур һаман мине кичерә алмый! Ә мин аны көтәм! Нигә? Үзем дә белмим! Инде ничә еллар салкын мендәр кочаклап йоклыйм». Аның күңеленнән ул минутларда «бу җавапсыз сораулар, күңел ташкынындагы хисләрне тота алмыйча, Николай белән булган ялгышуга китергәндер» дигән уйлар узды. Укуның беренче көненә багышланган мәктәп линейкасы бетүгә, Фирүзә, конторга кереп, секретарена Николайны табып, кайчан кайтса да аны көтәргә кушты. Үзе районга Александр Петрович янына ашыкты. Ул аңа төзүчеләр бригадасы тапкан иде. Фирүзә килеп керүгә, Александр Петрович аны өстәл артында утыручы кеше белән таныштырды. – Менә сиңа төзүче, үзенең комплекслы бригадасы бар, – диде ул. Өстәл артында утыручы кеше, торып басып, Фирүзәгә кулын сузды. – Ягудин Якуп Фазылович! Сезнең терлекчелек комплексын төзергә риза, һәм бу комплекс минем өчен беренчесе түгел. Башта ук сөйләшеп куябыз, материал һәм корылмаларны, минем белән киңәшләшеп, үзегез кайтарачаксыз! – Ярар, мин риза! – диде Фирүзә, бу төпле, сабыр гына сөйләүче абзыйга игътибар белән күз йөртеп. «Бу – эш кешеседер һәм җиренә җиткереп, тырышып эшлидер», – дип уйлады ул аның турында. – Сезнең комплекслы бригадагыз булгач, димәк, төзү материаллары һәм корылмалар ташырга үзегезнең техникагыз бардыр. – Әйе, сез дөрес аңладыгыз. Сезнең эш проектыгыз буенча безгә материал һәм корылмалар табу өчен ике атна вакыт җитәрме? – Без тырышачакбыз! Төзелеш материалларын үзебезнең райондагы төзү сервисыннан алырбыз. Алар белән инде бу турыда килешү төзелгән, чөнки безнең акча чит җиргә китәргә тиеш түгел. Акча, аз булса да, район бюджетына кире кайтачак! – Сез, Фирүзә Борһановна, мактауга лаеклы кеше икәнсез! Үзегез турында гына уйламыйсыз, ә район турында да кайгыртасыз! – Ягудин аларның сөйләшүләрен игътибар белән тыңлап утыручы Александр Петровичка күз кысып куйды.