– Менә шулай, Николай Иванович! Моннан соң мин һәм башкалар сезнең белән шулай исәнләше...
– Менә шулай, Николай Иванович! Моннан соң мин һәм башкалар сезнең белән шулай исәнләшерләр. Монда исәнләшү генә берни дә түгел, ә сез инде үзегезне шундый дәрәҗәгә куярга, һәм кеше сезгә теләсә дә, теләмәсә дә үзеннән-үзе шул сүзне әйтергә тиеш! – диде Фирүзә, акрын гына, һәрбер сүзенә басым ясап һәм астыртын гына аның йөзенең үзгәрешен күзәтеп. Фирүзәнең бу сүзләреннән Николай инде нервылана башлады. Аның нотыгының нигезен аңламаганга ачуы килә иде. Әйтсен иде инде турысын, нигә инде боргаларга, дип уйлады ул. Әллә аның миннән көләсе киләме? Тагын бер шундый сүз әйтсә, мин шартлаячакмын! Хәзер төп темага күчәргә кирәк, дип уйлады Фирүзә, Николайның йөзендәге үзгәрешләрне күреп. – Николай Иванович, сез беләсез инде, агрофирманы тагын да үстереп, бөтен эшнең технологияләрен Европа илләренчә үзгәртеп кору өчен, мин тендер оттым һәм зур күләмдә кредит алдым. Шушы көннәрдә терлекчелек комплексларын төзи башлыйбыз. Хәзер мин Александр Петровичта булдым. Ул мине комплекслы төзүчеләр бригадасы начальнигы белән таныштырды. Алар бөтен төзү материалын һәм проект буенча куелачак җайланмаларны үзләре ташыячак. Ләкин аларны табу безнең өстә. Мин бу төзелеш эшләрен һәм яңа технологияләрне үзебезнең агрофирмада куллану буенча сезне, Николай Иванович, үземнең урынбасарым итеп куймакчы булам. Сез бу эшләрне башкара аласыз! Николай Иванович, бу вазифаларны приказ белән генә дә уздыра алган булыр идем, ләкин минем сезнең белән теге вакытта икебезнең арада булып узган вакыйга турында сөйләшәсе килде. Сез мине теге вакытта артык хискә бирелеп, йомшаклык күрсәтүем өчен гафу итегез! Мин, алай җебеп төшеп, хисләр ташкынының корбаны булырга тиеш түгел идем! Сез әле яшь! Бәлки, еллар узгач аңларсыз һәм үзегезчә нәтиҗә ясарсыз. Ә хәзер безнең арада булып узган хисләр буталышын онытыгыз! Сезнең менә дигән, сезне өзелеп яратучы кызыгыз бар. Минемчә, сез дә аны яратасыз! Соңгы вакыттагы безнең арада булып узган вакыйгадан соң гына күңелегездә буталыш уянгандыр. Николай Иванович, кыскасы, сезнең минем белән кулга-кул тотышып эшлисегез килә икән, булып узган хәлләрне онытасыз һәм, мин әйткән сүзләрне аңлап, күңелегез аша үткәреп, буталган хисләрегез өчен Люсядан гафу үтенәсез! Ул сезне ярата! – диде Фирүзә башын иеп тын гына тыңлап торган Николайга. Ниһаять, Николай, башын күтәреп, Фирүзәгә карады. Аның күзләрендә ниндидер кимсетелеп аптыраган караш иде. – Шулай да буламыни? Ничек инде үзең яратмаган кеше белән хисләреңдә буталасың? – дип, ул Фирүзәнең күзләренә төбәлде. Фирүзә аның күзләреннән үзенең карашын читкә борды. Николайның бу соравы йөрәген ярып үтте. Ул бу сорауга берничек тә җавап бирә алмады. Һәм шушы минутта үзенең тормышында нинди зур ялгышлык эшләгәнен аңлады. – Булды шул инде, башка булмас! Әйдә онытабыз бу хисләр адашуын! – диде Фирүзә, нәрсәдер әйтергә тиешлеген аңлап. Аннан инде рәсми аваз белән: – Николай Иванович, җитте инде, аңлаштык дип уйлыйм! Бу темага башка кайтмаска һәм иртәгәдән яңа чинда эшли башларга! – дип, Фирүзә сөйләшүнең тәмам булуын аңлатып, урыныннан торды да кабинетыннан чыгарга җыена башлады. Николай да, башка бер сүз дә әйтмичә һәм кимсетелгән караш белән Фирүзә ягына карамаска тырышып, ишеккә таба атлады. Олы урамнан үзләренең очына борылган тыкрык башында Николайны Люся көтеп тора иде. Ул үзен очраклы рәвештә генә очраттым дип әйтергә уйласа да, аның Николайны күптәннән көткәнлеге ул басып торган җирдәге чирәмнең тапталуыннан күренеп тора. Николай тыкрыкка борылуга, Люся, үз якларыннан болайга таба баргандай, аңа каршы китте. – Николай, берәр җиргә барган идеңме әллә? Бик соңарып кайтып киләсең, – диде Люся, адымнарын әкренәйтеп. – Юк, әле эштән генә кайтып киләм. Фирүзә белән әзрәк сөйләшеп утырдык. – Ул аның соравына каршы боек кына җавап бирде. Бу минутларда күңеле әле һаман да Фирүзәнең әйткән сүзләреннән айнып бетә алмады. Люсяның аны каршы алуын аңласа да, бу турыда берни дә әйтмәде. Соңгы вакытлардагы кебек, сүзен җилгә әйткәндәй узып та китмәде. Туктап калып, тыкрык киртәсенә сөялде. – Ә син кая