Кеше хакы (повесть)
Кеше хакы (повесть) Гөлфинə СƏЛИМОВА 6. Иртəнге савым вакытында бригадир Касыйм терлекчелəрне клубка килергə кушып, бүген колхозның гомум җыелышы булачагын хəбəр итте. Шаһинур да кайту белəн өйдəгелəргə шул хакта җиткерде. Сабир җыелышның ни өчен уздырылуын чамалый иде. Армиядəн кайтканда колхозда ул утырып эшлəрдəй техника булмагач, район үзəгендəге машина-трактор мастерскоена урнашкан иде. Соңгы вакытта МТСларны үзгəртү, техниканы колхозларга таратып бирү хакында сөйлəнə башладылар. Ниһаять, бу сүз гамəлгə аша, күрəсең. Егет сөенеп тə куйды, əллə кайда йөреп эшлəгəнче, үз авылларында, əти-əнисе янында яшəячəк бит ул. Сабирның МТСка эшкə килүе кадрларга кытлык кичергəн оешма өчен зур табыш булды, нинди техникага утырса да, эшли алуын белгəч, җитəкчелəр бигрəк куанды. Сугыш чорында хатын-кызлар иярлəгəн трактор һəм автомашиналарга ир-егетлəрнең утырып эшлəве əйбəтрəк бит инде. Апалар һəм кызлар бəби үстерсен дə ирлəрен карасын. Армиядə Сабир комсомол сафларына алынган иде, əле егетнең көч-дəрте ташып торган вакыты. Шул рəвешле җиң сызганып эшлəп йөргəн көне. Тик бер əйбер исеннəн чыкмый, теге вакытта ике уч чүпле арыш өчен əнисеннəн аерып, əллə кайда балалар колониясенə җибəрелүе, анда җəфа чигүе торып-торып төшенə кереп, йөрəген əрнетə дə тора. Колхоз җыелышына халык бердəм килде. Колхоз рəисе Ислам Зəйниев җыелышны ачып, сүзне район үзəгеннəн килгəн вəкилгə бирде. Райком вəкиле Гаян Исламов авыл хуҗалыгын үстерү буенча бурычларга җентекле тукталып, МТСларны үзгəртеп коруның максатын аңлатты. Колхозларга таратып бирелəчəк техниканы сакчыл файдалану, җитештерүчəнле эшлəтү кирəклеген кисəтте. Вəкилне башта тыныч кына тыңлап утырган халык бераздан корт күче кебек гөжли башлады. Төрле яктан сораулар яуды. – Колхозларга ярымкырылып беткəн техника таратып, аңа кем җавап бирəчəк? – Техниканы бүгенге көндə кая куеп сакларбыз? – Кадрлар каян алырга? – Кайчан яңа машина, тракторлар кайтыр? Председатель Зəйниев өстəл шакып, халыкны тынычланырга, сорауны берəмлəп кенə бирергə чакырса да, үзара кычкырып фикер алышу шактый дəвам итте. Райком вəкиле тагын торып басырга мəҗбүр булды. – Иптəшлəр, менə басуларны яхшылап эшкəртсəк, мул уңыш үстереп алсак, хөкүмəткə күбрəк ашлык тапшыруны тəэмин итсəк, техникасы да, башкасы да булыр. Хəзер заводлар аякка басып килə, куəтлерəк тракторлар, автомашиналар җитештерү өстендə эшлəнə. Моның өчен бераз сабыр итəргə кирəк, – диде ул, залны тынычландырырга телəп. Көтə инде авыл, сабыр итəргə өйрəнгəн бит инде җир кешесе. Җыелыштан соң күп тə үтмəде, колхозга ике "НАТИ", "С-80" тракторы, бер комбайн, бер "ЗИС" автомашинасы кайтты. Моңа кадəр тракторда эшлəп йөргəн Сабирга машина тиде. Моңа инде Шаһинур белəн Миңсылу сөенеп бетə алмады. Менə бит гаилəдə эшче көче артты. Кызлары Таңсылу да үсеп килə. Абыйсын бигрəк ярата инде, аннан башка табынга ашарга да утырмый. Сабир да аны үзенə тиң итеп, шаяртырга гына тора. МТСтан колхозга тигəн полуторканы ("ЗИС"ны шулай дип йөртəлəр) алып кайткач, менə мəш килəлəр инде. Беткəн генə машинаны техника төсенə кертү өчен Сабир əллə кайлардан запас частьлəр юллап, бергə хезмəт иткəн егетлəре аша яшел буяу табып, машинасын өр-яңа итеп төзəтеп куйды. Сабирның осталыгына авыл халкы сокланып бетə алмый инде. Бигрəк тə бала-чаганы машина яныннан җибəреп булмый. "Сабир абый, кайчан машинаңа утыртып йөртəсең?" – дип, теңкəсенə тиеп бетəлəр. Ə Таңсылу абыйсы өчен шундый горур, кемгə тия əле андый абый. "Менə машинаның буявы кибеп бетсен дə, əллə кайлардан йөртеп кайтарырмын барыгызны да", – ди, Сабир, бала-чагаларның күңелен күрергə тырышып. Əмма бу куаныч озакка бармады. Кичтəн барысы да үз урынында кебек иде, төн уртасында шатыр-шотыр килгəн тавышка уянып китсəлəр, өй эчен яп-якты итеп ялкын шəүлəсе тутырган, капка төбендə калган машинаны ут ялмаган. Сабир йокларга нинди киемнəн ятса, шулай урамга чыгып йөгерде. Дөрлəп янган машинаны күрүгə Миңсылуның башыннан "Тагын минем улымны гаеплəрлəр микəн?" дигəн уй сызылып үтте. Шул секундта сул як калак астыннан нидер ачыттырып чəнчеп