Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 60. ...Озакламый Мансурны сорау алырга чакырдылар. Шул ук кешеләр. Шул ук сораулар. «Кайчан гаебеңне танып, нәрсә булганын әйбәтләп язасың?» Мансур аларга нәрсә булганын һәм нәрсәләр күргәнен гел элеккечә үк сөйләп бирде. Бу сөйләү, аларча булмаганга, тагын ачуларын кабартты. Берсе аңа резин таяк белән сугарга маташкан иде, ләкин икенчесе, ярамый, дип, аның кулыннан тотып калды. Берәр сәгать төрле сораулар биреп азаплаганнан соң, икенче камерага яптылар. Анда дүрт кеше карта уйный иде. Ул, килеп керүгә, алар белән исәнләште. Берсе дә аңа каршы җавап бирмәде. Аларның күңелләре картада иде. Мансур ишек төбендә әзрәк басып торды да бер буш тапчанга килеп утырды. Озакламый алар, партияләрен уйнап бетереп, башларын Мансурга таба бордылар. Араларыннан берсе: – Кемнән рөхсәт сорап, ул урынга утырдың әле син? – диде. – Мин сезнең белән исәнләштем, беркем дә җавап бирмәде. Менә килдем дә утырдым, – диде Мансур утырган килеш. – Димәк, без карта уйнаганбыз. Ә без карта уйнаганда, монда тычкан да кыштырдамаска тиеш. Кыштырдаса, отылган кеше аны тотып алып, тереләй кабып йотарга тиеш. Син беренче адымнарың белән үк мондагы тәртипне боздың! Шуңа күрә ул нишләргә тиеш? – дип, картада отылган кешегә карады. – Ул безнең күңел тынычлыгын бозган икән, димәк, күңелне күтәрергә тиеш! – Бик дөрес! Хәзер ул анадан тума чишенә, һәм син, аңа атланып, менә шушы камчы белән аның кабыргаларын саныйсың. Ә ул, син санаган саен, ишәк булып кычкыра. Син ничек тизрәк саныйсың, ул да сиңа өлгереп, кычкырып куярга тиеш. Өлгермәсә, йокламасын өчен, син шпораларың белән корсагына тибеп куясың. Бөтенегезгә дә аңлашылгандыр! Мин барысын да ашыкмыйча гына аңлаттым. Ну, музыкант, алга! – диде теге кеше, аякларын җайлап утырып. Тегесе, чөйдә эленеп торган кыска гына резин шланганы алып, Мансур янына килеп басты. Мансур, моның нәрсә белән бетәчәген аңлап, аларга буйсынмаска уйлады. Әкрен генә сугышырга уңайсызлаячак курткасын салды. Аннан күлмәге белән чалбарын салып куйды. Менә хәзер ул, ничә еллар спортзалда өйрәнүеңне күрсәт дип, бөтен күкрәге белән тирән итеп сулады, аннан теге кешенең шлангасын тартып алды һәм аны, күтәреп, өстәлгә таба ыргытты. Теге кеше, бөтен камераны дыңгырдатып, идәнгә барып төште. Башта әмер биргәне хата хуҗасы, ахры. Ул кабат: – Музыкант! – дип кычкыруга, тегесе сикереп торды да, кабахәт сүзләр белән сүгенеп, Мансурга сикерде. Мансур аны, килгән худка эләктереп алып, яңадан уртага ыргытты. Ул башы белән төште, ахры, урыныннан да кузгалмады. – Кара әле, син шулай оста сугыша беләсеңмени?! – диде хата хуҗасы. Аннан, икенчесенә борылып: – Күрсәтегез әле шул ментка ничек сугышканнарын! – дип, аларны куллары белән Мансурга таба этеп җибәрде. Ярый әле берсе алданрак килеп җитте. Ул, муены белән башы арасындагы ноктасына шлангасы белән сугып, аңын югалттырды. Ә өченчесе белән Мансурга хәйран гына тарткалашырга туры килде. Анысы кайчандыр бокс белән шөгыльләнгән булгандыр, бер дә тикмәгә генә сугарга тырышмый. Мансур да үзенең көчен артык сарыф итмәскә тырышты. Монда ринг түгел, вакыт билгеләнмәгән. Шуның өчен, ашыкмый гына аны уенга тартып, үзенә кирәкле мизгелне көтте. Теге кеше дә шул ук уйда иде, ахры. Ә хата хуҗасына боларның сугышын карап утыру бигрәк тә ошады. Ул, ике кулын күкрәгенә бөгәрләп, рәхәтләнеп карап утыра. Күпмедер вакыт үткәч, Мансур, хәле бетә башлаганын сизеп, һөҗүмне ясарга кирәклеген аңлады. Ул, аның бөтен якларын өйрәнеп, монда хәйләсез берни дә эшләп булмаганлыгын төшенде. Сакланып кына, төрле техника кулланып, авырттырып суга башлады. Теге кеше дә аңа әйбәт кенә сугарга тырышып карарга кереште. Ләкин Мансур сакланырга өлгерде. Бу аның түземлеген бетерде һәм Мансурга бер-бер артлы кизәнә башлады. Мансурга шул гына кирәк иде. Ул кеше хәзер, мавыгып, үзен саклануда ялгышлык эшләргә тиеш. Һәм шулай булды да. Бер мизгелдә Мансур, аягына сикереп, аны тигезлегеннән чыгарды һәм бер секунд эчендә аның куллары ачылып китте. Ул шул вакытта, барлык көчен җыеп, аның маңгаена