– Александр Петрович, сез минем беренче киңәшчем. Мондый зур эшне киңәшсез берничек тә ...
– Александр Петрович, сез минем беренче киңәшчем. Мондый зур эшне киңәшсез берничек тә башлап җибәреп булмастыр. Минем уйлавымча, беренче чиратта терлекчелектән башлап, калганнарын аңа ияртеп алып барырга кирәк. Бүгенге көндә безгә терлекчелек биналарын төзи башлап, кыска гына вакытта эшләп бетерергә һәм шул вакыт эчендә аларга куелачак таналарны барларга кирәктер. Мин Мәскәүдә нәселле терлекләр берләшмәсендә булган идем, анда миңа төрле илләрдән күптөрле малларны күрсәттеләр. Минемчә, безнең шартларга туры килә торганнары Канаданың менә шушы штатларында булырга тиеш! – Фирүзә үзе белән алып кайткан журналларны аңа сузды. – Аларның һава шартлары, малларга әзерләнгән азыклары да безнекенә туры килә. Димәк, алар безнең шартларга тизрәк җайлашачак. Монысы иң мөһиме, чөнки ничек авыр җайлашсалар, шуның кадәр күп чирләргә бирешәчәкләр һәм нәселләренең сөт бирү мөмкинлекләре дә чикләнәчәк. – Димәк, безгә анда барып маллар әзерләргә кирәк. Монысын инде нәсел эшен аңлаган ветеринар табибларга тапшырасы булыр! – диде Александр Петрович, журналларны актарып. – Менә монда бик кызык күрсәтелгән, җәйге чорга торакның стеналары җыелып куела. – Әйе, безнең төзеләсе тораклар да шундый булачак! Әйбәт, намуслы төзүчеләр табасы иде. Тегесе кирәк, монысы кирәк дип сорап утыра торганнарны түгел, ә проект буенча барысын да табып, билгеләнгән вакытка эшләп бетерә торганны. – Бу турыда үзем кайгыртырмын. Синең анда бик үткен һәм бар нәрсәне аңлый торган энергетигың бар. Ялгышмасам, Николай исемле. Үзе яшь, үзенең әле гаиләсе дә юк. Күп нәрсәгә шуны җик, чөнки барысына да үзең генә өлгерә алмассың. – Әйе шул, барысына да өлгерергә бик авыр. Мин үзем дә ул турыда уйлаган идем инде. Ләкин әллә ничек! – дип ычкындырды Фирүзә кызарыбрак. – Ничек инде әллә ничек? Арагызда ни дә булса бармы?! Кызарып та куйдың. Булса соң! Икегез дә яшьләр. Тотарсыз да гаилә корып җибәрерсез! – Юк инде, Александр Петрович! Аның артыннан башка кыз чабып йөри. Аннан соң, мин бит әле ир хатыны. Миңа ул ошаса да, мин башканы яратам! – диде Фирүзә, кызарган йөзен читкә алып. – Ярар, ярар, мин шаярып кына! Яшь чак бер генә килә. Артыңа борылып караганда үкенерлек кенә булмасын! – диде Александр Петрович ягымлы гына, үзенең якын кешесенә әйткән кебек. – Син, Фирүзә, Светлананы күргәнсеңдер инде, барысын да сөйләшеп бетердегезме? Соңгы вакытларда бу тирәдә булган иң күңелле банкетларның берсе булсын әле. Банкетны үзем ачармын, ә сез якыннарыгызны, дус-ишләрегезне чакырыгыз! Барысы да күрсеннәр әле тырышканда юктан барны эшләп булуны. Бүген алар, кабаттан Фирүзәнең бизнес-планын карап чыгып, һәр эшнең кайсы вакыткарак эшләнеп бетәргә тиешлеген билгеләделәр. Александр Петрович, Фирүзәнең ябык кына җилкәсенә кулын куеп: – Фирүзә, зур эшләр башлыйсың! Сиңа хәзер бик авыр булачак һәм көне-төне чабарга туры киләчәк. Шуның өчен дә мин сиңа әйткән кеше турында салкын канлылык белән генә уйлап бетер. Сиңа ышанычлы, көчле ярдәмче кирәк! – диде. – Беләм, Александр Петрович! Мин уйлап бетерермен! – Фирүзә аның белән саубуллашты да урамга чыкты. Шул вакытта гына ул, иртәдән бирле юньләп ашамаганын исенә төшереп, тамагы ачканын тойды. Өенә кайтканчы ач йөрергә аның түземлеге юк иде. Машинасын кабызды да үзләренең кибетләренә таба китте. Аны Нәфисә каршы алды. – Фирүзә апа! Нинди җилләр белән? Инде күптән күренми идең. Сагынып беттем инде үзеңне! Безнең эшләр әйбәт! Көн дә килгән сөт һәм итне сатып бетереп барабыз. Башка авыл кирәк-яракларын да Фаил ташып кына тора. Бер товар да тоткарланмый сатылып тора, – дип тезеп китте ул. Аннан чәй эчеп алырга чакырды. – Рәхмәт, Нәфисә! Мин инде иртәдән бирле тамагыма бернәрсә капмаган. Рәхәтләнеп риза. Нәфисә тиз генә чәй әзерләде. Өстәлгә бу юлы да апасы алып килгән камыр ризыкларын куйды. Алар әле суынып та өлгермәгәннәр. Тәмле исләре Фирүзәнең ашыйсы килүен тагын да арттырды. Ул бер кат кайсын алыйм икән дип карап торды да иң беренче итеп кырыйларын бормалап ясаган кечкенә таба бәлешен кулына алды. Бәлешнең сусыллыгы төбенең йомшаклыгыннан