– Рəхмəт, сезгə, җаныкайларым, бу көнне күрермен димəгəн идем, рəхмəт, алдагы вакытта д...
– Рəхмəт, сезгə, җаныкайларым, бу көнне күрермен димəгəн идем, рəхмəт, алдагы вакытта да шулай бергə булып калыйк, – диде эчке бер инану белəн. – Булырбыз, җаным, булырбыз, тыныч тормышны яуладык, башкасы да булыр, – диде Шаһинур, аны иңеннəн кочып. – Əйе, Гитлерның үзен дөмектергəн егетлəр əле без, колхозны да аякка бастырырбыз, əйе бит, яшьти? – диде Касыйм эчке бер дəрт белəн. – Бердəм булсак, бар да булыр, яшьти, – дип, аның сүзлəрен җөплəде Шаһинур. Ирлəрнең сүзлəрен хатыннар да күтəреп алды. – Бибисара күршекəем, синең изгелеклəреңне мəңге онытасым юк, – диде Миңсылу, күршесенең төрмəгə хат язып, яшəүгə булган өметенə очкын өстəп торуы хакында сөйлəп. Шул рəвешле авылдагы хəллəр турында гəплəшеп, Шаһинур белəн Миңсылу бу кичне озак кына сөйлəшеп утырдылар. Төнне дə йокысыз диярлек үткəрделəр. Бер-берсен тансыклаганнар да кебек, əмма озак аерылып торгач, ниндидер ятсыну кебек хис тə барлыкка килгəн иде. Бигрəк тə Миңсылу, битенə, хəтта бөтен тəненə төрмə исе мəңге бетмəскə сеңгəндəй, ятсыну хисе кичерə иде. Бик телəсə дə, иренə елышудан кыенсынып, читтəрəк ятарга тырышты. Шаһинур теле белəн əйтмəсə дə, күңеле белəн аңлый иде хатынының нилəр кичергəнен, ярый, үтəр əле, бераз сабыр булырга кирəк, үзенең дə төнгə керсə, яраланган аягы туктаусыз сызлап чыга. – Син янымда булгач, аягым да тизрəк сихəтлəнер, – диде ул, хатынына өмет белəн карап. – Əлбəттə, җаным, төрле үлəннəр белəн дəваларбыз əле аны, – диде Миңсылу, аяктагы яраларны сак кына сыпырып. Менə шулай, мəхəббəт диңгезендə йөзмəсəлəр дə, бергə булуларын тою белəн дə бəхетле иде алар. Инде уллары Сабирны гына исəн-имин күрергə язсын. "Үзебезнеке үзебезгə ярап торыр", – дип, авып барган мунчаны кораштырдылар. Уллары Сабир армиядəн исəн йөреп кайтса, иң беренче мунча төзеп куярлар əле. Ара-тирə Бибисара күршелəре кереп, авылдагы яңалыкларны сөйлəп чыгып китə, əле бəрəңге, əле йомырка күтəреп керə. Беркөнне дə урманга шомырт җыярга барган да, кайту белəн кап-кара булып пешкəн татлы җимешен күтəреп кереп җиткəн. Бергəлəп, сөйлəшə-сөйлəшə чəй эчтелəр. "И ахирəткəем, гомер буе онытмабыз синең мондый яхшылыкларыңны", – дип озатты аны Миңсылу. Авыр чакта сине үз иткəн дуслар булмаса, тагын да читенрəк булыр иде бит. Бибисара күршесенең чырышлыгына шаклар ката. Башына нинди генə авырлыклар төшмəде инде аның да, əмма бирешми. Куш йөрəкледер бу, дип уйлап куя кайвакыт. Сугыш башланыр алдыннан гына өйлəренə ут чыгып, бирегə, Миңсылулар күршесенə бианаларыннан калган кечкенə иске өйгə күчеп килгəн иде. Бəхетсезлеккə каршы, аз гына тернəклəнə дə алмадылар, ире Ибраһим фронтка китте, Бибисара күпмедер вакыт үтүгə кара кəгазь алды. Өч бала белəн торып калды. Районнан сабыйларны балалар йортына алып китəргə килгəннəр иде дə, ул аларны бирмəде. Тырышып-тырмашып саклап калды балаларын. Хəзер əнə олы улы Рəшит əнисенең кул арасына ару гына керə башлады. Бибисара ахирəте белəн бергəлəп кабат элеккечə яшəргə өйрəнə Миңсылу, күршесенə бик рəхмəтле. Соңгы вакытта уллары Сабирдан да еш кына хат килеп тора, əти-əнисенең исəн-имин яшəп ятуына куанып бетə алмый, тизрəк үзе дə кайтып керсен иде дə. Əмма Германия җирендə тəртип урнаштырырга җибəрелгəн совет хəрби частьларын кайчанга кадəр тотулары билгесез. Сабир солдатка алынгач, фронтка элəкмəсə дə, хəзер Германия җирендə хезмəт итə. Хезмəтеннəн зарланмый, киресенчə, совет солдаты булуы белəн горурлык кичерə. Шаһинурга озаклап ял итəргə ирек бирмəделəр, бригадир булып эшлəргə тəкъдим иткəннəр иде дə, ризалашмады. Сызлануы кимесə дə, аягы һаман төзəлеп бетми. Ə бригадир кешегə көнозын аягөсте булырга кирəк. Анысына ризалашмагач, ферма мөдире итеп куйдылар. Ферма дигəне дə, ташка үлчим, картаеп беткəн утыз башлап сыердан, ярымҗимерек абзардан гыйбарəт. "Менə шул җимерек урында бервакыт гөрлəп торган ферма барлыкка китерербез əле!" – диде колхоз рəисе, үзе дə фронтовик Ислам Зəйниев, килəчəккə зур өметлəр баглап. – Ярый, быел хəл бераз аруга охшап тора, малларга саламы да, фуражы да, бераз печəне дə тупланган.