– Исәнме, Фирүзә! – дип, кул биреп күреште ул аның белән. – Әниең ни хәлдә? Хәзер инде ...
– Исәнме, Фирүзә! – дип, кул биреп күреште ул аның белән. – Әниең ни хәлдә? Хәзер инде әзрәк кенә булса да өй тирәсендә йөри аламы? Малаең үсеп җиткәндер инде! – Александр Петрович, Фирүзәгә бер-бер артлы сораулар яудырып, урынына барып утырды. – Бик әйбәт! Ходаема шөкер! Әни дә хәзер өй тирәсендә йөргәләп тора. Менә Мансурны гына утыртып куймасалар ярар иде инде. Аның хәлләре бик хәтәр! – диде Фирүзә ямансу гына. – Кеше җәлләп, тикшерүче булып эшләп булмый шул. – Анысы дөрес! Закон тирәсендә эшләгән кешегә закон киртә шул инде. Фирүзә, сине чакыруымның сәбәбен күптән түгел генә аңлаткан идем инде. Син шул вакыт эчендә нәрсә дә булса уйлагансыңдыр дип беләм. – Александр Петрович үткен карашы белән Фирүзәгә карады. – Әйе, уйладым инде мин ул турыда. Миңа бүгенге көндә сөт производствосын икеләтә арттырырга кирәк. Чөнки Италиядә безнең сыр продукциясе зур кызыксыну тудырган һәм күп кенә фирмалар аларны сатып алырга контракт төзергә телиләр. Ә зур контрактка безнең мөмкинлегебез юк. Менә шуңа күрә дә сезнең тәкъдимегез минем өчен бик кызыклы. Ләкин шул ягы да бар. Бүгенге көндә минем иркен генә йөри торган акчам да юк. Барысы да кредит капларга китеп бара. Аннан тагын салымнар була! Аның салымнары кирәк тә инде. Ә менә кредитына килгәндә, авыл хуҗалыгында зур комплексларга дәүләт хисабыннан процентсыз кредит бирсеннәр иде. Чөнки дәүләт, авыл хуҗалыгын алып бару өчен, бик зур күләмдә акча бүлә. Ә ул акчалар, вак-төяк фермерларга бүленеп, бернинди дә эффект бирмичә, сазлыкка батып кала. Александр Петрович, менә сезнең күз алдыгызда. Зур комплексларда, бөтен яңа технологияне кулланып, кеше өчен җиңел хезмәт белән зур продукция алырга була. Халык эшкә вахта автобуслары белән йөри. Аның төгәл вакыты бар. Эшкә һәм үзенә! Әгәр кирәк булса, тагын өстәмә үз малын тотсын. Ә фермер хуҗалыклары нинди технологияләр кертәләр? Фермер үзе гомере буе бер таңнан икенчесенә тикле бил бөгә. Хәзер инде балаларын шулай эшләтмәкче була. Юк инде! Хәзер яшьләр телевизор карый. Аларның андый авыр эшкә билләрен бөктерергә бик кыен. Шуңа да тизрәк авылдан чыгып качарга гына уйлыйлар. Яшьләрсез авыл бетүгә генә бара. Мин бу турыда үземнең бизнес-планымда күрсәтеп үткән идем. Ул чагында Авыл хуҗалыгы министрлыгында синең бизнес-планың кызыксыну тудырды һәм шулай эшләп карыйбыз, диделәр. Ә нәрсә?! Бернәрсә дә түгел! Бернинди дә кызыксыну юк! Ничек барган, шулай миллиардлаган акча сазга батып бара! – Фирүзә сөйләвеннән туктап калды. Аннан, җиңел генә сулап: – Һәркемнең үз арбасы инде! – дип әйтеп куйды, Александр Петровичка карап. – Шулай шул! Менә сиңа бирергә теләгән хуҗалыклар, аларның терлекчелек фермалары механикалаштыру буенча үзгәртеп эшләнделәр. Бер фермада әллә ничә торак, һәрберсенең үзенчәлеге һәм үзе чыгымнары бар. Аннан соң, һәр ферманың үзенең бригадасы. Шулай ук аның мехмастерское, уртакул белгечләре; кыскасы, санап китсәң, алынган продукциянең бәясе чыгымнарны капларга да җитми. Бөтенесеннән дә бертөрле продукция алуны ул чәчелгән фермаларда берничек тә көйләп булмый. Чөнки һәр фермада чын азык әзерләүне, торакларда маллар өчен кирәк булган микроклимат тудыруны, шулай ук сөт һәм үрчем алып, аны үстерүне цехлар системасында берничек тә оештырып булмый. Шулай итеп, аларның югары бәягә алган маллары үз бәяләрен каплый алмыйча юкка чыкты. Ә син, Фирүзә Борһановна, башыннан ук эшеңне зур технологияләргә көйләп җибәрдең. Хәзерге заманда, элекке бабайлар системасы белән эшләп, югары күрсәткечләргә үрелеп булмаганын, һәм сазга күпме балчык өстәсәң дә, аның саз булып каласын кайчан да булса аңларлар дип уйлыйм! – Александр Петрович авыр гына көрсенеп куйды. Әллә үзенең бу мәсьәләләр буенча көчсезлеген сизепме, әллә инде хөкүмәтебезнең авыл халкы тормышын һаман да тирәннән аңламавына пошынып куйдымы, аның чыраенда эчке кичерешләренең киеренкелеге чагылып китте. (Дәвамы бар.)