Аның хәбәреннән кызлар өчесе берьюлы шофёрга карадылар. Аларның өчесен дә курку биләп а...
Аның хәбәреннән кызлар өчесе берьюлы шофёрга карадылар. Аларның өчесен дә курку биләп алды. Бу минутларда алар, алларында яткан аңсыз кешене дә, нигә монда килгәннәрен дә онытып, тизрәк бу тирәдән качып китү турында гына уйлый башладылар. – Салих, без сиңа ышанып кая килдек? Безне хәзер үк кире кайтарып куй! Аннан соң теләсә нишлә! – дип кычкырды кызларның берсе. Аңа кушылып икенчесе: – Син хуҗага әйтерсең инде, алар сезне көтеп тормадылар, бик каты курыктылар да, кайтарып куйдым диярсең, – диде. Аннан, кызларга борылып: – Шулайдыр бит! Монда күңел ачам дип үлеп каласы килми әле. Әйдә, яралыңны да ал! Ул да үлем белән яшәү арасында. Мин аның ярасына яулыкны бәйләдем. Хәзер каны оешып, башка акмас! Ләкин ярасын әйбәтләп чистартып, юып бәйләргә кирәк, – дип өстәде. – Ярар, сезнеңчә булсын. Үзем алып килдем, үзем кайтарып куям! Сез хәзер яралыны машинага таба алып бара торыгыз, ә мин өйгә барып киләм. Бер дә булмаса, хуҗага язу калдырырмын, – дип, шофёр йортка таба китте. Аның күңеле урынында түгел иде. «Нәрсә булган соң монда? Кайда хуҗалар? Нинди кан турында сөйли ул? Тагын кемне үтергәннәр! Теге кешене нигә сазлыкка алып барып калдырганнар?» дигән уйлар узды аның күңеленнән. Йорт янына килеп җитүгә, ул үзе дә куркып калды. Нишләргә? Эчкә керергәме?! Ул бер-ике секунд икеләнеп торды да, кесәсеннән аучылар хәнҗәрен чыгарып, кулына уңайлы гына тотып, ишекне тартып ачты. Эчтә бернинди дә хәрәкәт сизелмәде. Кергән уңайга йөзгә кан исе катыш әллә нинди сасы, әче исләр бөркелде. Сәкедә канга баткан ике мәет ята. Ул аларны бик тиз таныды. Инде аның куркуы бетеп, хуҗаларын җәлләүдән йөрәге чәнчеп куйды. Булган эш булган инде. Бу турыда кызларга әйтмәскә уйлады ул. Хәзер аңа, тиз генә шәһәргә кайтып, яралыны табибларга тапшырырга һәм милиция чакыртырга кирәк иде. Машинага кереп утыргач, кызларга берни дә әйтмичә, рацияне алды. Әмма моннан рация алмый иде. * * * Кичә кич Фирүзә әнисе янына бара алмады. Көне буе сызымнар, исәп-хисап һәм башка җирләрдә бу тиресне ничек эшкәртелүен өйрәнү, аннан соң Николайның аңа әйткән сүзләреннән гарьләнү тойгылары кичерү аны артык арытты, ахры. Ул, малае белән кичке ашны ашагач, әнисе янына барганчы әзрәк ял итеп алырга уйлап ятып торган иде, шуннан йокыга киткән. Уянганда, вакыт артык соң иде инде. Ә бүген иртән аңа хәбәр җиткерделәр. Әнисе күзен ачып алган. Димәк, озакламый аңына килергә мөмкин, дигәннәр. Бу аның өчен шатлыклы хәбәр иде. Ул, тиз генә конторга кереп, телефоннан барлык бригадаларда эшләрнең барышын ачыклады һәм кайбер күрсәтмәләрен җиткерде. Аннан тиз генә әнисен күреп кайтырга җыенды. Ләкин син уйлаганча гына буламы соң. Фирүзә ишекне ачып чыгып киткәндә генә, конторга телевидение журналистлары килеп керде. Алар белән агрофирма буенча йөреп, ул көн азагында гына бушады. ...Әнисе аны, чынлап та, ачык күзләре белән каршылады. Фирүзә килеп кергән уңайга, аңа капланып, балалар кебек елап җибәрде. – Әни, болай булгач тереләсең инде, Алла бирсә! Синсез авыр миңа! Ильяс та сагынды инде сине. Аңа бөтенләй күңелсез. Әсмабикә, кызын аңлаган кебек, керфекләрен селкетеп куйды. Иреннәрен кыймылдатып нидер әйтмәкче дә булды, ахры, ләкин шуннан ары китмәде. Инде ничә көннәр укол белән ясалма рәвештә генә ашап торгангамы, аның телен әйләндерерлек тә хәле юк иде әле. Киселгән кулы авырткангамы, әзрәк кенә сызланып та куйган кебек булды. Шулай итеп ул аңына килә башлады. Боларны күреп, Фирүзәнең күзләрендә шатлык чаткылары елтырады. Ул, әнисенә сиздермичә генә, аның киселгән кулын одеял астыннан ипләп куйды. Әнисе беләме икән кулы турында, тагын куркып аңын югалтмаса ярар иде, дигән уй аны пошаманга салды. Шул минутта палатага баш табиб килеп керде. – Фирүзә Борһановна, болай булгач, әниегез инде тереләчәк. Әз генә түзегез! Озакламый торып утырырга тиеш һәм, хәл җыеп, аягына да басачак. Үзегезне артык бетермәгез! – Ул Әсмабикәнең исән кулын алып, йөрәк тибешен тикшерде. – Барысы да нормада! Мин сезне эзләп кергән идем. Безгә яңа гына бер яралыны алып керделәр. Каны күп киткән. Хәле бик