...Уйларга бирелеп озак ятканлыктан, тәне җир салкынын сизә башлады. «Өйгә кайтып җиткә...
...Уйларга бирелеп озак ятканлыктан, тәне җир салкынын сизә башлады. «Өйгә кайтып җиткәч кенә йә салкын тидерермен, бала-чага кебек ятып тормаска кирәк инде миңа, тизрәк улымны күрергә кирәк! Инде аңа хәзер унөч яшьләп булырга тиеш. Без бит әле бер- беребезне белмибез дә. Нәрсә дияр икән? Әтиемме? Әллә абыймы? Юк-юк, әти дияргә тиеш! Ә Фирүзә үзе нәрсә дияр? Һәрхәлдә, ул миңа каршы булыр инде. Ә менә малай мине «әтием» дисә, ул кая барыр?! Аннан соң, Фирүзә минем законлы хатыным бит. Әгәр ул миннән баш тартса, аерылышып, аның ярты байлыгын үземә алачакмын. Бу турыда исенә төшерергә кирәк булыр! Әйе, мин һәр очракта да отышта», – дип уйлап, әкрен генә торып басты да авылына таба карады. Авыл күпкә үзгәргән. Олы юлдан авылга таба асфальт юл төшә. Авылның теге башында – аларның зоналарыннан ике мәртәбә диярлек зур мәйданда – биек койма белән әйләндереп алынган, тигез рәт итеп салынган корпуслары белән сөт җитештерү комплексы җәелгән. Апасы Нәзирә үзенең бер хатында аңа: «Фирүзә, мең баш савым сыерлык комплекс төзетеп, Америкадан таналар алып кайтты. Хәзер шулар бозаулый, сөтләрен бер савымда икешәр чиләк бирәләр. Сөтен үзебездә май һәм сыр ясап сатабыз», – дип язган иде. Авылның икенче башында – элек анда колхозның сарык фермасы иде – плёнка белән төреп алган корпуслар. Анда кышын яшелчә үстерәләр, ахры, чөнки алар эчтән бик көчле итеп яктыртылганнар. Кая соң әле аның өе? «Авыл шулхәтле яңарган, өйне дә табып булмый», – дип сөйләнеп алды Наил үзалдына. Бернинди дә шартлар тудырылмаган пилорамда ничәмә еллар эшләү аның күз күремен бик нык киметкән иде инде. Ниһаять, ул яңа йортлар арасында адашып, кечерәеп калган йортын эзләп тапты. Йортның түбәсе тигез генә торса да, сарайныкы урталайга иңеп төшкән иде. «Менә ничек каршылыйсың икән син мине, авылым, һәм бернинди ярдәмчесез туган йортым!» (Дәвамы бар.)