Мәгарә (хикəя)
Мәгарә (хикəя) Салават ƏБҮЗƏР 2. (Ахыры.) Алай булгач, нəрсə дип гомер атының койрыгына ябышып ятарга əле?... Яшəрен яшəде. Дөньяга дога кыл да, əнə, ят тыныч кына əҗəлеңне көтеп... Юк, нишлəп əле гел эч пошыргыч уйларга бирелə дə китə. Кешене өметсез уйлары үтермиме икəн? Хəл бар чакта кул кушырып утырырга ярамый. Аллабирде, шəм яктырак янсын өчен, филтəне калынрак итеп куйды да ташларны актарып карарга булды. Өстəге ташлардан башларга кирəк. Үзе сыярлык тишек тишə алса, котылды дигəн сүз. Шəмен утыртып, эшкə кереште сунарчы. Бик озак маташты ул, ашавын да онытты хəтта. Эре ташларны чыгарып дəрмансыз калды. Шулай да эшеннəн канəгать иде – шактый чокый алды бит. Ял итəр дə тагы тотыныр. Тик суның янында булмавы гына хөрт. Бəй, ничек шуңа акылы җитмəгəн – хайваннарның баш сөяклəре бар ләбаса! Бая су эзлəгəндə дə өч-дүрт баш сөяге күргəн иде. Кыргый кəҗə башлары бугай. Шуңа су салырга була бит. Аллабирде суга тиз барып килде. Əллə юлны белгəнгə, əллə караңгыга күзе өйрəнə. Өши башлагач, тирегə уранып ятты. Тире эчендə тəне җəһəт җылынды, лəкин йоклый алмады, башына төрле уйлар килеп бимазалады. Күзен йомдымы, əбие килə дə баса, килə дə баса... Үзе елаган да сымак. Алай дисəң, аның карашы гомер буе моңсу булды. Əллə нишлəп гел елаган сымак. Моңа күнеккəн Аллабирде, игътибар итеп бармый. Балавыз сыгып торырга бер сəбəбе дə юк инде: өсте – бөтен, тамагы – тук, дигəндəй... Эх, яшь чакларында ниндирəк иде, ə! Һе, иркə песи шикелле аның куенына сарыла торган иде. Тик Аллабирде артык чашарга ирек куймады, бала-чага ише кыланма, дип, йөгəнне кыска тотты. Аһ, карт шайтан, əле шул чакны сагынып ята түгелме!... Карчыгын уйлап, күңеле тулып китте аның. Я инде, берүзен калдырып чыкты да китте. Ялгызы нəрсə эшли ала ул хəзер?! Сызлаган биле белəн базга төшеп, бəрəңге дə чыгара алмыйдыр инде. Ярый, анысын берəрсеннəн чыгартып та алыр, ə малын кем карый аның? Гел кешегə мəшəкать салып буламы?! Юньле кешесе бармы тагы! Авылда шул карт-коры да мəңге исерек Хəбир белəн илке-салкы Сəет инде... Кулыннан килердəйлəр бар дип белде ди аның Галимəсен, үз эшлəре муеннан... Аллабирде шулай уйланып ятты-ятты да, тəненə бераз җылы ябышкач, торып, тагы эшкə тотынды... ...Караңгылык кешегə уйланыр өчен бирелəдер ул. Моңарчы гомердə дə шушы кадəр уй тавын актарырга туры килмəде шикелле аңа. Юк, уйсыз гына яшəде, дип əйтеп булмый. Тик ул уйлар көндез яндырган шырпы ише генə булган икəн. Əлеге уйлары, караңгыда дөрлəгəн учак сымак, күңеленең əллə кайсы почмакларын яктыртып җибəрə. Ə анда нилəр генə юк! Нəкъ шушы мəгарəдəге кебек лəбаса. Күптəн онытылган вак-төяк вакыйгаларның сөяклəре тулып ята, газаплар таш сыннарга əйлəнгəн, нəфрəт тамчылары боз булып каткан... Аллабирденең йөрəге капыл дерт итеп калды. Аның күңеленнəн дə шушы мəгарə салкынлыгы бөркелə түгелме?! Күпме генə эзлəргə тырышып караса да, җан җылыныр куз таба алмый азапланды. Шулай да, күңеленең ерак бер почмагында, мəгарə төбендə янган шəм кебек, ниндидер тонык кына яктылык ымсындыра аны... Көн белəн төн буталды Аллабирде өчен. Дөресрəге, аның өчен вакыт агышы туктады. Вакыт тышта калды. Ул күк йөзендəге ут йомгагы булып əйлəнə, дөньяны, кешелəрне əйлəндерə, ул казан астындагы учак булып дөрли... Тукта, аның да вакыты бар бит! Менə ул шəм булып сүрəн генə яктылыгын чəчə. Димəк, аның гомеренə нокта куелмаган əле! * * * ...Бу ятуында бөртек тə черем итə алмады сунарчы. Берчə бөтен тəне янды, берчə өшүдəн калтыранды. "Нишлəп ятасың һаман, тор!" – дигəн тавышны ап-ачык ишетте ул. Авырлык белəн башын калкыткан иде, якында гына Галимəсе басып тора. – Əби!... Син?! – Аллабирде тормакчы булды, лəкин буыннары тотмады. – И-и, бабай, бабай!... – Галимəсе аңа яшьлəнгəн күзлəре белəн карап торды да караңгылыкка таба атлады. – Тукта, Галимə!... Китмə!... Бу бит – мин!... – Аллабирде аны җибəрмəскə телəп, хəлсез кулларын сузды. Бу ялваруны ишетмəде карчыгы, ераклашканнан-ераклаша барды һəм караңгылык төпкелендə бəлəкəй генə бер якты нокта булып калды.