тегермәнчесе» дип атый. Бүген дә, комбайнчылар янына килеп җитәрәк, машинасын туктатып,...
тегермәнчесе» дип атый. Бүген дә, комбайнчылар янына килеп җитәрәк, машинасын туктатып, өстенә, чәчләренә, кашларына утырган тузанны каккалап алды. Аннан сумкасыннан юеш салфетка чыгарды да, машинаның ишек тәрәзәсенә куелган көзгегә карап, йөзендәге тузанны сөртте. Үзен тәртипкә китергәч, комбайнчыларның эшләре сыйфатын тикшерә башлады. Быел борчак, буйга артыграк үсеп, җиргә ятты да комбайнчыларга чабу вакытында зур кыенлыклар тудырды. Урыны-урыны белән ул бөтенләй дип әйтерлек җиргә сыланган. Андый урыннарда кискечләр, сыртын гына кыркып, кузаклы өлешен җирдә калдырганнар. Фирүзәнең әле мондый хәлне күргәне юк иде, шаккатты. Комбайнчылар исә мондый очракларга күнеккәннәр, ахры. Алар инде ике-өч гектарлап урганнар. Ул тиз генә комбайннарны туктатып, хуҗаларын бергә җыйды. – Сез кемне алдарга җыенасыз? Беренче чиратта үзегезне! Чөнки сезнең хезмәт хакыгыз күпме уңыш җыеп алуга бәйле. Болай калдырып барсагыз, без булган уңышның утызлап процентын югалтабыз. Мин монда хәзер агроном белән механикны чакыртам, бергәләп киңәшләшегез. Нәрсә эшләп була?! – диде ул, күргәннәренә бик борчылып. Шулвакыт араларыннан бер олы яшьтәге комбайнчы: – Монда уйларлык нәрсә юк, кискечләр алдына тимерчыбыклардан озынчарак мыекчалар беркетеп, каршы яклап кына чабарга кирәк! – диде. – Егылган борчакларга каршы барып, – дип аңлатып та куйды. – Үзегез белгәч, нигә шулай эшләмисез? – дип сорады Фирүзә коры гына, җавап табылуга шатланып. – Әнә яшьләргә тизрәк бетерергә кирәк! Алар ашыга, гектар җыялар. – Рәхмәт сезгә, Мәткәли абый! Яшьләр ашыгыр инде алар! Чөнки әле аларның күбесе бөтенесен дә аңлап бетерми. Аңласалар да, иптәшләренә әйтергә уңайсызланалар. Шуңа күрә алар арасында аксакаллар бар. Менә инде алар өйрәтергә, күрсәтергә тиешләр! Алар сөйләшеп торган арада, яннарына агроном белән механик та килеп җитте. Фирүзә аларга эшне көйләп җибәрергә кушты. – Моннан соң син, иптәш агроном, һәрбер эшне башлап җибәргәндә, үзең шунда басып торып, сыйфатын тикшерәсең! Ә син, – дип төбәлде ул механикка. – Берничә техника арасыннан бер механизаторны өлкән итеп билгелисең, иптәшләре өчен дә җавап бирерлек булсын. Ә хәзер барыгыз да комбайннарыгызны әле генә сөйләшкәнчә чабуга көйләгез һәм башка вакытта алай эшләмәгез. Үзегезнең хезмәтегез бит. Әзгә карап, күпне югалтмагыз! – диде ул үзен әйләндереп алган комбайнчыларга. Икенче көнне ул кабат шул басуга сугылды. Әйткән сүзенең ничек үтәлүен тикшерү аның канына сеңеп бара иде инде. Кичә җайланмалар куеп комбайнчылар хәйран гына вакытларын әрәм иткәннәр, ахры. Фирүзә, машинасыннан төшеп, борчак басуы буйлап хәйран гына җир үтте. «Менә хәзер әйбәт, – дип сөенеп куйды ул, чиста кыркылган борчак камылларына карап. Алар арасында төшеп калган кузаклар да, ялтырап ятучы борчаклар да күренмәде. Менә шулай һәрнәрсәне вакытында карап өлгерергә кирәк», – диде ул үз-үзенә. Кара тузан болыты күтәреп эшләүче комбайннарны туктатырга кыймады Фирүзә. Алар бер-берсе артыннан тезелешеп очып баручы торналарны хәтерләтәләр иде. Көн әйбәттә эшләсеннәр, икмәкләрен ташып баручы машиналар да җитә. Икмәген бушатырга көтеп торучылар күренмәде. Ул иң беренче барган комбайнга ике кулын кушырып сәлам бирде дә, машинасына утырып, көнбагыш басуына юл алды. Әле күптән түгел генә сары күл булып утырган басу инде соры төс алып килә иде. Кайбер урыннарда кара болыт булып кошлар көтүе күренә. Алар, әле күтәрелеп китеп, әле кисәк кенә төшеп, икенче җиргә ябырылалар. Болай булса, бу кошлар бөтен көнбагышны юкка чыгарачаклар икән. Нәрсәдер уйларга кирәк! Нәрсә? Әгәр мәктәп балалары белән сөйләшеп, гади генә шарлар элсәк, дип уйлап куйды ул, кайтуга мәктәп директоры белән сөйләшергә планлаштырып. Юл уңаенда Фирүзә булачак мини гидростанция төзүчеләр янына да кереп чыкты. «Николай үткен дә, аңлы да инде! Кайларда гына булмады, кемнәрне генә күрмәде! Бу бәләкәй станциянең безнең өчен кирәклеген исбатлап, Казанның энергетика институтында, безнең елгаларның потенциаль энергияләрен тикшертеп, проект төзетте һәм Казан вертолёт заводына