Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН vk.ru/club223866279 56. Светлана әкренләп тынычланды. Калтыравы бетеп, сулышы да тигезләште. «Адел дөрес әйтә, Заринага вакыт бирергә кирәк. Ә хәзер кисәк кенә әнисенең килеп чыгуы аның әле пыяла кебек чиста күңеленә чүкеч белән суккан кебек булгандыр. Аңлар кызым! Аңламаса? Ул вакытта минем Адел белән тормышым булмаячак! Алай гына да түгел, Маринамны да югалтырга мөмкин. Миңа үземнең генә җансыз кичерешләремнең чәчәк атуы кирәкми. Миңа тулы гаилә бәхете кирәк!» Светлана, уйларыннан арынып, башын күтәрде. Аның күз төпләренә тагын да җыерчыклар утырып, йөзе агарып калган. Иреннәрендә күгәрек төс сизелә иде. – Адел, син мине вокзалга илтеп куй! Бүген мин Зарина белән очраша алмыйм. Син әйтмешли, аңа вакыт бирергә кирәк. Ул аңлар! Шул вакытта мине, синең сүзләреңне тыңлап кына араларыбызны суытканыбыз өчен, бәлки, кичерер. Әгәр кичермәсә, минем сине яратуым яландагы ялгыз учак булып кына калачак! – Светлана, куллары белән Аделнең муеныннан кочып, маңгаеннан үбеп алды. Шул көнне үк кичке поезд белән Казанга кайтырга булды. Алган бүләген кызына тапшырырга кушты һәм, башка берни дә әйтмичә, вокзалга китте. * * * Фирүзә, хастаханәдән чыккач, кабат Мансурның җитәкчесе янына керде. Аңа Мансур белән очрашуы һәм аның белән булып узган вакыйгалар турында сөйләде. Сүзенең ахырында Габидуллин энесенең кеше үтерүдә гаепләнүен күрсәтүче документлар барлыгын әйтте. – Иван Васильевич, миңа хәзер нишләргә? Документларны, яшерелгән урыныннан алып, ул әйткән кешегә илтеп бирергәме? Киңәш итегез! – диде Фирүзә. Иван Васильевич Фирүзәнең сөйләвеннән соң, урыныннан торып, ишекле-түрле йөренеп алды. – Фирүзә Борһановна, сез минем өчен күп нәрсәләр әйттегез. Безгә хәзер, беренче чиратта, Мансурны гаепләнүдән коткарырга кирәк. Моның өчен, Наилнең үле гәүдәсен табып, чынлап та анда өченче кешенең булганлыгын исбатларга кирәк. Бу эшкә Мансурны коткарган кеше ярдәм итәргә тиеш. Безгә хәзер шул кешене табарга кирәк. Мин хәзер үзебезнең элемтә буенча ул кешене эзләп карыйм, ә син иртәгә безгә кереп чык. Мин сиңа аның адресын бирермен, һәм син, аны барып күреп, ул турыда белешерсең. Килештек! – дип, Иван Васильевич аңа кулын бирде. – Иван Васильевич, тизрәк белешергә тырышыгыз инде. Мансурны бүген үк алып китәргә мөмкиннәр. Ә бит әле аның бөтенләй дип әйтерлек хәле дә юк, – диде Фирүзә, саубуллашып. Урамга чыккач, Фирүзә кибетләренә сугылырга уйлады. Аның бөтен күңеле актарылып, үзен кая куярга белмәде. Башка вакытларда Нәфисә каршы алып, аңа ничектер җиңел була иде. Ә бүген кибеттә яшь кенә кибетче иде. Чиста гына киенгән, кулында да эш уйнап кына тора. Ә менә кеше белән аралашуы Фирүзәгә ошамады. Ул үзен өстен тота һәм алучыларга кырыс кына җавап бирә, «Яшьләр шул, үзләрен өстен тоталар», – дип уйлап куйды ул. Аннан нәрсәләр җитешмәгәнен сорап, бернинди дә кимчелекләрен күрсәтмичә, кибеттән чыгып, ресторанда Светлананы күрергә уйлады. Светлана үзенең кабинетында ниндидер отчётлар карап утыра иде. Ишектә Фирүзә күренүгә, урыныннан торып, аңа атлады. – Фирүзә! Бөтенләй югалттым инде мин сине. Сиңа өелгән яңалыклар бер вагонлык булгандыр, – дип, ул аны кочаклап алды. Ләкин Светлана моңсу иде. – Нәрсә булды, Светлана? Синең күзләреңдә яшь! – Фирүзә аны биленнән кочаклап алды. – Ресторанда шулай бетеренерлек берәр нәрсә булмагандыр бит? – Юк, ресторанда нәрсә булсын?! Андагы кешеләрнең кайгысы – күңел ачу. Минем күңелдә – борчу. Их, Фирүзә, нишләргә миңа? Акылым җитми. Зарина мине күке белән тиңләде. «Минем әнием – әбием, сезне белмим дә», – ди. Мин борылдым да кире кайтып киттем. Менә хәзер көн дә Заринаның, мине кичереп, үзенә чакыруын көтәм. Кичермәсә, белмим нишләрмен! Баламны, белә торып, ана назыннан мәхрүм иттем. Миңа, Аделдән читләшсәм дә, балам өчен көрәшергә кирәк булган. Менә хәзер Адел, үзенең ялгышын аңлап, мине кичерүен сорады. Ә кызым аны аңлый аламы? Ул бит әле бала гына. Әби белән ананы чагыштырып буламы соң! Аның үпкәләве үзенчә дөрес тә!