Кеше хакы (повесть)
Кеше хакы (повесть) Гөлфинə СƏЛИМОВА 4. Əнə шулай Рəсимə Шаһинур тирəсендə ешрак урала башлады. Əле сыерларын тазарткан, əле мал астын чыгарган булып, башкалардан соңгарак кала, юк-бар йомыш табып, мөдир белəн сөйлəшеп торырга тырыша. Шаһинурга Рəсимəнең кыланышы бераз сəеррəк кебек тоелса да, кул астында эшлəгəн кешегə каты бəрелергə тырышмый, көндəлек мəшəкатьлəр белəн искə алырга да оныта. Ə беркөнне: "Шаһинур абый, бер сыерым авырып тора, карыйк əле", – дип, кеше юкта торакка чакырды аны кыз. Мөдир сыерны тотыштырып караган арада, Рəсимə аны артыннан кочаклап алды да, тыгыз күкрəклəрен аркасына ышкый-ышкый, колагына кайнар мəхəббəт сүзлəрен пышылдый башлады: – Я, Шаһинур абыкаем, мин дə ир назына мохтаҗ бит, читкə типмə мине, миңа күп кирəкми, əйдə, бер генə яратышыйк та, башка якын да килмəм, – дип аны, һушына килгəнче почмакта өелеп яткан салам өстенə тарткалый башлады. Ул арада ни буласын чамалап алган Шаһинур, кочактан ычкынып, Рəсимəне этеп җибəрде. – Нишлəвең бу, кызый, тукта дим, минем яраткан хатыным, солдат улым бар! Мин аларга хыянəт итəргə җыенмыйм, сиңа да андый гөнаһага барырга киңəш итмим! – Соң мин аларны ташла димим бит, бер яратышканнан ни була, əллə миңа ирсез яшəү рəхəт дисеңме? – дип, Рəсимə елый ук башлады. Шаһинурга ул кызганыч булып китте. Əйтмə дə инде, кыз-кыркыннарның мəхəббəтен шул каһəр суккан сугыш урлады шул, кайсы ирледəн ирсез калды, кайсы бөтенлəй ир төсен күрүдəн мəхрүм булды. Элекке кебек авыл тулы ир-егетлəр булса икəн! Яудан исəн əйлəнеп кайтканнары да бармак белəн генə санарлык бит. Шул мизгелдə кызгану хисе өстенлек алды, алар кочаклашып салам өстенə ауды... Əмма, Рəсимə əйткəнчə, мондый очрашулар бер генə тапкыр булмады, кыз җаен тапты да торды, ə Шаһинур каршы тора алмады. Вəсилə вəгъдə иткəнчə, Рəсимəне фермага хисапчы итеп куйгач, эшлəр бөтенлəй җайлашты, соң, мөдир белəн хисапчы һəрдаим киңəшлəшми тормый бит инде. Вəсилə үзе дə, аны исəп-хисапка өйрəтəм дигəн сылтау белəн, фермада күренə башлады. Аның инде эчендə əлеге дə баягы юньле уй түгел, Миңсылуның ярасына "тоз сибəсе" килгəннəн уралуы. Берочтан Шаһинурны да оныта алмый. Бер көнне килеп, Рəсимə авырга узуы хакында əйтеп салгач, Вəсилəнең башы күккə тиде. Бу көннəрдə исə Миңсылу да көмəнле булуы хакында иреннəн сөенче алган иде. Башын кая куярга белми, пошаманда йөргəн ирен күзəтеп тора Миңсылу, моның юньлелеккə түгелен күптəн чамалый иде инде. Кичке савымнан соң фермада эшен бетергəч, Шаһинурга: "Əйдə, əткəсе, бергə кайтыйк", – дип дəшкəн иде дə, тегесе: "Сөт җибəрəсе бар", – дип, аңа кайта торырга кушты. Шомлана инде күңеле Миңсылуның, нигəдер шомлана. Ярты юлга җиткəч, ферма ягына кире борылды. Шаһинур, нигə кире килдең, дисə, буаз сыерны карарга онытканмын, диячəк. Сыерлар торагына барып керүгə, түр якта печəн өелеп торган җирдəн хатын-кыз көлгəнен ишетеп, якынрак барса, печəн өстендə кочаклашып яткан Шаһинур белəн Рəсимəне күреп, кычкырып җибəрүдəн чак тыелып, авызын ике куллап тотып калды. Аңы томаланды, беразга ни артка, ни алга барырга белмəде. Я, Аллаһ, менə ничек икəн! "Балабыз булачак", – дигəч, Шаһинур бер агарып, бер күгəреп, каушап калган иде шул. Бəлки, ул Миңсылуны ташлап чыгып китəргə җыена торгандыр. Ə ул аңа үзенə ышанган кебек ышанып яши. Инде бу хəлне улы Сабирга ничек аңлатыр? Атаң төрмəче хатын белəн яшəргə телəмəде, диярме? Улы: "Ə син нигə җебеп төштең, ник əтине аралап калмадың?" – дисə? Теге вакытта улын милиция Сəхипов тартып торгызып алып чыгып киткəндə дə берни кыла алмады. Хəзер нишлəргə? Тукта, Миңсылу, сабырлан, нидер уйларга кирəк. Ул абзарга ничек килеп керсə, шулай сиздерми генə чыгып та китте. Əмма юл буе аккан кайнар яшьлəрен өйгə кайткач та тыя алмый, мендəргə капланды. Төрмə хəллəреннəн соң боз кебек каткан күңеле Шаһинур ярдəмендə əле яңа йомшара башлаган