Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 51. Бу минутларда урман эченнән йортка таба УАЗик машинасы килә иде. Анда шау-гөр килеп, күтәренке күңел белән өч кыз, бер-берсен уздырып, үзләренең күңелле вакыйгалары турында мактанышып, шаркылдап көлешәләр. Машина руле артындагы шофёр да, башын аларга таба боргалап, нинди дә булса сүз кыстырып, кушылып китә. Көлмәслек тә түгел шул, алар бит үзләренең хуҗалары чакыруы буенча, дөньяларын онытып ял итәргә баралар. Ирләр аучылык белән шөгыльләнсә, кызлар аларга табын әзерләр. Кара урман эчендә, ниндидер сазлыктагы урман өендә! Бу бит әкиятләрдә генә була торган чынбарлык. Кем инде шундый булачак күңел ачуга каршы килер! Җитмәсә, аны үзе оештыра. Димәк, анда барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, һәм алар өчен бу истәлек булып калачак. Йорт янына килеп җитәрәк, кызларның берсе машинаны туктатырга кушты. – Анда кемдер ярдәм сорап кычкыра, – диде ул, ишектәге форточкага тыгылып. Машина шып туктады. Шофёр, ишеген ачып, сазлык ягына карады. Тагын кемдер аңлаешсыз итеп кычкырып куйды. Аның тавышы инде батып баручының соңгы быгырдавына гына охшаган иде. Шофёр, кызларга сазлыкка таба бармаска кушып, тиз генә утыргычы астыннан сазлыкта кия торган итеген эләктереп, тавыш килгән якка йөгерде. Аның монда беренче генә булуы түгел иде, ахры. Ул, аягына итеген киеп, турыдан-туры сазлык сукмагы буенча кереп китте. Башка тавыш ишетелмәде. Нәрсә булды бу? И Ходаем! Берәрсе баттымы икәнни? Ул, як-ягына каранып, һаман ашыга-ашыга алга атлады. Утрауга инде күп тә калмады. Бәлки, утрауга чыга алгандыр, шуңа күрә теге кешенең тавышы тынгандыр да инде. Ходаем, аның начальнигы була күрмәсен, алай булса, эләгәчәк аңа. Кичә бергәләп китә алмадылар. Һаман да шул начальнигының сөяркәсе аркасында, баласын калдырыр урын тапмаган. Ә менә бүген тапкан. Анысы да ярый инде, үзенә безнең өчен иптәшләр тапкан. Кызлар белән бер рәхәтләнеп ял итәрләр. Алайса, кызларга гел читтән генә карап узарга туры килә. Кинәт аңа алда әкрен генә ыңгырашу тавышы ишетелеп китте. Ул, уйларыннан арынып, сукмак буйлап адымнарын кызулатты. Чыннан да, нидер бар монда, дип уйлап бетерүе булды, сукмак кырыенда түмгәк өстенә аркылы яткан аңсыз бер ир кеше күренде. Аның иңбашлары канга баткан, сулышы бөтенләй сизелми. Ул, бармагын аның чигәсенә куеп, йөрәк тибешен тикшерде. Йөрәк тибеше бөтенләй беленми дә дип әйтерлек. Ир үлем белән яшәү арасында иде. Бәлки, коткарып калып булыр. Ул, әкрен генә алып, ирне үзенең җилкәсенә салды. Бу урында аяк асты бик тайгак иде. Гәүдәне күтәргәндә, аягы таеп китеп, ярый әле ниндидер каты әйбергә бәрелде һәм сукмактан эчкә таба китмәде. Кире чыкканда, аны кызлар, сукмак төбендә көтеп, үзләренең хуҗалары түгелме дип борчылып торалар иде. Чит кешене күргәч, әзрәк кенә тынычлангандай булдылар. Шул чагында теге кеше су сорап пышылдады. Кызларның үзләре белән бернәрсәләре дә юк, барысы да машинада иде. Берсе шунда йөгерде. Икенчесе, Мансурның киемнәрен салдырып, ярасын карарга җыена башлады. Шофёр өченче кызга, тиз генә йортка барып, су җылытырга кушты. – Анда өйдә чәйнектә су бардыр әле, булмаса, өйдән сазлыкка таба сукмак булыр, шул сукмактан барып, коедан су алып кайтып, тимер мичкә җылытырга куй. Мичтә күмер бардыр, әзрәк утын өстәп ягып җибәр. Мин машинадан рация аша «ашыгыч ярдәм» чакыртам. Юл ерак, үзебезгә дә каршы барасы булыр. Аның хәле шәптән түгел, ләкин тырышып карарга кирәк! Аннан соң хуҗаларны да табарга кирәк. Монда нидер булган. Алар, бәлки, беләдер, ләкин кайда соң алар? – дип, үз- үзенә сөйләнеп тә куйды. Ул арада суга дип киткән кыз кире йөгереп килә башлады. Үзе бөтен көченә: – Анда бөтен җирдә кан. Мин өйгә керергә куркам. Үзегез барыгыз! – дип кычкырды. Аның күзләре зураеп, йөзе агарып калган. Үзе, калтыранып, авыр гына сулыш ала. – Анда кемнедер сөйрәгәннәр. Кан ишек төбенә, ишек тупсасына сыланып калган.