генераторга заказ бирде. Җаны-тәне белән янып йөрүче шул ул», – дип уйлап куйды Николай...
генераторга заказ бирде. Җаны-тәне белән янып йөрүче шул ул», – дип уйлап куйды Николай турында. Аннан Нәфисәнең әйткән сүзләреннән көлеп тә куйды. «Тизрәк бу турыда аның белән сөйләшергә кирәк һәм шулай ук Люся белән дә» дип, кабат күңеленә беркетеп куйды Фирүзә, төзүчеләр янына килеп туктап. Әле эшли башлаганнарына өченче көн генә булуга карамастан, алар елгаларның хәйран җирен актарып чистартканнар иде. Елга, ике инеш тоташкан җирдән астарак бөялеп, зур сулык хасил итәргә тиеш. Урман елгасының ярлары бик тирән булмау сәбәпле, аның суы биш-алты гектар җирне каплаячак. Ә бу исә табигатьне бозуга керә. Фирүзә аның турында хәйран гына баш ватты инде. Ә бөянең биеклеген киметсәң, генераторның көче үзгәрергә мөмкин. Ул болар хакында төзүчеләр белән киңәшмәкче булды. Прорабларын табып, бу турыда сөйләп бирде. – Мин үзем дә уйлаган идем инде боларны. Чөнки бөя әзерләнеп бетеп, сез әйткән җирләрне су баскач, әрәмәдәге агачлар корыячак, һәм сез экологлар кулына эләгәчәксез. Бу инде зур штраф! Шуның өчен мин сезгә станциягә җитәрлек су сыярлык күләмдә генә елганы киңәйтергә киңәш итәм. Бу очракта инде, әрәмәлекне саклап калу өчен, араларына күбрәк тупыл һәм тал агачлары җибәрергә кирәк! – дип киңәш бирде прораб. – Рәхмәт сезгә! Мин яхшы аңладым. Сез миңа ярдәм иттегез инде. Бу эш сметада каралмаган, шуңа күрә, эшегез беткәч, без сезнең белән өстәп исәп-хисап ясарбыз! – дип, Фирүзә прорабка кулын бирде. – Мин риза! – диде прораб, аның кулын кысып. – Тагын башка күренмәгән эшләр килеп чыкса да, мин сезгә ярдәм итәрмен. – Мин бөтенесен дә аңлап бетермим. Проектта эшләнеп бетмәгән эшләр килеп чыкса, миңа хәбәр итеп, бергәләп төзәтик инде, – диде Фирүзә, аңа туры карап. Алар кабат эш барган урыннарны бергәләп карап чыктылар. Аннан Фирүзә авылга кайтып китте. Фирүзә конторга кергәндә, анда бухгалтериядә дежур булып утыручы Люсядан башка кеше юк иде. Ул аннан көнлек сводканы сорап алды. Агрофирманың күрсәткечләре ярыйсы гына иде. Фирүзә, бер кат карап чыккач, Люсаны үзенең кабинетына чакырды. Бер-ике минуттан ул ишек шакып килеп керде. Кыз төскә ярыйсы гына чибәр, уртача буйлы, оялчан йөзле. – Чакырган идегез, мин кердем! – диде ул. – Әйе, синең белән сөйләшәсе бар иде. – Фирүзә Борһановна, сез гафу итегез инде, соңгы көннәрдә мин чирләбрәк йөрим. Басудан кайткан икмәк керемен вакытында утыртып бетерә алмыйм. Шуның өчен соңгы вакытларда эштән соң да калам. – Люся, минем синең белән хәзер эш турында түгел, ә башка нәрсә турында сөйләшәсем килә иде. Николай турында! – Нәрсә булган? Берәр ярамаган эш эшләгәнме әллә? – диде Люся кызу гына. Аның йөзе үзгәреп, күзләре Фирүзәгә текәлде. – Юк, берни дә булмаган! Ачуланмасаң, минем синнән икегезнең арагыз турында сорыйсым килгән иде. – Аны сорыйсы юк инде! Сез бит зур кеше. Сезгә кеше арасына керү, бигрәк тә минем кебекләргә, чүп кенә бит! Шуның өчен мине, мыскыл итеп, кабинетыгызга чакырмасагыз да яраган булыр иде. Башка сүзегез булмаса, гафу итегез! – дип, Люся чыгып китәргә җыенды. Аның йөзе чытылып, күзләре дымлана башлаган иде. Фирүзә Люсаның шундый кискен характерлы икәнен белми иде әле. Әгәр хәзер ул чыгып китсә, алар арасында сөйләшү һәм аңлашу беркайчан да булмаячак һәм алар турындагы гайбәт бетүгә бармаячак, бөтенләй куерып чәчәк атачак. Алай гына да түгел, ул бу ике парның канатларын бөтенләйгә сындырырга мөмкин. Фирүзә, тиз генә урыныннан торып, Люсаның каршына килеп басты. – Люся, тукта әле, син мине дөрес аңламыйсың! – Фирүзә кызның ачудан яшьләнеп ярсыган күзләренә карады. – Люся, тынычлан, зинһар өчен! Минем сезнең арагызга керергә җыенганым юк иде. Ләкин бервакыт мин үземә гафу итмәслек йомшаклык күрсәттем. Ул сезнең арагызга керергә тырышу түгел, ә минем үтеп барган яшьлегемнең давылдай бер өермәсе булды. Давыл уза, һәм аның артыннан, нинди дә булса эз калып, барысы да тынычлана. Ә ул, минем кичерешләремне аңламыйча, күңелендә миңа карата өмет уяткан. Николай миңа тырыш, үткен, һәрбер эшне тулысынча ахырына хәтле җиренә җиткереп эшли торган егет буларак ошый. Әйе,