иде. Менə сиңа мə, ышанычлы ир диген! Ничек андый хыянəт юлына баскан ул? Рəсимə кай җи...
иде. Менə сиңа мə, ышанычлы ир диген! Ничек андый хыянəт юлына баскан ул? Рəсимə кай җире белəн артык Миңсылудан? Фермада бу хəллəрне кемнəр белə икəн? Нигə Миңсылуны берсе дə кисəтмəгəн? Сораулар, сораулар... Чигенə чыгарлык түгел. Авыр кичерешлəре тəэсир иттеме, күкрəк астында йөрəген кысып, нидер тибенеп куйды. Бəй... сабыена җан керде лəбаса! Əй Миңсылу, моңарчы түздең бит, хəзер дə түзəргə, дөньяга туасы сабыең хакына түзəргə тиешсең син! Бераздан кайтып кергəн Шаһинур хатынының сəкедə бөгəрлəнеп ятканын күреп, аптырап китте, сəке янына килеп тезлəнде. – Ни булды, əнкəсе, əллə чирлəп киттеңме? – диде ул, Миңсылуны үзенə таба борып салырга тырышып. Шунда аның күзлəрендəге рəнҗешне күреп, йөрəге чəнчеп куйды. – Мин барын да күрдем, аны яратасың икəн, бүгеннəн үк чыгып кит! – диде Миңсылу, тыныч булырга тырышып. – Син нəрсə? Мин ялгыш кына, үзе ялкытканга гына, əйдə күңеле булсын, дигəн идем... Ə мин сезне ташлап беркая да китмим, əйдə, эшне зурга җибəрмик, Миңсылу, син акыллы хатын бит, аңларга тиешсең. – Кеше алдында оятка калдырган ирне мин ничек аңлыйм соң? Башкача фермаңа аяк басасым юк! – Бəлки, миңа да эшне ташларгадыр? – Үзең белəсең. Шаһинур бераз идəндə таптанып торды да тышка чыгып китте. Ул төнне беренче тапкыр икесе ике урында йокладылар. Өйдə ямь бетте, ике арада салкынлык урнашты. Һəркем үзе нидер əзерлəп ашар булды. Миңсылу кайвакыт, Рəсимə белəн очрашып сөйлəшергəме əллə, дип уйласа да, үз-үзен түбəнсетүгə санап, тукталып калды, Шаһинур үзе хəл итсен дип, көтəргə булды. Түзеп өйрəнгəн инде Миңсылу, араларына кермəячəк. Бер караганда, шулай уйласа да, улының əтисе бит, Сабирының күңеле болай да яралы, армиядəн кайтуына əтисе өйдə булмаса, ничек кичерер, дип өзгəлəнеп тə куя тагын. Шаһинурга да авыр иде бу хəллəрдəн соң. Уеннан уймак, дигəндəй, эшнең тирəнгə кергəнен сизми калган икəн шул. Гаилəсенə бер дə хыянəт итəргə исəбе юк иде дə бит. Нишлəп Рəсимəнең юха теленə биреште соң əле? Адəм көлкесенə калырын ник уйламады икəн? Фронтовик диген инде. Салкын окопларда ятканда да, пуля яңгыры астында шуышканда да ирлек рухын сындырмады, улы белəн хатыны турындагы уйлар көч бирə иде бит, ə монда бер җилбəзəк алдында җебеп төште. Юк, булмый болай! Күреп тора ул Миңсылуның эчтəн сызганын, өстəвенə, авыры да зураеп бара, бала сəламəт булып туарга тиеш, борчылырга ярамый ич əни буласы кешегə. Миңсылу белəн, ə аныңчы кичке савымнан соң Рəсимə белəн утырып сөйлəшергə кирəк . Сөт үлчəү бүлмəсенə кергəн мөдирне: – Шаһинур абый, безнең балабыз булачак, – дип, канəгать елмаеп каршы алды Рəсимə. Шаһинур ярый авып китмəде, чак тотынып калды. Шушы гына җитмəгəн иде! – Нəрсə син, кызый, мин сиңа бала табарга куштыммы, нидер вəгъдə иттемме? Ярый, чын булса, берни эшлəп булмый, сабыйның гаебе юк. Баланы үстерергə ярдəмлəшермен, лəкин мин барыбер гаилəмне ташламыйм, – диде ул, хатынны өзгəлəп ташлардай чиккə җитеп. – Миннəн җиңел котылырга уйлыйсыңмы? Менə, явыз, минем җылы кочагымда рəхəт чикте дə, хəзер йөземə төкерə. Бала туу белəн өегезгə илтеп кертəчəкмен, таяклы шайтан! – диде Рəсимə, яшенə буылып, һəм хисап китабын идəнгə бəреп, чыгып йөгерде. Менə хəзер ныклап аңлашылды Шаһинурга, Рəсимəнең үз исəбе булган икəн бит. Вəсилəсе дə юкка уралмаган икəн бу тирəдə, димəк, болар бер сүздəн булган, аның гаилəсен таркатып туктарга уйлаган! Менə бөтен явызлыкларның очы кемгə барып тоташа! Вəсилə кулы уйнаган икəн бит! Миңсылуга хəлнең асылын бүген үк аңлатырга кирəк. Кич эштəн кайткач, алар арасында җитди сөйлəшү булды. "Башкача алай кабатлама яме, əткəсе", – диде Миңсылу, иренең сөйлəгəнен сабыр гына тыңлагач. Рəсимəнең баласы булачагы турындагы хəбəрне туганнары бик авыр кабул итте, аны тизрəк каядыр чыгарып җибəрү хəстəрен күрергə кирəк иде. Бераздан район үзəгендə яшəүче апасы белəн җизнəсе үзлəре янына чакырып алдылар да сөт заводына эшкə урнаштырдылар. Бераз эшлəгəч, гомум торактан бүлмə дə булды. Яшəргə урыны булгач, хатын тынычлана төште, авылга кайтып йөрмəскə тырышты. Моннан соң Вəсилə дə Урта Азия якларыннан кайткан