– Котлыйм! Сиңа да яңалык. Мин дә бәбигә уздым! Икесе дә беркөнне тумаслар бит?
– Котлыйм! Сиңа да яңалык. Мин дә бәбигә уздым! Икесе дә беркөнне тумаслар бит? – Кайчан тусалар да, алар – безнеке! – диде Нәфисә, кырыс кына. Ул Фирүзәнең нәрсә әйткәнен бик яхшы аңлады. – Ярар, Фирүзә, мин киттем, алайса, Мансурны озак көттерәбез. Син миңа ачу тотма инде! Бәхетле булыгыз! – дип, Нәфисә үзен көтеп утырган бәләкәй Нәфисәсе белән Фаиле янына китеп барды. «Бичара Нәфисә! Әллә чынлап та Мансурны яратып өлгергән инде? Юк, алай булырга мөмкин түгел! Ул үзенең күңелендә ялгыша гына. Әгәр Фаилен чынлап яратмаган булса, ул барыбер җәлләп кенә аларны үзенә алмаган булыр иде. Юк, нәрсәгә буталам әле мин бу Нәфисә белән? Алар арасында берәр нәрсә булса да, бу тойгылар буталышы гына булырга тиеш!» – дип уйлады Фирүзә. Ул Адел белән сөйләшеп торучы Мансуры янына китте. – Нәрсә сөйләшәләр болар, кәләшнең берүзен калдырып! – Фирүзә, арттан килеп, Мансурны кочаклап алды. – Менә ничек Светлана белән буталып йөрүебез турында сөйли идем, – диде Адел Фирүзәнең соравына каршы. – Сезнең дә тормышыгыз безнеке кебек булмасын инде. Нәрсә өчен диген?! Шул юләрлек белән көнләшү аркасында чүт кенә гаиләбезне юкка чыгармадык. Рәхмәт инде Светланага, миңа булган көчле мәхәббәте аркасында, үзендә көч табып, мине акылга китерде. – Әйе, Светлана көчле хатын! Ул минем тормышымда иң беренче терәгем булды. Без аның белән бер кеше булып уйлыйбыз, һәм безнең арада эшебезгә карата уртак тел хөкем сөрә. – Фирүзә Аделгә ягымлы гына карап куйды. Юк, Адел инде икенче! Инде ул хәзер элекке тәкәббергә һәм үзен өстенрәк тота торган кешегә охшамаган. Инде, Ходаем, бер-берләрен аңышмыйча йөрмәсеннәр иде! – дип уйлады ул бу минутларда. Алар сөйләшеп торган арада, яннарына, кызларын һәм Ильясны ияртеп, Светлана килеп җитте. – Туй көнендә нинди базар? Бүген рәхәтләнеп күңел ачарга кирәк! Ә сез җыелыш җыеп ниндидер планнар корасызмы? Әле бигрәк тә минсез, кәләшнең ышанычлы кешесеннән башка! – Светлана килә килешкә Аделнең култыгыннан эләктереп алды. Аның күтәренке күңеллелеге күзләреннән нур сибеп елтырый иде. – Әни, син бүген бигрәк күркәм! Минем сине болай кызларча, юк, туй күлмәге белән генә түгел, ә кызларча нәфис киенгәнеңне күргәнем юк иде әле. Син минем әнием, дөньяда иң матур хатын-кызларның берсе! Без әтием белән сине бик тә яратабыз һәм синең белән горурланабыз! Шулай бит, әтием! – Ильяс, әтисе белән әнисенең араларына кереп, аларны кочаклап үбеп алды. Алар янына Марина белән Зарина килеп басты. – Фирүзә апа, без Ильяс белән таныштык! Ул да сигезенче сыйныфка күчкән икән. Моннан соң без аның белән аралашачакбыз. Ул безнең чын дустыбыз булачак, шулай бит, Зарина! – Марина, сеңлесенә борылып, сүзләренең дөреслегенә аннан җавап көтте. – Әйе, апаем! Ул миңа шундый ошады. Ул безнең сыйныф малайлары кебек түгел, ә бөтенләй икенче. Ягымлы! – Зарина, үз әйткәннәренә оялыпмы, апасына елыша төште. – Сез Ильяс белән туганнар кебек! Чөнки сез бер үк сәгатьтә бер үк бала табу йортында дөньяга килдегез. Беренче көнне бер үк ана сөтен имдегез, – дип, Фирүзә Маринаны кочаклап, аркасыннан сөеп куйды. Аннан соң Фирүзә әнисе утырган өстәл янына килде. – Әни, хәер, сез хәзер өчегез дә минем әниләрем! – дип дәште ул әнисе белән бергә утырган Бибинур апасына һәм Мансурның әнисенә. – Бу туй әле сезнең балаларыгыз каршында беренче туегыз! Шуңа күрә рәхәтләнеп ял итегез! Без Мансур белән әз генә утырабыз да китәрбез. Ә сез, әниләрем, туй кунакларын Светлана белән бергә озатырсыз инде. – Борчылма, кызым! Светлананы да борчыма. Аның да Аделе белән Заринасы әле монда беренче мәртәбә бугай. Рәхәтләнеп ял итсеннәр. Ә без монда, үзең әйтмешли, өчәү! Ничек тә озатырбыз. Беркем дә үпкәләмәс! Бүген сезнең көн. – Әсмабикә, кызын кочаклап, ике битеннән үбеп куйды. – Барыгыз бар, борчылмагыз! Фирүзә, әнисенә рәхмәт әйтеп, Светланалар янына килде. – Сез, Светлана, Адел, үпкәләмәгез инде! Без Мансур белән сезне калдырып китәрбез дигән идек. Яшьлегебездә беренче тапкыр ничек таң каршылаганны искә төшерәсе килә.