Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 57. Министрның мондый сүзләреннән Фирүзәнең күңеле үсеп китте. Шундый зур кешенең аның хезмәтен олылап бәяләве чиксез куаныч иде. Фирүзә министрлыктан чыгып барганда, аның җилкәсенә кемдер кагылды. Борылып караса, каршында Адел басып тора иде. – Исәнме, Фирүзә! Менә очрашу бу! – диде Адел, беренче исәнләшеп. – Сезне күрмәгәнгә инде күпме вакыт! Әзрәк кенә икеләнеп тә калдым. Сезме-юкмы, мин әйтәм! – Ярар инде, мин – Татарстан кешесе. Ә менә сез монда нишләп йөрисез? – Сезгә Светлана әйтмәдемени, мин Казанда бер зур Мәскәү банкының филиалын ачам. Ә менә монда иске дусларны күрергә дип керешем иде. Ә, онытып торам! Озакламый ачылу көненә зур банкет оештырабыз. Мин Светлана белән сезне банкетка чакырам. Көнен ачыклап, кабат хәбәр итәрмен. Инде хәзер оешып җитәбез бугай. Иң мөһиме: каравыл җитәкчесен таптым. Сәер кеше. Әмма чын хезмәткәр булырга тиеш. Чечняда махсус төркемдә сугышкан. Монда кайсыдыр завод директорының куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе булган. Аның сүзләре буенча, ауга баргач, икенче көнне аны хуҗасы кызлар артыннан кайтарып җибәрә. Ә инде ул кызлар белән әйләнеп килгәндә, аны һәм урынбасарын кемдер суеп үтергән була. Шуңа күрә аны, эшеннән куып чыгарып, Казаннан китәргә кушалар. Ә ул, беркая да бармыйм, Казанда калам, ди. Миңа нәрсә?! Эшләсен! Аделнең соңгы сүзләреннән Фирүзәнең шатлыгы эченә сыймады. «Шул кешедер ул» дигән уй аның бөтен күңелен биләп алды. – Кем исемле ул? Салих исемле түгелме? – Әйе, шулай бугай! Ә син аны беләсеңме әллә? – дип сорады Адел, гаҗәпләнеп. – Гел белеп тә бетермим. Әгәр шул кеше булса, мин аны эзлим. Ул минем иң якынымны, Мансурымны үлемнән алып калган. Менә хәзер Мансурны кеше үтерүдә гаепләмәкче булалар. Анда тагын берәү булган. Ләкин анысы сазга батып үлгән булырга тиеш. Ә аның баткан җирен чама белән шул Салих кына әйтә ала. Шуңа күрә мин аны эзлим дә инде. – Фирүзә Мансурдан ишеткән хәлләрне Аделгә сөйләп бирде. – Да-а, – дип сузып куйды Адел. – Монда, чыннан да, Салих кирәк! Әйдә син хәзер минем белән бар. Ул безнең офиска эшкә урнашырга кирәкле документларын алып килергә тиеш. Мин сине шунда аның белән очраштырырмын. Кирәк булса, мин аны синең белән теге кешегезне тапканчы җибәреп торам. Алар офиска килгәндә, Салих инде документларын тапшырып, аны көтеп тора иде. Адел аның белән кул биреп күреште дә Фирүзә белән таныштырды. – Менә бу чибәр апаң сазлыкта син коткарган кешенең якын дусты һәм безнең өчен кул җитмәслек җитәкче. Салих, сиңа хәзер аның белән шул ук сазлыкта тагын бер кешене эзләп табарга кирәк. Кыскасы, син шушы минуттан минем куркынычсызлык буенча хезмәткәрем һәм әлегә син бу ханымга ярдәм итәчәксең! – диде Адел Салихка коры гына. Аннан кабат Фирүзәгә борылды. – Фирүзә, вакытыгызны сузмыйча, Салихны үзең белән ал да, шунда китегез. Аннан, мин әйткәнне онытма, Светлана сиңа хәбәр итәр! – Минем истә! Без килербез, рәхмәт инде сиңа, Адел! – Фирүзә, Адел белән саубуллашып, Салихка борылды һәм үзен аның белән таныштырды. – Минем исемем Фирүзә була. Ә сезнеке Салих, чынлап та шулайдыр бит? Алай дип соравым өчен гафу итегез. Башкача булдыра алмыйм. Чөнки минем һәр минутым кадерле. – Юк-юк! Сез мине үпкәләтмисез. Киресенчә, әгәр сезгә ярдәм итә алсам, бик шат булырмын! – Салих шаярткан кебек көлемсерәп куйды. – Алайса киттек! Бүген безнең кунакханәдә кунып ял итәрсез дә, иртәгә иртүк эшкә тотынырбыз, – дип, Фирүзә аңа машинасының ишеген ачты. Юлда кайтканда, алар берни турында да сөйләшмәделәр. Һәркайсы үзенчә уйга баткан иде. Салих Габидуллин белән сәер генә танышты. Чыгышы белән ул Түбән Кама районыннан булып, Түбән Кама шәһәренең бер балалар йортында тәрбияләнеп үсә. Урта мәктәпне әйбәт кенә билгеләргә тәмамлап, Казанга укырга керергә җыенып йөргәндә, аның кулына армия хезмәтенә барырга чакыру китереп бирәләр. Ул, чакыру кәгазен күтәреп, ике атнадан укырга керү имтиханнарын тапшыра башлаячагын әйтер өчен, район хәрби комиссариатына бара, ләкин аны тыңлап та тормыйлар. Шул көнне үк медкомиссия уздырып,