Кеше хакы (повесть)
Кеше хакы (повесть) Гөлфинə СƏЛИМОВА 5. Герман җирендə алты елга якын хезмəт иткəн Сабир армия тормышына тəмам күнекте инде. Үзеңне чит илдə итеп тою бер яклап мавыктыргыч кебек булса да, икенче яктан фашистларга булган нəфрəт ничектер күңелне айкый да тора. Ни генə булмасын, солдат буйсынырга, үзенең хəрби бурычын төгəл үтəргə тиеш. Шулай да кайвакыт сагынудан эчлəре өзелеп куя, туган якларына кош булып очар иде, мəгəр канатлары гына юк. Сагынып торырга да вакыты юк болай, җае чыккан саен техника тирəсендə уралырга тырыша ул. Командир да егетнең чырышлыгын сизеп калгач, сүз əйтми, кайвакыт хуплап та куя əле. Хəзер инде машинасын да, танкны да йөртергə ярыйсы ук өйрəнде. Бары тик көттереп кенə, сирəк кенə хатлар килгəндə авыл кабат искə төшеп, əти-əнисен сагыну хисе кабат яңарып, йөрəге сызланып куя. Анда бары да үзгəргəндер инде, хəлбуки, ул үзе дə танымаслык булып үзгəрде шул. Озын буйлы, киң күкрəкле, типсə тимер өзəрдəй ныклы ир-егет булып җитеште, əти-əнисе танымый да торыр əле. Их, авылга кайтса, белер иде нишлəргə, я тракторга, я машинага утырып, басу гөрлəтеп эшлəр, мул итеп иген үстерер иде. Теге вакыттагыча ике уч чүпле арышка кызыкмас, машинасы белəн эшлəп алыр əле ашлыкны. Əнисенең хатларыннан аңлашылуынча, хезмəт көненə халыкка ашлык күп кенə бүленə икəн, əнисе гел икмəк пешердем дип, кызыктырып яза бит. Шундый уй-хыяллар белəн йөргəндə, ниһаять, Сабирга һəм тагын берничə солдатка армия хезмəтен тəмамлап, өйлəренə кайтырга җыена башларга куштылар. Солдатның ни инде, җыена дип, аңа хəзер кайтып китəргə дисəлəр дə, озак көттерəсе түгел. Сабир да поезд белəн еракка, кайтыр юлга чыкты... Мəскəүгə җиткəч, əнилəренə телеграмма суккан иде, ул авылга барып җиткəндерме, юкмы, һəрхəлдə, үз якларындагы станциядə аны көтеп торган кеше күренмəде. Ярый, монда җиткəч, кайтып җиттек дигəн сүз инде, солдатның аягы җəяү йөрергə өйрəнгəн, шулай да ягулык-майлау материаллары ташучы машинаның йөреп торуы аның өчен бик кулай булды, ул авылга тиз үк кайтып җитте. Уйнап үскəн яшел чирəмле урам башына керү белəн йөрəге күкрəгеннəн чыгардай булып тибə башлады, күңеленə аңлатып булмастай дулкынлану хисе тулды. Бераз атлауга бер төркем малай-шалай очрагач, сөенеп куйды, үзенең балачагына əйлəнеп кайткандай булды. Солдат киемендəге егетне күргəч, малайларда да кызыксыну туды, ахры. – Абый, сез кемгə килəсезме, кайтасызмы? – дип ярып салды арадан берсе. – Мин, үскəнем, Шаһинур белəн Миңсылу улы булам, белəсезме шул кешелəрне? – диде Сабир, елмаешып торган малайларның арасына кереп, һəм һəркайсының аркасыннан сөеп алды. – Ник белмəскə таяклы Шаһинур абыйны, белəбез, йөгердек сөенче алырга, малайлар! – дип торып та чапты алар. Миңсылуның күңеле нигəдер урынында түгел бүген, инде яхшы хəбəр ишетергə булсын. Сабирдан да соңгы вакытта хəбəр юк. Ире кайтуына дип бəрəңге əрчеп куйды да тавыклары янына чыгып китте. Йомыркаларын вакытында җыеп алмасаң, кайсыдыр тавыгы ашарга гына тора, хəерсез. Ишегалдына чыгу белəн күтəрмəгə баскан килеш ындыр ягына күз ташлады, əнə бəрəңгелəр шау чəчкəдə, уңышы əйбəт булыр, мөгаен. Җəй əйбəт килде быел, яңгыры да вакытында яуды, кояшлы көннəре дə күп булды. Лапас түбəсенə кайтарып өелгəн печəнне генə кара инде, күзлəрне сөендереп тора ич. Авыл халкы бердəм тотынгач, колхозга да мулдан чабып өйделəр, халыкка да өлеш чыкты. Мал асрарга була, димəк. Соң, авылда яшəп мал тотмагач, ни ямь булсын ди? Маллы дөнья – котлы дөнья инде ул. Өй алдындагы бакчага былтыр көз Шаһинур дүртесенə атап дүрт алмагач утырткан иде, хəтта һəрберсенə исемнəрен дə кушып куйды, алар да тамыр җибəреп, тернəклəнеп килə. Менə бит нинди ямьле дөнья, яшəргə дə яшəргə əле, уллары гына исəн-сау əйлəнеп кайтсын! Шулай уйланып торганда, урам якта шаулашкан бала-чага тавышын ишетеп, сагаеп калды. "Мин сөенче алам!", "Юк. Мин беренче əйтəм!" дигəн сүзлəрне ишетеп, капкага таба бара башлаган иде, капка ачылып, аннан берничə малайның башы күренде. Алар бөтенесе берьюлы: