– Әйе, авыр сиңа, Светлана. Әмма түзәргә кирәк! Зарина алдында гаебең бик зур! Хәзер, к...
– Әйе, авыр сиңа, Светлана. Әмма түзәргә кирәк! Зарина алдында гаебең бик зур! Хәзер, кызыңа ясаган җәрәхәтеңне дәвалар өчен, күп вакыт кирәк. Үзеңнең сөюеңне аңа ясаган җәрәхәтең белән беркайчан да алыштырып булмый! – Ярар, Фирүзә, үземнең проблемаларны синең өскә өеп булмас! Синең үзеңнең дә борчуларың башыңнан аркылып чыккан. Ничек әниең, малаең ни хәлдә? Авырлыкларны җиңеп чыгучыларга Ходаем аларны һәрвакыт өстәп тора инде ул. Шуңа күрә безгә биргән авырлыклар безнеке инде алар! Әле тагын, Фирүзә, шунысы да бар: ул авырлыкларны без ялгышларыбыз белән үзебез үк тудырабыз, – диде Светлана уйчан гына. – Дөресе дә шулай инде. Әни белән булган фаҗига икенче яктан якын кешемдә башка борчу китереп чыгарды. Минем сиңа узган тормышымны беркайчан да сөйләгәнем булмады. Чөнки ул миңа авырлыклар белән тормыш өчен көрәш кенә тудырды. Юк, мин зарланмыйм! Тормышымда туган бөтен авырлыкка мин үзем гаепле. Аларны вакытында күреп, күңелем аша уздырып, кичекмәстән хәл иткән булсам, җиңел генә узып киткән булырлар иде. – Бу минутларда Фирүзәнең Светланага күңелендә туган кичерешләрен ачып саласы килде. Мансур белән соңгы көннәрдәге аңлашулары һәм кабат туган аерылышу аны куркуга салды... Шул кичне үк Мансурны, кулына богау салып, Казанның бер СИЗОына алып барып яптылар. Бер сәгать тә үтмәгәндер, аны тикшерүчегә чакырдылар. Бүлмәдә аның кебек яшьтәге өч кеше утыра. Берсе сорау бирә, калганнары катышмыйча гына тыңлап утыралар. – Үтерелгән кешеләрнең кемнәр икәнен беләсеңме? – дип, беренче соравын бирде сорау алучы. – Мин аларның кемнәр икәнен күрмәдем. Мин өйгә кергәндә, алар үлек булып сәкедә ята иделәр. Дөресрәге, аларны карарга вакытым да булмады. Ишектән атлап керүгә, миңа пистолет терәделәр. – Кем сиңа пистолет белән янады һәм ни өчен? Сиңа ул кеше танышмы? – Әйе. Мин ул кешене эзләп сазлык күленә килдем. Аның исеме – Наил. Яңа гына иреккә чыгарылган кеше. Ул, кайтып керүгә, хатынының әнисен балта белән чабып үтермәкче булган. Наил, атып, мине яралады. Мине сазлыкка илтеп батырмакчы булган, ләкин, сукмактан барганда, ялгыш аягы таеп китеп, үзе сазлыкка батып үлә. – Әкиятең бик тә ышандырырлык. Әмма ләкин дәлилләр белән исбатларга кирәк. Мәсәлән, беренчесе, каян килгән аңа пистолет? Икенчесе, пистолеты булгач, ул аларны нигә атып кына үтермәгән, ә суйган? Өченчесе, нигә син исән каласың? Ә ул, сине батырасы кеше, үзе батып үлә. Бу сорауларга бернинди дә җавап юк. Менә шулай булгач синең әкиятең безнең өчен сабын куыгы белән бер. Син хәзер безгә үзеңнең кешеләр үтерүдәге гаебеңне тануың турында язасың, йә без сине «шундыйлар» камерасына җибәрәбез. Син бит үзең дә тикшерүче, алар синең ишеләрне бик тиз хәл итәләр. – Тикшерүче, көлемсерәп кенә, Мансурга чиста кәгазь белән ручка этеп куйды. – Мин сезгә артык берни дә әйтә алмыйм һәм берни дә язмыйм! – Мансур аңа куйган кәгазьне кире үзенә этте. – Нәрсә аның белән сүз көрәштереп утырырга? «Блатнойлар»га кунакка кертергә аны һәм безгә аның исән кирәген хаты хуҗасына кисәтеп куярга гына кирәк. Әзрәк аң бирерләр. Монда аның өчен төне буе утырыргамы? – диде арадан берсе ачулы караш белән. – Мин аның исән калуына ышанып бетә алмыйм. Шуның өчен ул бүген «одиночка»да кунсын, уйласын! Ә иртәгә, тагын шулай ялганлап утырса, күз күрер. – Сорау алучы Мансурга тагын бер кат ачулы караш ташлады да, конвой чакырып, аны илтеп ябарга кушты. * * * Светлана, Фирүзә белән күпме еллар дус булып йөрсә дә, аның эчке дөньясын бөтенләй дип әйтерлек белмәгән икән. Ахирәте бер чишелеп киткәч, ул аны туктатмады. Киресенчә, үзенең дә эч серләрен сөйләп куйды. Әйе шул, һәркемнең үзе өчен генә саклап йөргән серләре бар. Алар тышка бик сирәк очракларда гына төртеп чыгалар һәм сер хуҗасының күңеленә йә җиңеллек, йә бөтенләй авырлык өстиләр. Светлана Фирүзәне җәлләп тә куйды. Күпме еллар үзенең яратуын эчендә саклап йөреп, хәзер инде аңышкач кына тагын күп елларга аерылышырга туры килсә, нишләр инде ул. Ә үзе! Менә хәзер ничек булып бетәр бит әле алдагы тормышы. Адел Заринага аңлата алырмы? Кызы аны кичерерме? Ә