– Күрше, Миңсылу белəн улымның шундый бəхетсезлеккə таруы ничек булды, җентеклəп сөйлə ...
– Күрше, Миңсылу белəн улымның шундый бəхетсезлеккə таруы ничек булды, җентеклəп сөйлə əле, – диде ул, тизрəк төп сəбəпне белəсе килеп. – Вəсилə аркасында инде, тəмам каныкты бит шуларга. – Тəки үзенекен иткəн икəн... Мин фронтка киткəндə, киная белəн, кайтуыңа бүлəк əзерлəп куярмын, дигəн иде шул. – Бигрəк ни кыланганын белмəде инде, үзен əллə кем итеп яшəде. Əллə соң дим, сезнең арада нидер булган идеме? – Əйе, булган иде. Шуның үчен алган инде ул! Шаһинур белəн Вəсилə озак кына дуслашып йөргəннəр иде. Өйлəнешергə уйлагач, егетнең əти-əнисе каршы төште. Алар Вəсилəнең усаллык һəм кансызлык белəн дан казанган нəселдəн булуын аңлатып, улларын аңа өйлəнүдəн тыеп калды. Бу вакыйга эзсез генə үтмəде, аптырагач, Шаһинур читкə чыгып китте. Бер кайтуында күрше авылда яшəүче туганнары аны кунакка чакырып алды да, Миңсылу исемле кыз белəн таныштырды. Кыз ошамаслык түгел иде, озакка сузмый гына никах укытып, яшь кəлəшен дə шəһəргə алып китте. Тик Миңсылу каланы бер дə үз итə алмады, сугыш чыгар алдыннан гына, Шаһинурның əти-əнисе бер-бер артлы вафат булгач, төп йортка кайтып урнаштылар. Шаһинурга өмет баглаган Вəсилə өчен бер дə куанычлы күренеш түгел иде бу. Инде шактый вакыт үтсə дə, кыз һич тə тынычлана алмады, əти-əнисе дə Шаһинурны дошман күрде. Вəсилə исə эчтəн генə əлеге гаилəне таркату хакында уйлана иде, лəкин өлгерə алмый калды. Шаһинур Бөек Ватан сугышы башлангач, беренчелəрдəн булып фронтка китте, хатыны белəн улы бер яклаучысыз калды. Əмма Вəсилə шулай кыланыр дип башына да китермəде. Егет белəн кыз дуслашып йөреп ташлашу əллə ни зур яңалык түгел лə, хатынлыкка алып, аерып җибəрмəде бит аны, аннары "яратам" дип артык вəгъдəлəр дə биреп йөрмəде. Өйлəнəм диюе дə Вəсилəнең муенына асылынырга əзер торуыннан гына килеп чыккан иде. Уеннан уймак диярсең, менə бит ничек тирəнгə киткəн, хəзер күңеле булгандыр инде. Кызганыч, əле дə кияүгə чыга алмаган икəн. Шаһинур күңел хəсрəтен башта йорт-җирне бераз тəртипкə китерү белəн басарга тырышты. Ишегалдында чүпне чабып өйде, купкан такта-токтаны кадаклаштырды. Лəкин əллə ни майтарып булмый шул, ни акчасы, ни сатып алырга кирəк-ярагы юк. Башкалар да шул хəлдə, авыл искергəн, тузган, караңгы, күңелсез. Ярар, бераз түзəргə кала инде, иң мөһиме, илдə тынычлык урнашты, башкасы акрынлап җайга салыныр əле. Авыл кешесен менə шундый өмет, якты килəчəккə ышаныч яшəтə. Əнə бит күршесе Бибисара авылдан берничə хатын-кызны чакырып, өен юып, мичен аклап бирде. Хəзер ничек тə Миңсылуны төрмəдəн чыгару хəстəрен күрергə кирəк. Беркөнне милиция Сəхиповны очраткан иде. Анысы, Шаһинурны күргəч, бер агарды, бер кызарды. "Без фронтта кан койганда, син бичəлəрдəн үч алып яттыңмы? Булдыргансың!" – диде дə, Сəхиповның җавабын да көтми, култык таягына таянган килеш, аксаклый-аксаклый ары китте. Ике урыннан чəрдəклəнеп сынган сул аягын, бəхетенə каршы, яхшы хирургка элəгү генə саклап калган иде. Тик əле дə сихəтлəнеп бетə алмый, төннəр буе сызланып чыга. Даруы да юк инде аның, берəр дəва рəтен белүче əби-сəби булса, əйбəт булыр иде, əлегə анысын эзлəргə дə кəефе юк. Операциядəн соң кыскарак булып калган аяк белəн бөтенлəй таягын ташлый алмас, ахры, инвалидлыкны да гомерлеккə, диделəр бит. (Дәвамы бар.)