котылдың. Борһан кая барсын инде, сиңа өйләнде. Ә мин яратмаган ирем белән торып калдым...
котылдың. Борһан кая барсын инде, сиңа өйләнде. Ә мин яратмаган ирем белән торып калдым. Шунысы аяныч булмады, ул мине бик каты яратты. Шуңа күрә дә тормышта мин ул исән чагында бернинди дә авырлык күрмәдем. Бернишләп тә булмый инде. Ярар, Ходаем шулай язгандыр! – Нишлисең инде, Бибинур?! Мин бит Борһанга тагылмадым. Ул бит үзе мине яраткан! Ярар инде, авыр туфрагы җиңел булсын! Әйдә, Бибинур, мәрхүмнәребез рухына дога кылып алыйк әле, – дип, Әсмабикә, кулын иреннәренә якын китереп, эчтән генә дога укый башлады. Бибинурның күзләре тагын дымланып алды. Аңа Әсмабикә кызганыч иде. Ничек бер учы белән дога кыла. Ул, догасын укып бетереп, урыныннан торды. Аннан чәйнеген алып, плитәгә кайнатырга куйды. – Син, Әсмабикә, юкка гына минем янга кермәдең инде. Кемне кемне, мин сине яхшы беләм. Син беләм дигән нәрсәне бөтенләй белмисең! Әйт турыдан-туры, нәрсә булды? – Әйе, Бибинур, син мине яхшы беләсең! Мин беләм дигән нәрсәнең «б» хәрефен дә белмим. Мин сиңа бер киңәш белән кергән идем! Киңәш дигәч тә, киңәш тә түгел инде ул. Дөресрәге, якын итеп! Минем дә синең кебек киңәш итәрлек беркемем дә юк. Бик яхшы аңлыйм. Син Фирүзәне үзеңнең кызың кебек күрәсең. Юк, мин көнләшмим! Менә шушы соңгы көннәрдә аларның аралары бозылып китте, ахры. Мансур Фирүзәдән читләшә башлаган кебек. Араларына берәрсе кердеме, әллә инде нахак сүзләр ишеттерделәрме? Менә шул турыда син берәр нәрсә ишетмәдең микән дигән идем. – Әсмабикәнең инде җыерчык басып бетергән бите, күз төпләре сизелмәслек кенә тартышып куйды. Бибинур Әсмабикәдән мондый сүзләрне көтмәгән иде. Ул аларны пар күгәрченнәр кебек күрде. Әсмабикәнең Фирүзәләр турында шулай әйтүе аның һушын алды. Булырга мөмкин түгел! Әллә ул да аларны, артык яратып, чүптән чүмәлә күрәме? – Син нәрсә сөйлисең, Әсмабикә! Алар арасында бернинди дә аңлашылмаучылык булмаска тиеш! Кеше сүзенә карарга алар бит бала-чага түгел. – Әй Бибинур! Аларның холыклары икесенеке дә ай-яй. Берсе бик көнче һәм тиз үпкәли, ә берсе артык горур. Бу очракта әз генә начар сүз дә аларның икесен ике якка ыргыта ала. Борһан да мине кичерә алмады. Ә бит мин гаепле түгел идем. Минем гаебем вакытында минем белән булып узган вакыйганы аңа сөйләп бирмәүдә булды. Хәер, ул да дөрес булгандыр! Мин дә, бәлки, шулай эшләгән булыр идем. Нишлисең инде, язмыш булгандыр. Менә хәзер Фирүзәнең тормышын минем язмышка дучар итмәскә иде. Ярдәм ит миңа, Бибинур! – Ул исән кулы белән яшьләнгән күзләрен сөртеп куйды. – Кайчандыр колак очыма «Фирүзә Николай белән чуала икән» дигән сүз ишетелеп киткән иде. Аның Николае да «Фирүзәгә өйләнәм» дип йөргән. Ә хәзер инде Николайның кызы үсеп килә. Алар Люсясы белән гел бергә. Монда, Әсмабикә, боларны кемдер алма корты кебек бутый. Әле теге очның Мәчтүрәсен күргән идем. Нәзирәләрнең күршесе бит. Нәзирә шәһәргә барган һәм, Мансур очрап, аңа утырып кайткан. «Үзе туктатып утыртты, шунда сөйләшеп кайттык, – дигән. – Мансур, мин гаепле түгел, мин үз эшемне генә башкардым, законы аның шундый, закон бозучыны гаеплиләр, ә менә шул законны бозарга ярдәм итүчеләр кырыйда кала», – дигән. Нәзирә бөтен гаепне Фирүзәгә сылтый. Ул аны шундый эшкә дучар итте дип, Мәчтүрәгә сөйләгән. Ә бәлки, аралары бозылсын дип, ул аңа шул Николай турында да сөйләгәндер. – Белмим инде, Бибинур! Фирүзә: «Николай бик булыша, мин ансыз ике кулсыз», – ди. Әллә араларында берәр нәрсә бармы икән?! Нәрсә булса да, Ходайның үзенә тапшырдык инде! – Әсмабикә, уйга чумып кына, үзенә ясалган чәйне эчеп куйды да өенә чыгарга җыена башлады. – Рәхмәт сиңа, Бибинур, чәең өчен дә, сөйләгән сүзләрең өчен дә! Үзең дә кергәләп утыр! Мин, дөньяга чыкмагач, берни дә белмим. Хет миңа син сөйләрсең! – диде Әсмабикә, ишеккә таба атлап. Теге төнге яңгырдан соң көннәр бөтенләй ачылып китте. Язгы кояш, җәйгенеке кебек бөтен көчен биреп, җирне җылыта башлады. Арыш уҗымнары күзгә күренеп күтәрелеп китте. Күпьеллык үлән басулары тырмадан соң, үзләренең сылулыкларын күрсәткәндәй, ерактан ук рәт араларын ялтыраткан. Тырма узган басулар тигезләнеп, кояш астында пешеп,