Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 63. – Әйе шул! Кайчан да булса аңларлар. Ләкин безгә бүген билләрне чишмичә эшләргә туры килә. Ул хуҗалыкларны хәзер алырга кирәк! Бүгеннән, кредит алып, комплекс төзи башларга һәм, аларның язгы кыр эшләренә әзерлекләрен карап, эшкә тотынырга. Ә фермаларга бүгенге көндә тимәскә кирәктер. Алардагы дисциплинаны арттырып һәм ничек булдырып була, шулай технологияне үзгәртеп, продукция алуны дәвам итәсе булыр, – диде Фирүзә, Александр Петровичка киңәш иткәндәй, аның кырысланып калган йөзенә карап. Күз алдына үзләренә кушачак хуҗалыкның бүгенге авырлыклары килеп басты. Анда үзенә алдынгы карашлы, тырыш, яхшы ярдәмче табасы булыр дип уйлады ул... Иван Васильевич Фирүзә алып кайтып биргән документларны бик җентекләп карап чыкты. Алар ике папкада иде. Мансур берсен прокуратурага, теге ябылган эшләрне кабат ачар өчен әзерләгән. Икенче документта Габидуллиннан акча алганга распискасы бар. Ул, акчаларны теге ике гаиләгә бүлеп биргәч, алардан үзенә распискалар алган. Иван Васильевич ул распискаларны алып, үзенең папкасына куйды. Һәм Мансур әзерләгәнен Казанга Гавриловка җибәрде. Ә икенче папканы распискалары белән бергә адвокатка бирде. Озакламый Мансурга суд булды. Прокурор үзенең гаепләү актында Мансурның, җинаятьчеләр белән сөйләшүгә кереп, үзенең эш урыныннан файдаланып, зур күләмдә акча алганы һәм шушы башкарган эше белән закон каршында җинаять кылганы өчен, судта җавап биреп, җәзасын алырга тиешлеген әйтте. Мансур суд каршында гаебен таныды һәм башка алай эшләмәячәген белдерде. – Миңа ревизорның кызы һәм аның хатыны кызганыч иде. Нәрсә өчен алар шушындый авыр заманда бер ярдәмсез калырга тиешләр? Нәрсә белән алар шушы Габидуллиннар каршында гаепле? Һәм шулай ук яңа гына укып чыккан яшь тикшерүченең авыру әнисе. Нигә алар, байлыкка омтылган кешеләрнең корбаны булып, авыр язмыш кочагына эләгергә тиешләр? Менә шундый уйлар мине шушы җинаятьне эшләргә мәҗбүр итте, – дип сүзен бетерде Мансур. Адвокат үзенең чыгышында Мансурның сүзләренә игътибар бирергә чакырды. – Чынлап та, нигә бу ике гаилә, бернинди гаепсезгә җинаять корбаннары булып, авыр язмыш кулына тапшырылырга тиеш? Аларның да бит башкалар кебек тулы матди байлыкта яшиселәре килә. Бәлки, яшәрләр иде дә, әгәр аларның гаилә терәкләрен үтермәгән булсалар. Менә шуның өчен дә Мансур, аларны җәлләп, шушы юлга бара. Чөнки закон буенча андый нәрсә каралмаган. Мансурның ул кешеләргә биргән акчаларның распискалары бар, һәм алар судка чакырылдылар, – диде адвокат. Сүзенең ахырында ул судтан Мансурның үз гаебен тануын, башка вакытта беркайчан да алай эшләмәскә сүз бирүен исәпкә алып, аны суд залыннан иреккә чыгаруларын сорады. Кыска гына тәнәфестән соң суд, үзенең карарын чыгарып, Мансурның иреккә чыгарылуын, әмма башка беркайчан да тикшерүче булып эшли алмаячагын игълан итте... Фирүзә өйдәгеләргә Мансур белән нәрсә булганын белгертмәде. Малае сораганда: «Әтиең командировкада!» – дип кенә җавап бирде. Менә тагын йөрәк тетрәндереп каршы алу. «Кайчан бетә бу язмыш белән уйнаулар? Инде ничә еллар бер-беребезне аңламыйча йөрдек. Инде аңлашкач, тагын бер-беребездән югалабыз! Алда тагын ниләр көтә? Юк, язмыш җиле белән уйнамаска кирәк! Безгә, Ходаем, гел бергә булырга кирәктер!» Кисәк кенә аның күңелендә, әгәр Мансурны шул зонага директор итеп билгеләсәк, дигән уй туды. «Белмәгәнен укыр һәм өйрәнер! Икебезгә бер эш булыр. Кичен әкрен генә әйтермен», – дип уйлап куйды Фирүзә судьяның карарыннан соң. Ул, йөгереп барып, Мансурны кочаклап алды. – Мансурым минем! Ходаебыз безгә тагын нинди газаплар язган икән? – дип, ул аның кочагында тынып калды. Озакламый аларны Мансур өчен дулкынланып утырган кешеләр чорнап алып, аны иреккә чыгуы белән котлый башладылар. Мансур барысына да рәхмәтен әйтте. Менә бүген дуслары булышмаса, ул күп елларга утырачак иде. * * *