яхшы егет! Ләкин минем икенче бер яраткан кешем бар. Ә ул, өметенә ымсынып, минем аңа б...
яхшы егет! Ләкин минем икенче бер яраткан кешем бар. Ә ул, өметенә ымсынып, минем аңа булган карашымны үзенчә аңлап, сиңа шундый сүзләрне җиткергән. Аңла, Люся, мин сиңа тагын бер кат әйтәм, мин аны эшем буенча хөрмәт итәм! Безнең алдыбызда зур эшләр тора. Ә бу эштә Николай минем иң беренче ярдәмчем булачак! Чөнки ул минем ышанычымны аклый. Яратасың икән, син аны ташлама! Ул аңлар! – дип, Фирүзә уң кулын Люсяның җилкәсенә куйды. – Фирүзә апа, мин Николайны бик яратам! Аның гына аңлыйсы килми. Мин инде аннан бәбигә уздым. – Ә ул беләме соң? – дип, Фирүзә Люсяны үзенең кочагына кысты. – Юк! Ул, Фирүзә апа, сезнең белән котырган. Мин барыбер аны үземә каратып, аңа өйләнәм, ди. Шуңа күрә мин аңа бу сүзне әйтмәдем. Ходаем булышыр әле. – Люся инде әзрәк тынычланып килә иле. «Шулчакны үземне тыеп кала алмадым, – дип әрнеп куйды Фирүзә. – Кеше бәхетенә кул суздым! Кичер мине, Ходаем!» Ул, үзалдына эчтән генә сөйләнеп, Люсяны кочагына алды һәм куллары белән аркасыннан сыйпады. – Мин ишеттем инде ул сүзләрне. Әле ул күп нәрсәне аңламый. Ул бит әле миннән күпкә яшь тә. Аның миңа ошыйсы килә һәм аны үзенең мине яратуы дип уйлый! Ә без синең белән аңа ялгышын аңларга ярдәм итәрбез! – Мин киттем, – диде Люся һәм тиз генә Фирүзәне үбеп алды... * * * Бүген беренче сентябрь. Светлана бүген башка көннәргә караганда иртәрәк торды. Ул тагын бер кат Маринага кичтән әзерләгән мәктәп формасын карап чыкты. Әнисе инде, аннан да иртәрәк торып, төрле чәчәкләрдән матур итеп зур букет әзерләгән. Маринаның йокысыннан уянуына беренче кыңгырау көненә барысы да әзер иде инде. Хәтта песи дә бүген иртә торуга урамга чыгып качмаган, идән уртасында тыз-быз йөрүчеләрне күзәтеп утыра. Ә Марина бүген йокысыннан сискәнеп уянды. Ярый әле ул вакытта аны әнисе уятырга кергән иде. Куркып уянган баласын тиз генә кочагына кысты. Кыз дер калтырый иде. – Нәрсә булды, күз нурым? – Әни, мин төш күрдем. Чүт кенә теге абый мине үзе белән күтәреп алып китмәде. Ярый әле син килеп чыктың, һәм мин сиңа йөгердем. Ә ул, сине күргәч, кире китте. Әнием, син мине аңа бирмисең бит! Син мине һәрвакыт якларсың бит, шулаймы, әнием?! – дип, ул әнисенең битеннән үбеп алды. Светлананың күзләреннән яшь чыкты. Ул кызын кочагына тагын да ныграк кысты. – Кызым, курыкма! Мин сине беркайчан да беркемгә дә бирмим һәм мин сине һәрвакыт яклаячакмын! – Рәхмәт сиңа, әнием! Син, мине ташлап, теге кызың янына китмисеңдер бит. Әнием, син мине ташлама инде. Аның әтисе бар, ә минем син генә! Әбием дә бар инде. Ул да мине бик ярата. Иртүк торуыма чәй эчерә. Барыбер синең белән рәхәтрәк, – диде Марина, тагын да әнисенә елышып. Кызының сүзләре Светлананың күңелен өшетеп алды. «Әй бу яшьлек ялгышулары! Мине гомерем буе эзәрлекләр, ахры. Инде хәзер күпме үкенсәң дә, бернинди дә файдасы юк шул. Ә Адел аны хәзер әбисе янында гына калдырырга куша. Ничек инде мин кызымны калдырып китәргә тиеш? Ә Зарина әтисе белән. Әгәр без аерылышсак, ул әнисез калачак! Юк, ничек тә гаиләне саклап калырга кирәк! Ләкин ничек? Адел, Зарина соңгы вакытларда сине бик искә алмый, ди. Ничек инде искә алмасын?! Бәлки, минем турыда сораган өчен аны ачуланалардыр? Шуңа күрә ул үзенә йомылып киләдер». Кинәт кенә кызының: – Әни, без соңга калмыйбызмы? – дип соравы Светлананы уйларыннан айнытып җибәрде. – Юк-юк, кызым! Хәзер чәй эчәбез дә җыенабыз! – дип, әнисе аңа чәй агызып бирде. – Кызым, мәктәпкә әйбәтләп ашап баралар! Алайса, тамагың ачыкса, син уку турында түгел, ә ничек тизрәк әбиең янына кайтып, аның тәмләп пешергән ризыкларын ашау турында гына уйлый башларсың. (Дәвамы бар.)