калганына кондитер цехы белән бәләкәй генә кафе оештырасы булыр, дип уйлап куйды. Шушы ...
калганына кондитер цехы белән бәләкәй генә кафе оештырасы булыр, дип уйлап куйды. Шушы көннәрдә мастер белән очрашырга вагъдә бирде дә, Светлананы башка вакытта күрермен әле дип, кайтырга кузгалды. Озакламый урак өсте. Арыш басуы инде агарып, озын тулы башакларын авырдан күтәреп, әкрен генә искән җилдә чайкалырга да куркып, үзләрен тизрәк теземнәргә салганнарын көтеп утыралар. Юлның икенче ягындагы борчак басуы аксыл яшел төскә кергән. Аның инде төптәге берничә буын яфраклары саргаеп, очлары гына яшелләнеп калган. Озын тулы борчаклы кузаклары сабакларыннан тырпаешып, канатларын җәйгән кошлар кебек, җил исеп куйганда селкенгәләп, кыштырдашып куялар. «Каты җил чыгып җиргә екканчы, арышны һәм шуның артыннан ук борчакны тизрәк теземнәргә саласы, аннан суга да башларга кирәк булыр», – дип, күңеленә беркетеп куйды Фирүзә, басуга сокланып. Иртән агроном белән бу турыда сөйләштеләр инде, һәм ике комбайн бүген егарга чыгарга тиеш иде, ләкин басуда беркем дә күренмәде. Нәрсә булды икән дип уйлап, Фирүзә машина-тракторлар паркына юнәлде. Вакыт инде кичкә авышуга карамастан, паркта механизаторлар кайнаша иде әле. Ул паркка килеп керүгә, янына агроном килеп җитте. – Бүген чыга алмадык инде. Берсе кузгалып киткәндә генә туктап калды, двигателенә нәрсәдер булды. Хәзер гаебен табып рәтләп куйдылар инде. Ул әзер. Икенчесенең комбайнчысы иртүк лыкма исерек иде. Белмим нишләргә аның белән? – Нишләргә дип авыз-борынны салындырасы юк. Бүген басуга арыш егарга чыгарга дип сөйләштекме, димәк, чыгарга! Башлап булса да куярга! Башланган эш – эшнең яртысы, диләр. Авыл эшендә бүгенгене иртәгәгә калдырырга ярамый, аның иртәгә икенчесе өлгерә. Ә теге исерек белән үзем сөйләшәм. Безнең хәзер кеше сайлап торырга вакытыбыз юк, булганнары белән эшләргә туры килер. Кайда соң әле ул исерегең? – Өенә озаттым. Ярар, Фирүзә, мин, алайса, тегесе белән басуга киттем, – дип, агроном комбайн янына кузгалды. Фирүзә шофёрына агроном белән басуга барырга кушты. Кирәк булса ярдәм итәрсең, диде, үзе, машинасын кабызып, Салихларга китте. «Нәрсә булган бу Салихка? – дип уйлап барды ул. – Аның беркайчан да аракы эчеп эш калдырып йөргәне юк иде. Гаиләсендә нидер булган, ахры. Сөйләшеп карарга кирәктер үзе белән дип, үзе дә сизмәстән машинасына газ өстәде. Алар авылның ферма очында, су буена якынрак җирдә урнашканнар. Ул килгәндә, Салих хатыны белән әллә нинди пычрак сүзләр әйтешеп, пыр тузып талаша иде. Фирүзәне күрүгә, икесе дә, бер-берсенә карап, берничә секундка шым булдылар. Фирүзәнең исәнләшүе булды, хатыны, аның каршына йөгереп килеп, иреннән алданрак әйтеп калыр өчен, ашыга-ашыга зарланырга тотынды: – Фирүзәкәем, Салих, мине завфермадан көнләшеп, тавыш чыгарды. «Син аның белән йөрисең, сезнең турыда бөтен авыл сөйли. Менә, синең яныңа барып, мине фермага башка җибәрттермим, бүтән эшкә күчертәм», – ди. Сез миңа һәрвакыт премия биргәч, болар барысы да завферма эше, дип сөйлиләр. Йә, әйт әле, Фирүзә, ай саен дип әйтерлек миңа премияне тырышып эшләгәнем өчен түгел, ә завферманың соравы буенча бирәсез икән. Шул дөресме? – Галия, юкны сөйләмәсеннәр! Син, Салих, нигә кеше сүзен җыясың? Мин әле сукыр түгел, кемнең ничек эшләгәнен күрәм. Аның кулыннан килә. Галия бөтен күңелен эшенә бирә һәм нәтиҗәсе дә күренеп тора. Аның кебекләр күбрәк булсын иде әле! Ышанма син урам сүзенә, үзеңә ышан! Хатыныңа, аның әйткән сүзләренә ышан! Галияне миңа караганда да күбрәк беләсең. Ул бит шаян, уен-көлкеле. Аның һәр шаянлыгын көндәшләре үзләренчә юрап, аңа яла ягалар. – Фирүзә, тыныч кына әле берсенә, әле икенчесенә карап, аларны ачуланып алды. Галияне инде күптәннән белә. Ул да, аның кебек, мәктәпне бетерүгә, фермага эшкә килде. Салих белән алар яратышып өйләнештеләр. Хәзер инде кызлары балалар бакчасына йөри. Матур гына яшәп ятканда, менә нинди тавыш! Салих та эшенә бөтен күңелен бирә. Йорт-җирләре дә тәртиптә. Нәрсә булган соң боларга?! – Салих, сөйлә әле, кем уйлап чыгарды бу тавышны? – Фирүзә, аның сүзләреннән аптырап калган Салихның җилкәсенә кулы белән кагылып, койма буена өелеп