Наил Фирүзәләргә тыкрык буйлап менде. Бәрәңге бакчасы киртәләре элеккеге кебек череп, к...
Наил Фирүзәләргә тыкрык буйлап менде. Бәрәңге бакчасы киртәләре элеккеге кебек череп, коелырга торган тал киртәләре түгел иде инде. Бакчаның буеннан-буена тимер баганаларга тигез итеп тимер челтәрле рамнар ябыштырып куелган. Абзар-кураларның стеналары керамзит блоклар белән өелеп, түбәсе калай белән ябылган. «Тырыш хатын шул инде бу Фирүзә, нинди хуҗалык җиткергән, искеләренең эзе дә юк. Яратмаган җиреңнән яратырсың шундый хатынны, – дип уйлап куйды Наил, эчке бер дулкынлану белән. – Өйдәме икән әле?! Булмаса ярар иде. Миңа хәзер малайны күреп, аның белән сөйләшергә һәм ничек тә аңарда әтисенә карата якынлык уятырга кирәк. Әбисе өйдә булса, бәлки, чәй куеп җибәрер. Ә чәй янында сүз артыннан сүз чыгып, анысын да үз ягыма аударсам, Фирүзә беркая да китә алмас. Мин барыбер малайның әтисе бит» дигән уйлар белән Наил, бизәкләп эшләнгән урам капкасын ачып, ишегалдына узды. Ишегалды дип әйтмәсәң хәтере калыр инде. Чөнки абзар-кураларга тар гына бетон юл узган. Өй үзе алмагач аралаш чия агачлары белән уратылган бакчага яны белән салынган. Капкадан өйалды ишегенә тикле кызыл кирпечтән салынган юлның ике ягыннан роза куаклары тезелгән. Кара син бу гүзәллекне! Монысы бит инде әнисенең эше», – дип уйлап, Наил, каршындагы ишекне ачарга икеләнеп, бер мизгелгә туктап калды. Ничек керергә? Аны күңеле түрендәге билгесезлек биләп алды. Әллә элек бу кешеләргә тудырган газаплары өчен оялып, уңайсызланып калдымы? Аның кыңгырау төймәсенә басарга күтәрелгән кулы ишек яңагы буйлап шуып төште. Ул шулай бер-ике минут таптанып алды. Бу хәл озакка бармады. Ниһаять, монда нигә килгәнен исенә төшереп, үзенә ачуы чыкты. «Җебегән, һаман да җебисең! Кем сине шушы хәлгә җиткерде? Ничә ел менә дигән яшь гомереңне бушка уздыртты. Ә син шулар каршында арыш боламыгына әйләнергә тиешме? Их, Наил, тормыш сине һаман үз урынына куя алмый әле» дигән уйлар белән ул, як-ягына каранып, ишеккә шакылдатмыйча да, тоткычыннан тартты. Ишек бикле түгел иде. Ул тавыш-тынсыз гына ачылды. Наил, ишектән керүгә, бернинди дә рөхсәт-мазар сорамыйча, аяк киемнәре белән эчкә узды. Өй эчендә Әсмабикәдән башка беркем дә юк иде. Ул да, кунада камыр әвәләп, өйгә кергән кешене сизмәде, Наилнең: – Исәнме, әби! – дип исәнләшүенә куркып китеп, башын күтәрде. – Наил, синме бу? Кичләрен кеше куркытып нишләп йөрисең? – дип сорады Әсмабикә, тураеп басып. Аның йөзендә курку катыш гаҗәпләнү иде. – Кайттыңмыни, кайчан кайттың әле? Бигрәк озак йөрдең син анда. – Ул шул минутта ук аны башыннан аягына хәтле карап чыкты. Бер дә үзгәрмәгән, ахры. Юк, әзрәк картайган. Бер аягын да бик сәер тота», – дип уйлап алды Әсмабикә аның турында. – Әле менә кайту гына, турыдан-туры сезгә кердем. Яңа йорт җиткергәнсез икән. Бик матур, байдан булган! Ходай бәрәкәтен биреп, исән-сау гына яшәргә насыйп булсын инде! – Әсмабикәнең беренче авыз ачып әйткән сүзләре аңа хуш килде. Бәлки, аны онытмаганнардыр да, көткәннәрдер. Ничек булса да, малайның атасы ул бит. Атасыз үсмәс инде. – Минем өйдә анда хәзер нәрсәдер инде. Бөтенләй җимерелеп бетмәгән булса ярар иде. Яңа йорт җиткерәсе булыр. Ул урынны буш тотып булмас инде, – диде ул, чит кеше кебек ишек төбендә басып торуына әзрәк аптырап. – Әйе, йортыңда нәрсәдер инде синең. Син китүгә, Фирүзә ул йортны ташлап кайтты. Ачкычын Нәзирәгә биргән булырга тиеш. Шуннан бирле ул йортка беркемнең дә аяк атлаганы булмады. Бәлки, Нәзирә әзрәк караштыргалап торгандыр. Йортыгыз әле бик иске түгел иде бит, караштыргаларсың да, кая барасың инде, торырга туры килә! – дип, Әсмабикә кабат камырын әвәли башлады. «Бу карчык миңа утырырга да ымламый әле. Нәрсә, мине сыныймы? Кире борылып чыгып китәр дип уйлыймы? Юк, көтмәс миннән андый хәлне», – дип уйлап, Наил, ишектән алга үтеп, кулындагы букчасын диванга куйды һәм, артсыз урындык алып, Әсмабикәнең каршысына ук дип әйтерлек килеп утырды. – Ничек яшисез соң? Фирүзә инде хәзер зур җитәкче булган. Безнең ишене санламас та инде.