тәртиптә тоту һәм аш-су пешерү өчен хезмәткәр алдылар. Кызлары, бер-берсе белән дус бул...
тәртиптә тоту һәм аш-су пешерү өчен хезмәткәр алдылар. Кызлары, бер-берсе белән дус булып, эч серләрен бүлешеп, һәр эшләрен киңәшеп, бәхетләренә сөенеп бетә алмыйлар. Тормышындагы бу үзгәрешләрне күреп, Адел бик тә шат иде. Хәзер аның Светлана турында уйлаган элекке көнче уйлары артта калып, ул үзләренең бәхетләрен генә тойды. Фирүзә Светлана белән икесен туйларына шаһит итеп чакыргач, ул рәхәтләнеп риза булды. Чынлап та, юкка гына тыңламаган ул Светлананың сүзен, аның туган якларын килеп күрергә кирәк булган. Шәһәрчекләре өчкә бүленгән: шәһәр итәге, тау кырые белән тау сырты һәм тау өсте. Ә шәһәр кырыйлап аны зур сулы елга озата бара. Елга аръягында – кичке кояш баеганда алтын-кызгылт төстәге сулы күлләр белән чуарланган әрәмәләр. Шәһәрнең бар өлеше, күп катлы йортлардан торса да, яшеллек эчендә утыра. Гүя анда шәһәр түгел, ә тауга үзенең итәкләре белән төрле төсләргә буялган чапан ябылган. Аделне бигрәк тә кичке шәһәр, аның үзәк урамы сокландырды. Казанның Бауман урамы диярсең! Кешеләр парлашып йә бала-чагалары белән әкрен генә урам буйлап атлыйлар. Як-яклап иске матур архитектуралары белән, хәзерге буынга шәһәрнең тарихи иске формасын саклап калып, бүген инде кафе, кибетләргә әйләндерелгән биналар тезелешеп, рекламалары һәм тәмле аш-су исләре чыгарып, үзләренә тарта. Урам башындагы мәдәният сарае, аның каршында биеп торучы су фонтаны һәм төрле төстәге лампалар белән яктыртылган мәйданчыгы олы яшьтәге кешеләрне үзенә җыйган. Алар көндезге эссе һавадан соң кичке салкында рәхәтләнеп үзара әңгәмә коралар. Кайсылары шахмат, шашка уйный. Таудан түбән су буенда елга кырыйлап төрле аттракционнар, балалар мәйданчыклары урнашкан. Яшь парларны хисләндергән, үзләре генә атлап йөрүчеләрне сагышландырган җырчы су фонтаны, аңа төшкән төрле төстәге прожектор утлары астында гүя биеп, кешеләрнең күңеленә үтеп керә. Музыкасы белән җилкендереп, биергә чакырган яшьләр дискотекасы һәм җәйге концерт заллары, аргы почмакта бер-берләренең тавышларын басарга тырышып кычкыручы футбол, волейболчыларның көр тавышлары беркемне дә үзенә җәлеп итмичә калмыйдыр. Юкка гына Светлана үзләренең шәһәрчекләрендә җәйге турбаза оештырмаган икән, дип уйлап куйды Адел, боларны күреп. Гади генә шәһәрчек, күпме гүзәллек! Әйе, гүзәллекне күрә белеп, аны аңласаң һәм шуңа хыялый фантазияңне өстәсәң, аны тагын да күркәмрәк итәргә була шул. Адел Александр Петровичны якыннан белми иде әле. Ул аны Светлананың әтисе дип кенә белде. Ә менә хәзер, кичке шәһәрне әйләнеп кайткач, аңа карата ихтирамы артты. Соңгы еллардагы шәһәрнең мәдәни үзгәреше, беренче чиратта анда яшәүче халык өчен уңайлылыгы, чәчәкләргә күмелгән урамнарның ял итүчеләрнең күңелләрен күтәрергә барлык мөмкинлекләр булуы белән аерылып тора. Күзең белән күрә һәм күңелең белән сизә генә бел. Сәгать саен мәчетләрдән азан әйтелүе һәм аңа чиркәү чаңнарының кушылуы мондагы халыкның үз дине белән горурлануы булып яңгырый. Урам буйлап үткәндә, татар, рус, чирмеш, чуваш сүзләре һәм арларның бер-берләре белән сөйләшүләре ишетелеп куя. Алар барысы да, кирәк икән, татар һәм рус телләрендә бер-берләре белән аралаша алалар. Александр Петрович районындагы халыкларны тигез күреп, аларның милли мәдәниятләренең саклануына һәм үсешенә ярдәм итеп, район мәдәният йортында төрле милли чаралар оештырта. Үзе христиан динендә булуына карамастан, мөселман динен ихтирам итеп, шәһәрнең төрле почмакларында мәчетләр салдырган. Дине булган халыкның тарихы бар, тарихы булган халыкның киләчәгенә ышанычы һәм өмете бар! Менә шуңа күрә дә безнең Россия, үз төбәкләрендәге милли халыкларны берләштереп, аларның милли традицияләренә хөрмәт белән карау нигезендә, бер-берләре белән низагсыз яши дә инде, дип уйлады Адел эченнән генә. – Александр Петрович, мин хәзер аңладым инде Светлананы. Анда сезнең характер! Үз алдына куйган максатына барыбер ирешә. Аның барлык эшләгән эшләре халык өчен. Ул да, сезнең кебек, һәрнәрсәне алдан күрә белә. Мин бүген сезнең шәһәрегезне күреп шаккаттым. Нинди матурлык! Ул күренешләрне күреп, күңел ял итә. Ул үзәк ял