һəм гомерлеккə шул һөнəрне үз итте.
һəм гомерлеккə шул һөнəрне үз итте. Тыныч тормышның кадерен белгəн халык сугыш җимереклəрен төзəтү, колхозны аякка бастыру өчен бергəлəп тырышкач, хəллəр уңайга үзгəрə, ипине туйганчы ашый башладылар, кешелəрнең битенə алсулык йөгерде, əмма тормыш җиңелдəн түгел иде əле. Типсə, тимер өзəрлек ир-егетлəрнең яу кырында ятып калуы, эшче көченең җитешмəве үзен сиздерə иде. Авырлык һаман күбесенчə хатын-кыз җилкəсенə төште. Алар тракторга да утырды, урман кисəргə дə йөрде, юл төзелешендə дə эшлəде, гомумəн, санап бетерерлек түгел. Акрынлап фермада да эш көйлəнə башлады. Агачтан тораклар төзү, мал азыгы хəзерлəүне җайга салу малларның баш санын арттырырга мөмкинлек бирде. Җəй көне куна-төнə ятып, авылның бөтен эшкə яраклы кешесе күңелле итеп болында печəн хəзерли, бозауларга юкə миллеге җыеп киптерə. Монысына яшүсмер балалар да кушыла. Юкə миллеге – инде яшь малларга менə дигəн витаминлы азык. Ул елларда шул рəвешчə удар хезмəт өчен дип, үзара социалистик ярыш башланып китте. Фидакарь хезмəт үрнəге күрсəтүчелəргə "Социалистик хезмəт ударнигы" дигəн мактаулы исем бирелде. Алар арасында һəр елны Сабир да булды. Өчəүлəп чəмлəнеп колхозда хезмəт салган гаилə тернəклəнə башлады. Миңсылу, Сабирның башындагы чал чəчлəренə ымлап: – Улым, яшең олыгаеп бара, өйлəнергə соңга калуың да бар, – диде кичке аш янында. – Үзем дə шул хакта уйланам да, кəлəш алып кайтырга өй бик кысан бит əле. – Сабир əнисенең бу хакта сүз башлавына шат иде. – И-и-и улым, эш өйдə генə булса, җае чыгар. Əнə авылда буш торган əллə ничə өй бар, берəрсендə яшəп торырсыз да аннары үзегезгə төзеп чыгарсыз, – диде, сүзгə кушылып, Шаһинур. Таңсылу, еларга җитешеп: – Абыем, син икенче өйгə китсəң, мин дə синнəн калмыйм, – диде. Барысы да көлешеп алдылар. – Əткəй, əнкəй, үземə өй төзегəнче биредə төп нигезне яңартырга иде минем исəп. – Беркөнне Касыйм абыең, көзен урман кисəргə бригада оештырырга кушалар, эшкə баручыларга бер өйлек бүрəнə бирелəчəк, дип сөйлəнеп торган иде, – диде Шаһинур, ишеткəн хəбəрен исенə төшереп. – Нигə, əткəй, аны əллə кайчан əйтмəдең, берсүзсез барачакмын, Касыйм абыйны бүген үк күреп, язылырга кирəк. – Ашыкма, улым, иртəгə сөйлəшерсең. Шулай итеп, Сабир ул кышны бер төркем авылдашлары белəн урман кисəргə китте. Бригадада ир-егетлəр белəн бергə хатын-кызлар да бар иде. Кыш буе салынган авыр хезмəттəн соң, яз көне елгалар боздан арчылгач, агачларны сал белəн агызып алып кайттылар. Чыннан да, өй тергезергə телəге булганнарга бер өйлек агач бүленде. Икенче елга өмə итеп бура күтəрделəр, агач ярып такта əзерлəделəр. Алдагы кышка Сабир тагын урман эшенə юлланды, анда инде аны бригадир итеп җибəрделəр. Ул елны алган агачлар мунча, сарай ише корылмаларга китте. Ул чорларда авылда төзү эшлəрен күмəклəп, өмə итеп башкару гадəткə керде. Күмəклəп тотынгач, авылның йөзе күзгə күренеп үзгəрə, яңара башлады, кешелəр йөзендə алга өмет белəн яшəү телəге көчəйде. Сугыш яраларыннан сызлана-сызлана яшəгəн Шаһинур гына соңгы вакытта бик биреште. "Җитəр инде сиңа", – дип, эштəн дə туктаттылар. Хəзер ферма да зурайды, мəшəкате дə күбəйде, дигəндəй, аңа инде яшь, көч-куəте ташып торган күршелəрен, Бибисараның улы Рəшитне мөдир итеп куйдылар. Егет тырыш булып чыкты, авырлык белəн булса да техникумда белем алып, мал белгечлегенə ия булды. Аңа мөдирлек бик ярап куйды, əнə дəртлəнеп эшлəп йөри, еш кына Шаһинур абыйсы янына хəл белергə дə кереп чыга, аның белəн киңəш-табыш итə. (Дәвамы бар.)