Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 8. Икенче тапкыр әнисенең хәлен белергә кергән көнне Әсмабикә кичке савымга кадәр анда булды. Әнисенең җыелган керләрен юды, аз булса да дип, бәрәңгесен өйде. Кичкә үзенең дежур икәнен онытып та җибәргән. Борһан гына борчылмаса ярар иде инде. Чөнки ул аның бүген дежур икәнен белми. Андый көнне алар бөтен җәйләүдәге тәртипкә җавап бирәләр иде. Савым беткәч, көтүчеләр сыерларны төнгелеккә алып чыгып киттеләр. Галия апасы белән Әсмабикә аппаратлар бүлмәсен җыештырып чыгардылар. Аннан, чишмәгә төшеп, суытырга куйган бидондагы сөтләрне болгатып менделәр. – Әзрәк тәртип урнашты бугай. Син, Әсмабикә, чишмә суы алып мен, ә мин шул арада үзебезнең бүлмәдә тиз генә идәнне юып чыгарам, – дип, Галия апасы бүлмә җыештырырга тотынды. Әсмабикә, чиләк алып, җәйләү янындагы чишмәгә китте. Кояш инде тау өстендәге урман артына кереп баеган һәм, менә мин монда качтым дигәндәй, ул тирәдәге офыкны үзенең куе кызыл-сары нурлары белән балкыткан. Ә җиргә караңгылык күләгәсен җәеп килә. Көн буе эссе кояш астында яткан җир һәм андагы тереклек, кичке рәхәт дымлы салкынлыкка күмелеп, сулыш алырга җыена. Әсмабикәнең өстендә эш вакытында шәрә тәненә кигән халат кына. Кичке салкынлык иңә башлаган бу һава аңа үзен бик тиз сиздерде. Ул аның бөтен гәүдәсен калтырата башлады. Туңа башлавын сизеп, адымнарын тизләтте. Аның уенда тиз генә су алырга да, чәй куеп, Галия апасы белән әнисенең күчтәнәченнән авыз итеп рәхәтләнеп чәй эчәргә һәм тизрәк йокларга ятарга иде. Бүген арыткан да. Әнисендә күпме бәрәңге өйде, монда савымнан соң күпме эшләделәр. Борһан белән туачак бәбиләре шатлыгын уртаклашачагы турында уйлап бара иде, артында аяк тавышы ишетеп, борылып карарга да өлгерә алмады, кемдер аның башына капчык киертеп күтәреп алды һәм, сукмак кырыендагы вак таллар арасына алып кереп, җиргә салды. Әсмабикә күпме генә чәбәләнеп караса да, берни дә булдыра алмады. Капчык аның сулышын кысты һәм өстәвенә, ул кеше аңа кычкырырга ирек бирмичә, йөзе белән авызын каплады. Хатын әкренләп хәлсезләнеп калды. Ул тәнендә кемнеңдер салкын кулларын һәм йөзендә авыр мышнаган, сасы тәмәке исенә буталган кайнар сулышын тойды. Бу ис аның күңелен болгатып, укшыта башлады һәм эченнән актарылып килгәне, тышка чыга алмыйча, авыз эчләрен, сулыш юлларын тутырып, аңын югалттырды. Йөзен каплаган капчыкны салдырып алып, юл кырыенда аунап яткан чиләктән түгелеп бетмәгән салкын суны койгач кына аңына килде Әсмабикә. Башта берни дә аңламады, күзләрен ачканда, үзе яныннан китеп баручы кешенең гәүдәсен шәйләде. «Ярар, Әсмабикә, без синең белән квита! Бу хәлләрне Борһанга сөйләмәссең дип уйлыйм. Сөйләсәң, ул сине үтерәчәк, ә миңа барыбер. Минем хыялым инде тормышка ашты!» дигән сүзләр колагында яңгырап калды. Бу – Гали иде. Ул аны тавышыннан таныды. Әсмабикә көч-хәл белән торды да, буш чиләген алып, буага китте. Атларга да хәле юк дип әйтерлек иде. Көчкә сөйрәлеп килеп, текәрәк яр кырыена утырды. Аның башында нинди генә уйлар котырмады. Бу мәсхәрәне ничек Борһанга әйтергә, әйтмәсәң, икейөзле булып ничек яшәргә? Ул аны гафу итмәячәк, үтерәчәк. Ул белгәнче, әллә хәзер үк шушы ярдан сикерергәме? Сикерсә, судан чыгарга хәле юклыгын аңлый иде. Икенче көнне, аның үле гәүдәсен табып, нәрсә булганын барыбер аңлаячаклар. Әнисе бу мәсхәрәне күтәрә алмаячак. Җитмәсә, әнисенең «Син, кызым, авырлы бит!» дигән сүзләре исенә төште. Ул әни булачак! Бу уй аны тетрәндереп куйды. Шул минутта, башына яшен суккандай булып, «Бу дөньяга килергә җыенып яралган җан иясенең монда нинди гаебе бар? Син булачак әни тойгыларын шушы хайван хисләрен генә тойган адәм затларына алыштырасыңмыни?» дигән уй килеп, бөтен зиһенен яндырып узды. Әсмабикә туачак нарасые хакына бүген аның белән булган вакыйганы күңеленнән бөтенләйгә сызып ташларга уйлады. Нәрсә булса шул булыр, алга таба тормыш үзе күрсәтер әле, дип, урыныннан акрын гына торып чишенде дә, тездән генә суга кереп, чәчләреннән кала бөтен җирен әйбәтләп юып төшерде. Ул бүлмәгә кергәндә, Галия апасы чәйнектә калган су белән кайнатып,