Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 33. Руслан бүген йокысыннан бик тынгысыз уянды. Йокысы да йокы булмады. Кичтән Саниясе аңа тынычлык бирмичә төрткәләде. Сасы авызы белән үбәргә маташты. Аннан ботлары кадәр беләкләре белән аның муеныннан кочып, үзенең мендәр тикле күкрәкләренә яткырырга тырышты. Инде йоклап кына китүгә, әллә нинди төш белән буталды. Имеш, ул таң каршыларга җыена. Шундый матур чәчәкле болын. Ул кем беләндер. Ә, юк, һаман шул Сания белән икән. Офыкта таң беленә башлады. Инде беренче таң нурлары сибелә дигәндә генә, каяндыр кара болыт чыгып, бөтен җирне каплады. Берни күренми. Сания дә янында юк. Кинәт аны кемнәрдер тарткалый башлады. «Әллә җеннәрме» дигән уй йөгереп узды аның күңеленнән. Ул, чыдый алмыйча, кычкырып сүгенеп куйды. Аның тагын каты итеп кабыргасына төртеп алдылар. Караңгы, кая барырга да белми. Кинәт еракта нокта булып кына таң йолдызы күренде. «Миңа шуңа таба барырга кирәк, ул мине бу караңгылыктан барыбер коткарыр», – дип уйлап, шул якка атлады. Шулчакны Саниянең яңагына сугуыннан уянып китте. Кабат инде ул юньләп йоклый алмады. Башта күргән төшен юрарга тырышты. Ахырдан нигәдер үткәннәре исенә төшә башлады. Флүрә белән кызы күз алдына килеп басты. Әгәр акчаны алып булса, алар янына кайтырга һәм, ул аны кичерсә, яңадан бергә тора башлап, шул акчага үзенең эшен башларга исәпләп куйды. «Аннан күз күрер, кирәк булса, тагын алырмын. Анда акча бетми ул», – дип көлемсерәп, ниһаять, йокыга китте. Төнлә яхшылап йокламау үзенекен итә, ахры, аның күңеле тынычсыз иде. Ул, күңелен тынычландырыр өчен, битен салкын су белән юды. Ләкин күңеленә кереп утырган ниндидер борчылу аны калдырасы килмәде. Аның йокыдан күңелсез уянуын Сания дә сизде, ахры. – Син нәрсә, иртә таңнан балтаңны суга төшереп тордың? Төнлә дә йокы бирмәдең, сүгенеп чыктың. Нәрсә булды, авыртасыңмы әллә? – дип, аның маңгаеннан үбеп алды. – Юк, маңгаең да кайнар түгел. Мин сине бүген калага товарга җибәрермен дип уйлаган идем. Бу килештән йөрмә инде, өйдә бул! Әзрәк ял иткәч, мине табарсың! Мин аргы кибеттә булам. Руслан билгеләнгән сәгатькә чаклы вакытын ничек уздырырга белмәде. Саниясе килергә кушкан иде, ә кибеткә аның янына бөтенләй дә барасы килмәде. Ул инде Саниянең аны яраткан булып кылануларыннан туйды. Аның турыда уйлыйсы да килмәде. Күңелен Светлана бирәчәк акча һәм Флүрә генә биләде. Ул, акчаны алуга, Казанга Флүрәсе янына китәчәк һәм аның каршысына тезләнеп гафу үтенәчәк. Әгәр Флүрә икеләнеп торса, аның аягы астына акча төргәген атып, кабаттан яңа тормыш башлаячагын вәгъдә итәчәк. Юләр уйлары белән байый дигәндәй, Руслан да, ишекле-түрле йөреп, хыялына чумды. Билгеләнгән вакытка ярты сәгать кала, Руслан балалар мәйданчыгына китте. Килеп җитәрәк туктап, күзләре белән аны айкап чыкты. Светлана әле күренми иде. Чит кешеләр дә күзгә чалынмады. Гел башка көннәрдәгечә, балалар кайсы кайда уйный. Ә әбиләре йә инде әниләре, артлы эскәмияләргә утырып, үзләренең балаларын күзәтәләр. Бүген фотограф та килгән. Әнә бер әби, оныгы белән таганга утырып, фотога төшә. Алар киткәч, икенчеләре һава белән тутырылган крокодил өстенә утырып төшмәкче булдылар. Озакламый Светлана да күренде. Ул үзе генә иде. «Маринаны алмаган, соңгы мәртәбә кызым белән чын фотога төшкән булыр идем, – дип уйлап куйды Руслан. – Ярар инде, тагын тавыш чыгуы бар, ә тавышның бу минутларда минем өчен бер дә кирәге юк», – дип тынычландырды ул үзен. Тиз генә сумкасыннан фотокассета белән үзендә калган фотоларны төргән пакетны барлап куйды. Светлана эскәмиягә килеп утыруга, ул аның янына юнәлде. – Исәнме, Светлана, алып килдеңме? – дип, ул аның янына утырды. Светлана сүзсез генә төргәген аның алдына куйды һәм, кулын сузып, кассеталарны сорады. Руслан, шатлыгыннан калтыранган куллары белән төргәкне ачып, чыннан да анда акча икәнлегенә инанды. – Чын долларлар! Рәхмәт сиңа! Мин сиңа ышанган идем. Синең өчен бу акчалар чүп кенә. Бәлки, тагын миңа шулай ярдәм итәрсең әле.