Кеше хакы (повесть)
Кеше хакы (повесть) Гөлфинə СƏЛИМОВА 3. "Гарипова, на выход!" – дигəч, Миңсылу куркып китте. Бер дə тəртип бозмады ич, нигə чакыралар икəн? Аны төрмə начальнигы кабинетына китерделəр. "Сезне ирегезнең җаваплылыгына куеп, вакытыннан алда иреккə чыгару хакында суд карары килде, менə монда имзагызны куегыз", – дип, начальник бер кəгазь сузгач, Миңсылу чак авып китмəде. Көчкə генə фамилиясен сызгалады да, диварга ябыша-ябыша ишеккə ыңгайлады. "Юлга билет һəм киемнəрне контроль пунктында бирерлəр. Башкача мондый бəлагə тарымагыз", – дип озатып калды аны начальник. Менə соры төрмə биналары артта калды, алда – ирекле тормыш, авыл! Анда аны ни көтə икəн? Шаһинуры ничек каршылар? Кайтуы хакында хəбəр дə итеп булмады, хат язарга соң иде. Хəзер Миңсылу элекке җебек авыл хатыны түгел инде, төрмə тормышы (əгəр тормыш дияргə яраса) аны шактый чыныктырды, күңеле катты, характеры кырысланды, кешелəргə ышанычы кимеде. Ярый, буласы булган инде, иң мөһиме, сугыш бетте, өйдə аны ире көтə. Инде телəге бер генə – ире Шаһинур белəн улы Сабир гына исəн булсын. Поезддан төшкəч, вокзалда авылдашлар күренмиме дип караштырып йөргəн иде дə, берсен дə очратмады. Йөз чакрымлап араны ничек үтəргə? Əй, Миңсылу, нигə аптырап калдың əле, мондый гына каршылыкларны җиңдеңмени син?! Аллаһы Тəгалə ярдəменнəн ташламасын. Тегендə чагында да төннəрдə йоклый алмаганда үзе белгəн догаларны кат-кат укып, Аллаһтан ярдəм сорап, ялвара иде. Юкка булмады ич, əле хөкем вакыты тулып бетмəсə дə, бүген ул – иректə. Авылга да кайтып җитəр əле шулай итеп. Чыннан да, кайда җəяүлəп, кайда ат туры килеп, бераз юлны йөк машинасында үтеп, икенче көн төш вакытында авылга якынлашты. Тау башына җиткəч, озак кына карап торды авыл ягына. Күңелен ничектер авыр да, дулкынландыргыч та бер хис чорнап алды. Аларның өе моннан күренми, күренсə, Шаһинурына кул изəр иде, ул инде, əлбəттə, каршы килер иде. Иии... хыялланды ди берəү, каян танысын соң тау башындагы кешене Шаһинур? Ярый, акрынлап кына, ындыр артлап кына кайтып керсен əле, ире аптырап торсын. Шул арада үзенə таба таудан бер атлы арба менгəнен күреп алды. Башта бер-берсен танымый тордылар, аннары кочаклашып күрештелəр. – Ай, яхшы булган! Яшьтидəн үзем сөенче алыйм əле. Сөйлəнгəн иде шул, Миңсылуны иреккə чыгарту артыннан йөрим дип, менə əйбəт булган, – дип тезеп китте Касыйм. Аңлады Миңсылу: ире ярдəм иткəн икəн бит аңа! Касыйм атын кирегə борды да, аңа арбага җайлап утырырга ярдəмлəште. Шунда гына Миңсылу үзенең шулкадəр алҗыган булуын тойды. "Чаптырып кына кайтарып җиткерим əле үзеңне, яшьти аптырап торсын. Без бит фронтовиклар, бер-беребезгə иңебезне куярга тиеш", – дип сөйлəнде дилбегəсен кагып Касыйм. Капка төбенə ат килеп туктауга, ишегалдында таякка таянып нидер эшлəп йөргəн Шаһинур, күңеле сизгəндəй, капкага таба атлады. "Сөенче, яшьти!" – дип эндəште Касыйм. "Шаһинур!" – дип эндəшергə телəде Миңсылу да, лəкин артык дулкынлануданмы, тавышы үзеннəн ары китмəде. Капка баганасы буйлап җиргə шуып төшеп барган хатынын Шаһинур култык астыннан күтəреп торгызып, кочагына алды. – Я инде, син өйдə бит, җаным, барысы да əйбəт булыр, Аллаһы кушса, – диде ул, хатынының башыннан, аркасыннан сыйпап. – Ярый, яшьти, мин киттем, кич кунакка килегез, – диде Касыйм, атын кузгатып. Ə Миңсылу сүзсез генə сулкылдап елый иде. Шаһинур хатынын култыклап өйгə алып керде. Əле һаман өенə кайтып җитүенə ышанып бетми идеме, Миңсылу беразга түргə узарга аптырап торды. Идəне юылган, миче акланган, ястык-мендəрлəре урынында. Шулай нишлəргə белми торганда, өйгə күтəренеп Касыйм белəн хатыны Əминə, алар арты ук күршелəре Бибисара килеп керде. Ирлəр кочаклашып елашкан хатыннарга бераз карап торды да: "Əйдə, булмаса тартып керик", – дип, тышка чыгып китте. Алар əйлəнеп керүгə булганы белəн əзерлəнгəн өстəл артында хатыннар бер-берсен бүлə-бүлə, гөрлəшеп утыра иде инде. Миңсылу тагын бер кабат бу бəхетле мизгеллəр чын микəн, дигəндəй, һəркайсына күз йөртеп чыкты.