– Әйе, шундый җитәкче инде ул. Беркайчан да үзе турында гына уйламый, ә халык турында! ...
– Әйе, шундый җитәкче инде ул. Беркайчан да үзе турында гына уйламый, ә халык турында! – диде Александр Петрович, дусты Ягудинга карап. Алар кайчандыр беренче эш көннәрен икесе бергә бер зур төзү оешмасында берсе – икътисадчы, икенчесе мастер булып башлаганнар иде. Тора-бара эш баскычыннан һәркем үзенчә үрмәләп, үзләренең юлларын таптылар. Теге вакытта Александр Петрович Фирүзәгә төзүчене үзем табып бирәм дип ышандырганда, Якуп турында исенә төшергән иде. – Ә сиңа, Фирүзә, зур күләмле төзү эшләре башлану белән, көн тәртибеңне әзрәк үзгәртергә туры килер. Синең хуҗалык эшләрең дә чиктән ашкан. Барысын да контрольдә тотарга кирәк булганлыктан, бу төзелеш проблемаларын алып барырга вакытың калмаячак. Шуның өчен бүген үк хуҗалыкта яңа технологияләр кертү буенча үзеңнең директор ярдәмчеңне билгелә. Ул кешең сине ярты сүздән аңларлык, кирәк нәрсәне җир астыннан булса да актарып чыгарып, хуҗалыкка алып кайтырлык һәм яңа технологияләрне башта үзе өйрәнеп, аннан синең белән берлектә хуҗалыкка кертерлек белгеч булырга тиеш. Уйлап бетер! Андый кешең бармы-юкмы, булмаса, үзем дә табарга ярдәм итәрмен. – Теге вакытта сез әйткәч, мин үзем дә бу турыда уйлаган идем инде. Минемчә, сез әйткән Николай бу эшне алып барырга тиеш. Ул һәрбер эшне башлап йөрергә ярата һәм ярты юлда калдырмый, – диде Фирүзә, бу юлы инде кызармый гына. – Мин яклыйм синең бу кандидатураңны! Әйдә, эшли башласын! Булдыра алмаса алыштырырбыз, – диде Александр Петрович, коры гына һәм сөйләшүнең тәмам булуын белгертеп. Фирүзә алар белән кул биреп саубуллашты да урамга чыкты. Анда вак кына яңгыр сибәли башлаган. «Ярый әле бодайдан кала бөтен культураларны җыеп алган идек, – дип уйлап куйды ул, күк йөзен тигез генә итеп каплаган болытларга карап. Яусын инде әзрәк, алайса, көзге уҗымнарга суларлык та хәл калмаган иде», – диде ул үз-үзенә, тузаннан арынган чиста салкынча һаваны сулап. Хәзер беркем янында да тукталып тормыйча, авылга ашыкты. Олы юлдан авылларына борылгач, аның нигәдер төшенкелеккә бирелә башлаган күңеле тагын күтәрелеп китте. Юлның яртысыннан күбрәге, ком һәм вак ташлар белән тигезләнеп, асфальт салырга әзер иде инде. Кышкы суыкларга тикле өлгерергә тиешләр. Болай булса, юлыбыз да булачак, дип шатланып куйды ул. Машинаның бертөрле генә тигезлектә вак ташлар өстеннән тыркылдап кайтуы аның бөтен гәүдәсен йокыга сөйрәсә дә, калган юлны Николай белән булачак сөйләшү турында уйлап кайтты. «Әйе, зур ялгышлык эшләдем, – диде ул үз-үзенә. – Хәзер аңа ялгышуын ничек аңлатырга, әгәр ул чынлап та мине яратам дип уйласа. Шулай да булырга мөмкин, чөнки мин, үземнең хисләрем агышын тыя алмыйча, аның күңеленә өмет бирдем. Хәзер минем турыда алга таба нәрсә уйлар?! Чын хисләр белән кабат Люсясына борыла алырмы? Моны ничек тә аңлатырга кирәк», – дип уйлады ул. Фирүзә конторга кайтып кергәндә, бухгалтерия эшчеләре өйләренә кайтып киткәннәр, контор ишеге ачык, үзенең бүлмәсендә аны Николай көтә иде. Ишек ачылуга, аяк тавышыннан ук танып, Николай аңа каршы атлады. – Исәнме, Фирүзә! Мин сине көтеп арып беттем инде. Нәрсәгә чакырдың, кирәк булдыммыни? – дип, ул аның каршына ук басмакчы булган иде, ләкин Фирүзәнең үзенә ыжгырып атлавын күреп, кырыйга талпынып калды. – Исәнмесез, Николай! – дип исәнләште ул аның белән, бигрәк тә «исәнмесез» сүзенең ахырына көчле басым ясап. – Әйе, кирәк булганга чакырдым! Мин сезгә бүген катнаш азык цехын оештырып җибәрергә кушкан идем, ничек оешты? – Җибәрдек, бик яхшы эшләп китте. Анализга да алдым. Минем бүлмәдә. Казанга үзем белән алып барып, лабораториягә кертеп чыгам. Безнең өчен бу агрегат бушлай дип әйтерлек төште, – диде Николай, үзенең алдында иптәш кызы түгел, ә аннан өлкән кеше торганын аңлаганын белгертеп. – Фирүзә Борһановна, сез бит мине бу цех турында белешер өчен чакырмадыгыз! Әйтегез турысын, нигә чакырдыгыз? – Әйе, дөрес фикер йөртәсез! Николай, кем әле сезнең әтиегезнең исеме? – Иван! Шуннан ни булган? – дип җавап кайтарды Николай, инде ачуы чыга башлап, Фирүзәнең төче телләнүенә.