Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН vk.ru/club223866279 73. (Ахыры.) Мансур, Фирүзә белән киңәшләшеп, туйларын Светлананың ресторанында уздырырга булдылар. Казаннан артистлар чакырып, туйны алар алып барырга тиешләр. Язылышуны да мәҗлескә җыелган кунаклар каршында оештырачаклар. Әсмабикә белән Мансурның әнисе Гайшәбикә, гореф-гадәт буенча башта киленне өйгә төшереп, аннан туен ресторанда уздырырсыз, дип әйтеп караганнар иде, кая ул, риза булмадылар. «Без инде егет белән кыз түгел!» – дип кенә җавап бирделәр. Ике анага балаларына бәхет теләргә генә калды. Билгеләнгән вакытка кунаклар килеп беткән иде инде. Кияү белән кәләш кенә күренмәде. Менә залда кисәк кенә музыка туктады, һәм бер-ике минуттан оркестр уйнап җибәрде. Шул ук минутта директор бүлмәсенең ишеге ачылып китеп, аннан Марина белән Зарина кулларына алган роза чәчәкләрен алдан сибеп барып, алар артыннан ак ефәк фата һәм озын итәкле ак ефәк күлмәкле кәләш белән ак күлмәк, кара костюм кигән кияү күренде. Килгән кунаклар шым булып, карашларын өйләнешүче парга юнәлттеләр. Алар, башларын горур тотып, язылышуны теркәүче каршына килеп бастылар. Ике яктан теркәүнең шаһитлары булган Светлана белән Адел, Фирүзәнең әтисе урынына чакырылган Александр Петрович, әниләре Әсмабикә, Гайшәбикә һәм Бибинур бәхетле гаиләне уратып алды. Нәфисә туйга килмәскә, кеше бәхетенә кызыгып карап утырмаска дип уйлаган иде дә, фикереннән кире кайтты. Нәрсә булса да, алар бит сердәшләр! Туйга килмичә калу аның өчен хыянәт булыр иде. Ә аның бәхетенә өлешкә керүе хыялындагы адашу гына булып калачак. Фирүзә ул турыда белә һәм ул аннан көнләшми дә. Бәлки, ул Мансурын тагын да ярата төшкәндер һәм үзенең мәхәббәтенең ничек тирәнлеген аңлагандыр. Ишектән залга атлаган Фирүзәне күреп, Нәфисәнең күзләренә яшь килде. Ул, күзләре белән Фирүзәгә текәлеп, сихерләнеп калды. Чем-кара чәчләр, ак фата астыннан аерылып, иңнәренә таралган. Көлеп торган алсу иреннәр, шатлыклы кара күзләре аның кояшта каралып кара-кучкыл төскә кергән йөзләрен тагын да чибәр итеп күрсәтә. «Юкка Мансур инде ничә еллар оныта алмый йөрмәгән икән!» – дип уйлады Нәфисә эченнән генә. Ә Мансур! Ул да шундый искиткеч! Ничек аны яратмыйсың. Ул инде соңгы очрашуда ялгышканын аңлады! Теге вакытта юкка ул аңа очрашырга ризалыгын бирмәде. Аның Фаиленә биргән антына тугры каласы килде. Нишлисең инде, белеп булмый шул язмышның кая борыласын. Ярар, барыбер үкенечкә калмаячак! Аның бәләкәй Мансуры күкрәге астында! Бәхетләре булсын инде, дип юрады Нәфисә, аларга сокланып. Кияү белән кәләш алдагы тормышта бер-берләренә тугрылыклы булып аяк атларга ризалыкларына кул куюга, музыка яңгырады, һәм аларга таба котлау сүзләре ява башлады. Беренче булып Александр Петрович сүз алды: – Кызым Фирүзә һәм Мансур! Сезне, йөрәкләрегезне бергә кушып, тормышыгызда килеп чыккан авырлыкларны бергә җиңәргә ризалык бирүегезгә мин бик шат һәм, сезне чын күңелемнән котлап, ак бәхетләр телим! – Аның сүзләрен дәррәү күтәреп алып, төрле яктан котлау сүзләре яудыра башладылар. Бер-ике минуттан мәҗлес аны алып барырга тиешле Казан артистлары карамагына күчте. Җыр, музыка, кызыклы уеннар туйда утыручыларны үзләренә суырып алды. Бүген Фирүзә бик бәхетле иде. Менә аның ничә еллар сагышланып йөргән елларына нокта куелды. Менә хәзер ул үзенең Мансурын, беркемнән дә оялмыйча, рәхәтләнеп кочаклап үбә, аңа сыенып, үзенең терәген тоя ала. Бүген ул үзен мәктәпнең чыгарылыш кичәсендәге кыз кебек хис итте. – Фирүзәкәем, моннан соң мин сине беркемгә дә кыерсыттырмам һәм синең бәхетең өчен тормышымны бүләк итәргә ризамын! – дип пышылдады Мансурның иреннәре. Инде туй мәҗлесе ахырга якынлашып барганда, алып баручы тамада бер-ике минутка тынлык сорады. – Кадерле кунаклар, сезнең арадан Фирүзә белән Мансурның якын дусты Салих исемле егет сүз сорый, әйдәгез, аның якын дусларына әйтәсе теләкләрен тыңлыйк әле! – диде. Салих, микрофонны кулына алып, Фирүзә белән Мансурга таба атлады.