Марина белән нәрсә булып бетәр? Адел аны үзләренең гаилә бөртеге итеп танырмы? Светлана...
Марина белән нәрсә булып бетәр? Адел аны үзләренең гаилә бөртеге итеп танырмы? Светлананы уйларыннан Фирүзәнең кайнар күз яшьләре айнытып җибәрде. Ул: – Фирүзә, артык бетеренмә! Аңларлар. Анда гел акылсызлар утырмый бит инде. Бәлки, үзебез дә ничек тә булса ярдәм итәрбез, – дип, Светлана аның әле һаман да калтыранган аркасыннан сыйпады. – Без нәрсә белән ярдәм итә алабыз инде, – диде Фирүзә, әкрен генә пышылдап. – Аның сөйләвенчә, Наил Мансурны батырып үтерергә барган җиреннән үзе батып үлә. – Менә хәзер безгә Наилнең баткан җирен табып, аны сазлыктан чыгарырга кирәк. Ләкин кайсы урында батканын беркем дә белми. – Аны тапкан кеше беләдер бит? – Әйе, ул белергә тиеш. Иван Васильевич, ул турыда белешеп, иртәгә миңа аның адресын бирәм, диде. – Менә бит, барысы да җайланыр әле! – Шулай булса ярар иде. Синеке дә рәтләнергә тиеш! «Рәтләнер микән инде ул? Теге вакытта Адел нигә минем турыда начар уйлаган? Ул вакытта аның берәр кешесе булганмы? Алай булганда да, нигә кызымны миннән аерырга теләгән? Ул аның аңламавымы, әллә инде, үзенең кемлеген күрсәтеп, миннән үч алуымы? Нигә инде үч алырга? Миңа – кемнеңдер хатынына өйләнгәне өченме? Ә үзе, яратам, ди. Әллә инде ярату белән көнләшү арасында адашамы? Чынлап та шулайдыр. Ә алга таба ул үзендә ярату белән көнләшүнең икесе ике капма-каршы йөрәк давылы икәнен аңларга көч табармы? Ә Зарина?! Ул чынлап та мине онытты микән? Әллә инде җыелып килгән үпкәләре аның әнисенә булган сагынуын баса алдымы? Юк, нәрсә генә булса да, миңа, түземлелек күрсәтеп, аңа якынаерга кирәк. Ходаем, озакламый балаларның каникуллары, һәм миңа Марина белән алар янына барырга иде. Кызлар дуслашса, күңеле барыбер әнисенә тартыр». Светлана үзенең хәзер генә туган уйларын Фирүзә белән киңәште. Алар шулай йөрәкләрендә кайнаганны бер-берләренә сөйләп озак кына утырдылар. Соңыннан гына Светлана, бу көннәрдә эшләгәннәренә йомгак ясап, Фирүзәне шатландырды. – Фирүзә! Казанда Мәдәният һәм туризм министрлыкларында безнең бизнес-план, туристлар өчен яңа төрдәге ял итү һәм күңел ачу мөмкинлеге зур кызыксыну тудырды. Алар аны, киләсе елгы планнарына кертеп, беренче туристларны Сабан туе вакытларына китерә башларга ышандырдылар, – диде ул. – Бик әйбәт! Хет эшебездә күңелне күтәрерлек уңышларыбыз бар, – дип җавап кайтарды Фирүзә. – Ә менә кредитны каян алырбыз икән, суммасы зур бит. – Ул яктан безгә Адел булышыр. – Теге вакыттагы кебек булса, кирәк түгел! – Юк, ул очрактан соң Адел бик нык үзгәргән булырга тиеш. Чөнки ул күп нәрсәсен югалтты, – диде Светлана уйчан гына, үз сүзләренә үзе дә ышанмаган кебек. Икенче көнне Фирүзә иртүк көндәлек эшләрен бетерде дә Иван Васильевич янына китте. Ул килеп кергәндә, җитәкче үзенең хезмәткәрләре белән нидер киңәшләшә иде. Ул Фирүзәгә бераз гына коридорда көтеп торырга кушты. Коридор стенасы буйлап, бер буш урын да калдырылмыйча, төрле стендлар элеп куелган. Фирүзә, бер урында утырып торасы килмичә, аларны караштыра башлады. Стендлар бүлекнең элекке һәм хәзерге тормышын чагылдырган күрсәткечләр белән бизәлгән. Шунда ук яхшы хезмәткәрләренең фоторәсемнәре эленгән. Алар арасында Мансурның да фотосы эленеп тора. Фирүзә бик озак кына аннан күзен ала алмыйча басып торды. Яшь, чибәр, үткер карашлы. Бүлекнең яхшы хезмәткәреннән саналган тикшерүче бүген үзе сак астында. Моны ничек аңларга соң? Фирүзә әлеге сорауга җавап таба алмады. Бу очракта кеше язмышын кемнәрнеңдер калын кесәләреннән чыккан сумнар хәл итә микәнни? Ничек инде ул анда? Үзләренекен өскә чыгару өчен, Мансурны бик каты кыерсыталардыр инде. «Түз инде, җаным, озакламый мин сине бу бәладән коткарырга тырышачакмын», – дип пышылдады ул калтыранган иреннәре белән. Күп тә үтмәде, җитәкче ишегеннән Иван Васильевич күренде. Ул, Фирүзә янына килеп, аның кулына кичә сөйләшкән кешенең адресын бирде. – Менә сиңа адрес, ләкин ул кешене алар эштән чыгарганнар. Хәзерге вакытта аның кайдалыгын беркем дә белми. Мин үземнең дуслар аша аны эзләтергә тырышам, әмма вакыт уза.