Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 44. Туган йорт! Нинди генә хәлдә булса да, бала чакны, үсмерлек елларын хәтерләтә шул. Аның бала чагы әллә ничек узды. Әтисе дә, әнисе дә гел аның көеннән генә тордылар. Бәрәңге матиклау, өюне ул белмәде дә. Аның ише эшләр барысы да апасы Нәзирә өстендә булды. Җәй көннәре кичләрен сыер сакларга чыга иде. Ничек анда чыкмыйсың инде?! Кичке савымнан соң кешеләр сыерларын, әз булса да ашап кайтсыннар дип, авыл тирәсендәге ерганакларга куып чыгара. Алар артыннан малайлар, кызлар иярә. Өйләрендә балалары булмаганнар йә күрше баласына, йә инде кемгә туры килде шуңа, бер-ике кәнфит биреп, сыерын сакларга куша. Сыерлар бер-берсеннән берничек тә аерылмый инде. Моны олылар да, балалар да яхшы аңлый. Ләкин күңелеңне тынычландырырга кирәк бит. Көтүлеккә барып җитүгә, үзләренә уңай урын карап, сыерлар каршына барып утыралар. Аннан, кесәләреннән чыгарып, дәфтәр битеннән ясаган карталары белән уйный башлыйлар. Черки күп булганда, араларында көчлерәк дип саналган малай, кечерәкләргә команда биреп, кипкән сыер тизәге җыйдыра. Аннан шул тизәктән учак ягалар. Аннан чыккан сасы төтен черкиләрне, ыскып, якын җибәрми. Карта уены туйдыргач, йә көрәш оештыралар, йә берсен-берсе куып, әбәкле уйныйлар. Монысы бигрәк тә кызык иде. Малайлар кызларны куып йә кызлар малайларны куып җитеп әбәк биргәндә, кочаклап алалар һәм бөтен яланны яңгыратып шатланышып көләләр. Кайбер чакларда көтүлектә тыңлаучан яшьрәк балаларны калдырып, икенче урамның көтүлегенә йә кунакка, йә разведчиклар булып барып, алар белән пыр тузалар! Ә инде үсмер чакларында кичләрен Макар тавы астындагы тәмле чишмә янына кичке уенга җыелалар. Шәһәрдән кунакка кайткан яшьләрнең кайберләрендә батарейкалы магнитофон булса, чишмә буе алар әле ишетмәгән төрле җырларга күмелә иде. Ә авыл яшьләрендә һәрвакыт тальян гармун. Аның чиста булып агып чыккан моңлы көйләре, күңелләрне җилкетеп биергә чакырган саф яңгырашлы тавышы авылның бөтен почмагында яңгырап торгандыр. Күңелле иде ул чаклар! Төн урталарына кадәр нинди генә уеннар, нинди генә биюләр, җырлар булмады! Әйе, барысы да артта – бала чакта, яшьлек елларында калды! Иң аянычы Фирүзәгә мәхәббәте булгандыр. Ул ярату булдымы икән, әллә кызыгу гынамы?! Һаман да аңлап бетерә алмады бугай. Аны үзенеке итү Наилнең күңелен тулыландырып баетты. Башкача ул анда бернинди хис уятмады. Инде хәзер күпме еллар аерым яшәгәч тә, ул үзендә аны сагыну халәте сизмәде. Фирүзәнең зур кеше булуы һәм малае гына соңгы вакытларда күңелендә кабаттан кызыгу уятты. Малае һәм Фирүзә белән яңабаштан гаиләсен кора ала икән, бу аның өчен зур бәхет булачак, әлбәттә, дип уйлады ул. Наил шундый уйлар белән өйләренә карап торды да, кабаттан уянып киткәндәй, җирдән биштәрен алып, иңбашына асты һәм, кулын батып баручы кояшка каршы маңгаена куеп, Фирүзәләрнең йортын эзли башлады. Аларның шифер түбәле иске йорт урынында кызыл кирпечтән салынган һәм калай түбәле ике катлы йорт тора. «Аныкыдыр инде, үз кулында бит», – дип уйлады Наил, таудан аска таба төшәргә күзләре белән җайлы урын эзләп. Аннан чикләвек куагы янына барып, кесәсеннән зонада ясаган пычагын чыгарды да кулына тотынып төшәргә бер таяк кисеп алды. Бу гарип аягы белән таудан төшү аңа авыр иде. Аска төшеп җиткәч, чишмәгә барып, улактан учын тутырып су эчте. «Үлгәндә дә авызым тәмендә торырсың син», – дип, битенә дә сипте. Бөтен тәнен салкынча ләззәт биләп алды. Ул, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, йөзеннән су җебеткән юл тузаннарын сөртеп алды. Аннан чишмә сукмагы белән авылга юнәлде. Инде кичке караңгылык иңә башлаган иде. Бигрәк тә әйбәт булды әле бу кич җитү! Аның кайтышлый ук Фирүзәләргә кергәнен беркем дә күрмәячәк! Белеп булмый, алар аны ничек каршылый бит әле. Әгәр куып чыгарсалар?! Ояты ни тора! Ә болай беркем дә бернәрсә белми.