Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 42. – Мин сине хәзер ашап бетерәм һәм, йөрәгемә бикләп куеп, һәрвакыт үзем белән йөртәм! – дип пышылдады аның иреннәре. Бу сөелүдән әзрәк айныгач, Люся аңа: – Син, Николай, беләсеңме, бу минутта мине генә шатландырып күтәрмисең, ә безнең икебезне. Безнең бәбиебез булачак! – диде. Шулчак Николайны ток тоттымыни, ул шым булды. Люсаны күтәргән җиреннән аягына бастырып, аның күзләренә карады. – Син чынлап сөйлисеңме? Безнең бәбиебез булачакмы? Озакламый безнең гаиләбез оешачак! Син минем иң кадерле яратканым икән. Ничек мин ялгышлык эшли яздым! Ходаем, кичер мине булачак бәбиебез каршында! – Ул шатлыгыннан янардай йөзләре белән кабат Люсяны кочаклап, күтәреп алды. Куркып калган Люсяның күзләреннән яшь чыкты. – Рәхмәт сиңа, Николаем минем, синең барлыгың өчен! – Люсяның тамагына төер килеп тыгылды. ...Фирүзә өенә кайтып җиткәндә, улы белән әнисе йокларга әзерләнеп йөриләр иде инде. Ул өйгә килеп керүгә, аны Ильяс кочаклап алды. – Әни, бүген укытучы апа чүт линейка белән башыма сукмады. «Икенче тагын мин әйткәнне тыңламыйча тәрәзәгә карап утырсаң, башыңа линейка белән сугып, дәрестән куып чыгарам», – ди. Ә анда урамнан, безнең мәктәп коймасы яныннан, теге миңа кан биргән абый үтеп бара иде. Ул мине коткарган абый бит, ничек мин аңа карамыйм инде. Малаеның соңгы сүзләреннән Фирүзәгә әллә ничек булып китте. Бала күңеле атасына тартыла. Әйе, алар әле бер-берләрен, ата белән ул икәнлекләрен белмиләр. Ләкин шулай да ниндидер җепләр аларны бер-берләренә тарта. Ул эченнән генә «Нишләргә миңа, Мансур?» дип көрсенеп куйды. – Улым, укытучы апаң дөрес әйтә. Урамда үткән һәр кешене тәрәзәдән карап озатсаң, дәресеңне өйрәнә алмассың. Син беренче көннән үк аңла! Менә мин көн дә эшкә барам, ә син көн дә укырга барасың. Бу синең минеке кебек үк көндәлек эшең! – Фирүзә малаеның башын үзенең битләренә куйды. – Син инде тамагыңа ашагансың, бар, йокларга ят! – дип, аны үзенең караватына озатып, өстенә одеялын япты һәм, маңгаеннан үбеп, тәмле төш теләп, әнисе янына килеп утырды. Аңа бүген үзе белән булып узган вакыйгаларны сөйләп бирде. Алар ул кичне бик озак сөйләшеп утырдылар. Фирүзә әнисеннән үзенең әтисе турында сөйләвен сорады. Әсмабикә аның турында беркайчан сөйләмәде. Кызы әтисе кебек үк, аны дөрес аңламас дип курыкты һәм шуңа күрә әтисе белән үзе арасында булып узган хәлләрне Фирүзәгә беркайчан да сиздермәскә булган иде. Ләкин бүген аның күңеле ничектер йомшап, ул кызына барысын да сөйләп бирде. Ахырдан гына ул аңа: – Син, кызым, әтиеңә охшагансың, бу башлаган эшләреңә синең көчең җитәргә тиеш! Ходаем ташламас! Ул минем җитеп бетмәгән бәхетемнең өлешен дә сиңа өстәр әле. Син үзең турында түгел, күбрәк авылыбыз халкы турында кайгыртасың. – Әсмабикә яшьләнгән күзләрен сөртеп алды. Кызына башын күтәреп карарга кыймыйча гына, карашын ниндидер ноктага төбәп, моңсу гына тынып калды. Аннан, айнып киткәндәй, әкрен генә торып, бүлмәсенә кереп китте. Узган елларны исенә төшереп кызына сөйләү аңа бик тә авыр булды. Кызы ул сөйләгәндә тыныч кына тыңлап утырса да, аның турында нәрсә уйлагандыр бит әле. «Ходаем, мине генә гаепләмәсә ярар иде үзенең әтисез үсүендә», – дип уйлады ул кызы турында. Фирүзә бик озак йоклап китә алмыйча ятты. Әтисе турындагы сүзләр аның күңеленә тиде. «Көчле, горур характерлы булган, беркайчан кичерә белмәгән. Алай да яшәп булмый шул. Үзеңнең горурлыгың аркасында син күп нәрсәне белергә, күрергә һәм аның асылын аңларга теләмисең. Әйе, бу әле горур булганың өчен дә түгелдер, ә үзеңне артык яратуың аркасында шулай килеп чыгадыр. Әгәр шул чакны, үзенең мин-минлеген кырыйга куеп, башкача уйлап караган булса, әнинең дә булган бәхете кителмәс иде. Мин дә «әти» сүзен әйтеп үскән булыр идем! Шушы ук хәл минем белән дә кабатлана. Йә Ходаем, нигә безгә генә шундый авырлыклар?! Әллә әнием белән без икебез дә, язмышыбызга буйсынмыйча, үзебезчә яшәргә омтылып, тормышыбыз юлына авырлыклар өстибезме? Ходаем, ярдәм ит миңа аңышырга» дигән уйлар белән ул әкрен генә йокыга китте...