туганнарына ияреп китеп барды.
туганнарына ияреп китеп барды. Шаһинур белəн Миңсылу арасы акрынлап җылына төште, ə кызлары тугач, бу хакта оныткандай булдылар. Əй, кендек əбисе Шаһинурның кулына яңа туган бəбине тоттыргач, аның нинди бəхетле минутлар кичергəнен күрсəгез! Дүрт ел буе утлы фронт юлларын кичеп, исəн-имин əйлəнеп кайтуның нинди зур бəхет булуын нəкъ əлеге минутларда татыды ул. Менə бит җирне ямьлəп тагын бер җан яралды, аның кызы туды! Куанычтан бераз башы əйлəнеп киткəн Шаһинур баланы иплəп кенə əнкəсе күкрəгенə салды да, икесен дə кочаклап алды. Аның күзлəреннəн яшь ага иде. Миңсылу да, баладан авыррак котылса да, елмаерга тырышып, иренең аркасыннан сыйпады. Əлеге куанычлы көннəрдə иңнəренə канат үскəндəй дəртлəнеп йөрсə дə, читтə тагын бер сабые туарга мөмкин икəне исенə төшеп, йөрəге чəнчеп куя шул Шаһинурның, нигəдер гел генə бəхетенең бер чите китек булуы җанын əрнетə. Гаилəгə яңа мəшəкать өстəлде, əмма Миңсылу өйдə бала карап кына утырырга телəмəде. Телəсə дə булмас иде, ул дəверлəрдə, яшь балаң бар дип, колхоз эшеннəн бушату юк иде шул. Җəй булса, бала бишеген бəлəкəй кул арбасына ныгытасың да, аны тартып басу эшенə йөрисең, кыш булса, балаңны өстеннəн биклəп китəсең. Миңсылу, ярый, күрше əбинең төрлечə күңелен күреп, кызы янында торып торырга күндерде. Өстəвенə, колхоз эшенə йөрү белəн бергə икенче шөгыль дə тапты, аның төрмəдə өйрəнеп кайткан һөнəре бик тə ярап куйды. Уйлаштылар да, Шаһинур базарга барып, тотылган булса да тегү машинасы алып кайтты, һəм ул авылдашларына кием-салым тегə башлады. Кибеттə сугыштан соңгы җитмəүчелек, өс киеме аз гына кайта, халык мохтаҗлык кичерə. Шулай итеп, кем каян азрак материал таба, тектерү өчен Миңсылуга йөгереп килə. Төне-көне эшлəсəң дə эш җитəрлек. Берсен дə кире бормый ул, теккəн өчен хак та сорамый, кешелəрдə акча юклыгын белеп тора ич. Шулай да кем маен, сөтен, йомыркасын, бер дə булмаса, бер-ике килодай онын күтəреп килə, кем яңадан бəхиллəтермен дип китə. Əнə шулай җəйлəрен басу эшенə йөрсə, кышларын машина янына утырып гомер итте Миңсылу. Кибетлəр кием-салымга баегач та кешелəр килеп торды, кайсы алган киемен кыскарттыра, кайсы тарайта, дигəндəй. ____________ Өнəр (диал.) – һөнəр. (Дәвамы бар.)