– Галимəм!... Галимəм!... – дип сөйлəнде ул саташу аралаш һəм, ниндидер җан рəхəте киче...
– Галимəм!... Галимəм!... – дип сөйлəнде ул саташу аралаш һəм, ниндидер җан рəхəте кичереп, төпсез чоңгылга егылды... Аллабирде сусап уянды. Чир белəн якалашып ничə көн яткандыр, бер Ходай гына белə. Калтыранган куллары белəн ничек кирəк шырпы сызып, шəмне кабыза алды. Тəнтерəкли-тəнтерəкли суга барып килде. Су эчкəч, азрак хəл кергəндəй булды, лəкин буыннары юньлəп тотмый. Шулай да бəлəкəй генə өч-дүрт кисəк ит куырып, ашыйсы килмəсə дə көчлəп капкалап алды. Тире өстендə байтак кына утырганнан соң, шəмен алып, үзе чокыган өнгə таба юнəлде. Өн эченə башын тыкса, төптə энə күзендəй генə яктылык күреп, үз күзлəренə ышанмый торды. Димəк... Соңгы тапкыр казыган чагында төн булган. Бу яктылыкны шəйлəмəгəн ул... Яктылык сүнеп куймасын дигəндəй, кабаланып эчкə шуышырга тотынды сунарчы. Бер-ике ташны актару белəн, йодрык зурлык уем хасил булды һəм аның йөзенə яктылык бəрелде. Каткан учлары белəн күзлəрен каплады Аллабирде. Яктылык та авырттыра икəн!... Дөньяга яңа туган бала кебек кычкырып елады ул... Əле генə түшəлгəн билəүдəй ап-ак кардан Аллабирде аякларын чак-чак сөйрəп атлады. Əйтерсең лə яңа гына тəпи басып, тəүге адымнарын ясаган сабый. Лəкин аның иңендə тормышның еллар буена җыелган авыр йөге ята. Шушы йөкнең авырлыгы бөгелеп төшəргə бирми аңа, хəтта тукталып тын алырга да форсаты юк. Ə юл аның үткəн гомереннəн дə озынрак тоелды. Берничə тапкыр таеп егылды, тора алмый азапланды. Каткан тамагын җебетергə кар учлап капты... Ниһаять!... Менə аның өе!... Бəрəңге бакчасы аша чыкса, кайтып җитəчəк! Бу араны ул берчə мүкəйлəп, берчə шуышып үтте. Күтəрмəгə менгəч, ишек тоткасына кулы җитмəде. Яткан көе бар көчен җыеп, ике-өч тапкыр ишеккə сукты. Бераздан ул ачылып китте һəм... карчыгы күренде. Сакал-мыек баскан бу кешене танырга телəгəндəй, аптыраулы карашын төбəп катып калды Галимə. – Мин!... Кайттым!... Галимə!... – диде Аллабирде хəлсез тавыш белəн. – И Ходаем!... – Галимəм!... Мин сине шулкадəр яратам!... – диде ул еш-еш тын алып. Бу сүзне гомерендə беренче тапкыр əйтте шикелле... Аллабирденең йөзенə яшь тамчылары тамды, таныш җылылыкны саклаган учлар чигəсенə кагылды. Ул күзлəрен йомды. Мəгарəдə янган шəм кебек ниндидер яктылык хасил булды һəм, зурайганнан-зурая барып, аның бөтен эчке дөньясын билəде. Җанын иркəлəгəн илаһи нур иде бу...