Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН vk.ru/club223866279 68. Фирүзә йокыдан уянганда, Мансур өйдән чыгып киткән иде. Аш бүлмәсендә әнисе нидер әзерләп йөри. – Әни, Мансур чыгып киттеме инде? Әллә ашап та тормадымы? Кичә кич тә ул бернәрсә ашамады. Нәрсә булган аңа? – «Ашыгам, ашап тормыйм, эштә ашармын әле», – диде ул, чыгып киткәндә. – Нәрсә булган аңа? Ул минем янда йоклаганда да үзенә икенче одеял алган. Әллә миннән чирканамы?! Тикмәгә түгел инде бу! Тагын берәрсе нәрсә булса да сөйләгәнме? – Фирүзә, өстенә халат та кимичә, әнисе янына килеп утырды. Аның инде җыерчаклана башлаган күз төпләре тагын да тирәнрәк җыерчыклар белән уелган. Ул аптыраган карашы белән әнисенә текәлде. Гүя хәзер әнисе аның бөтен сорауларына җавап бирәчәк! – Кызым, бу тикмәгә түгел! Эшеңдә көнләшерлек берәр вакыйга булмагандыр бит? Ул бик тә үпкәләүчән. Уеннан уймак чыгармагансыңдыр бит? Кызым, бик сак бул! Чөнки син һәрбер кешенең күз алдында торасың. Әз генә кыек хәл, халык телендә син булачаксың! – Әсмабикә кызының иңенә үзенең исән кулын куйды. – Әни, нинди хәл булырга мөмкин?! Мин шулхәтле акылсызмы әллә? Нигәдер аңламыйм аны. Мәктәп елларында беләм кебек тоелды. Бездә бер-беребезгә мәхәббәт тә уянган кебек иде. Ә менә хәзер салкынлык уяна башладымы, белмим. – Фирүзә күзләрен тутырып әнисенә карады да әкрен генә йокы бүлмәсенә кереп киенә башлады. «Одеял! Каян ничек актарып алган әле ул аны? Димәк, аның минем белән йоклыйсы килмәгән! Килмәү генә түгел, мин аңа чирканчык булып тоелганмын. Теге вакытта ул миңа үзенең язуы белән чын кыяфәтен күрсәткән иде инде. Соңыннан аның Макар тавы янында кичергән ләззәте кебек вакыйгалары булмагандыр һәм ул шул чактагы мизгелләрне һәрвакыт искә алып, уйларында шулар белән яшәп, үзен мине ярата дип алданганмы әллә?» – Кызым, ашарга утыр әйдә! Әнә чәй дә ясап куйдым. Бик борчылма, аңлашырсыз әле! Әсмабикәнең күңеле тыныч түгел иде. «Бу яхшыга түгел! Болар арасында ни дә булса бар. Араларына берәрсе кердеме икән? Берәр гайбәт таратканнардыр әле. Ничек белешергә?» – дип уйлады ул. Кулы өзелгәннән бирле Әсмабикә кеше арасына бик чыгарга тырышмады. Чулак дип төртеп күрсәтерләр кебек тоелды. Кодагыена барса, ул да аларны бик өнәп бетерми. Фирүзә чәй эчәргә килеп утыргач, ул да аның янында бер чынаяк эчте. Аңа кызы кызганыч иде. Әле рәхәтләнеп тора гына башлаганнар иде, менә тагын томан. Юк, бу томанны таратырга кирәк! Әсмабикә, кызын эшкә озатып җибәргәч, Ильясны уятып, көчләп чәй эчертеп, мәктәпкә озатты. Аннан, кичә пешергән бөккәнен җылытып, күршесе Бибинурга кереп китте. Бибинур Әсмабикәне тәрәзәсеннән үк күрде. Исән кулы белән күкрәгенә кысып, тастымалга төреп нидер тоткан. Капканы ачканда, әйберсен капка төбендәге эскәмиягә куеп торды, ахры. Аннан, капканы ачып, кабаттан өй баскычына куеп торды, барып япты. Боларны күреп, Бибинурның күзләренә яшь килде. Ул тиз генә урыныннан торды да өйалды ишеген ачарга ашыкты. – Әй Ходаем, күрше кереп килә икән. Болай азапланганчы, кычкыралар аны. Йә, телефоннан гына әйткән булсаң, үзем чыгып каршы алган булыр идем. Әле, җитмәсә, кулыңа төенчек тә кыстыргансың, – дип, Бибинур, аңа ишек ачып, өйгә керергә булышты. – Исәнме, Бибинур! Ничек яшәп ятасың? Ходаем, күршеләр булып та, әле, җитмәсә, кайчандыр ахирәтләр булып та, бер-беребезнең хәлләрен белешеп тормыйбыз. Йә, әйдә бер дога кылып алыйк инде! – дип, икесе дә өстәл янындагы урындыкларга утырып, эчтән генә укып, дога кылып алдылар. – Менә кереп чыгыйм әле дип уйлаган идем. Кичә бөккән дә пешергән идем. Мәйтәм, кыз чагында мин пешергән бөккәннәрне ярата иде, алып керим әле, чәй эчәрбез дидем. – Әй Әсмабикә, картаябыз инде! Күңелнең генә бер дә картаясы килми. Тормыш ничек бар, шулай узды инде. Төрле чагы булды. Авыры да, җиңел чаклары да! Хәер, аны кем үлчәп торган инде. Ә менә яшь чаклар бер дә онытылмый шул. Ә мин сиңа гомерем буе үпкәләдем. Син мине, алдап, таллар арасына чакырдың. Ә анда инде Кәримуллага урлаттың. Син белә идең бит минем Борһанны яратканны. Шулай итеп, син үзеңнең көндәшеңнән