Алатау битлəвеннəн шырлык ерып байтак барды Аллабирде. Аю өненə күп калмады хəзер. Əнə ...
Алатау битлəвеннəн шырлык ерып байтак барды Аллабирде. Аю өненə күп калмады хəзер. Əнə кыя да күренə. Бер елны ике аю атып алды шуннан. Таештабан үз итə бу төбəкне. Шушы кыяның астында гына мəгарəсе дə бар. Уйламаганда барып чыкты ул анда. Дөресрəге, аю өне юллап йөргəндə килеп төртелде. Туз яндырып эченə кергəн иде, зурлыгына һушы китте. Аяк астында хайван сөяклəре тулып ята. Йөрəге җитеп йөз метр чамасы төпкə үтте дə, ары барырга базнат итмəде. Ə мəгарə бер тараеп, бер киңəеп сузыла да сузыла. Аллабирде аю өненə якынлашкач, башта тамак ялгап алырга кирəк дип, капчыгын асты. И-и, карчыгы! Нəрсə генə салып бетмəгəн. Я, шушында тəм-том ашап утырамы соң инде ул, кəнфитенə кадəр тутырган. Икмəк белəн мае булгач, җитмəгəнме. Сунарчы, капкалап, чəй уртлаган арада, карашы белəн тирə-якны караштырып, уңайлы урын чамалады. Анавы, мəгарə ягыннанрак, калкурак урынны сайларга кирəк, дип фикер йөртте. Ярар, тəвəккəллəдек, диде ул авыз эченнəн. Капчыгын агач ботагына элеп куйды, фуфайкасын салып ташлады, иелгəндə комачауламасын өчен билендəге хəнҗəрен арткарак күчерде, кушкөбəгенə ике ядрə тыкты. Тавыш-тын чыгармый, сак кына йөреп, өн авызына коры ботаклар өйде, арасына каен тузы кыстырды, ныграк төтəсен өчен черек агачлар салды. Булды шикелле. Өемгə ут кабызгач, җəһəт кенə бая сайлаган урынга барып, мылтыгын өнгə төзəде. Бераздан черек агачлар төти башлады. Күп дигəндə, тугыз-ун минут үткəндер, Аллабирдегə вакыт шактый тоелды. Аю күренми һаман. Əллə төтен өн эченə кермиме икəн, дип уйларга да өлгермəде, берничə тапкыр пошкырган тавыш колагына чалынды. Əһə, уянды, мəлгунь! Үз күзенə үзе ышанмады Аллабирде. Өннəн гыйфрит килеп чыкмасынмы! Бу кадəр зур аюны аның бер тапкыр да күргəне юк иде əле. Уйлап торыр вакыт түгел, тəтегə басты сунарчы. Шартлау тавышы оеган һаваны селкетте. Элəкте. Аю торган урынында ике-өч тапкыр əйлəнеп чыкты да зур башын чайкап алды. Һəм... көтмəгəндə аларның карашлары очрашты. Аю үрə басып үкереп җибəрде. Бу минутта сунарчының башына бер уй да килеп өлгермəде, нəрсə эшлəгəнен үзе дə аңламый калды шикелле. Ниндидер кодрəт белəн берничə омтылуда мəгарə авызына җиткəнлеген генə шəйлəде. Борылып карамаса да, артыннан шатыр-шотыр килеп аю бастырганын аркасы белəн тоя иде. Туктасаң я таеп егылсаң – бетте! Аллабирде мəгарə эченə омтылды. Бераз йөгергəннəн соң гына борылып карады ул. Гыйфрит, əллə керергə базнат итмичə, мəгарə авызында тукталып калган иде. Лəкин озак тормады, җир актарып тырнады да тагын килə башлады. Каныкты бу! Ике патронны бер-бер артлы җибəрергə кирəк моңа, дип билен капшаган иде, башына суккандай булды Аллабирденең. Тешен кысып сүгенде ул: ух, исəвəн, бая фуфайкасын салганда патронташын ботакка элеп торган иде бит. Алырга оныткан. Ах, аңгыра!... Аю ажгырып якынайганнан-якыная барды. Соңгы патронны ничек булса да читкə атмаска кирəк. Бу соңгы ядрə берсенə – үлем, берсенə гомер бүлəк итəчəк. Аюга ун метрлап ара калгач, аның маңгаена төзəп атып җибəрде сунарчы. Шулчак көчле шартлау тавышыннан мəгарə эче "гү" итеп калды һəм бөтен дөньяның асты-өскə əйлəнде. Аллабирде куркудан башын тотып, җиргə чүгəлəде. Шулай күпме утыргандыр, тавыш басылып, күзлəрен ачканда бөтен дөньяны караңгылык чорнаган иде. Эшнең нидə икəнен шундук аңлады сунарчы: мəгарə авызы ишелгəн! Күзгə төртсəң дə күрерлек түгел. Аллабирде кымшанмый гына колак салып торды. Шылт иткəн тавыш юк, тик үзенең генə бөтен тəне калтыранганын тойды. Теге гыйфрит дөмеккəн, димəк. Шырпы сызган иде, якында гына сузылып яткан аю мəетен шəйлəде. Ерткычның зурлыгына хəйран калып торганда, ялкын кулын пешергəч кенə исенə килде. Тагын шырпы сызарга булган иде дə, əрəм итмəскə кирəк, бу караңгылыкта аның белəн генə эш барып чыкмас дип, уйга калды. Нишлəргə? Нəрсəгəдер өметлəнгəндəй, кесəлəрен капшап чыкты. Яндырырлык бернəрсə дə юк иде. Шулчак пимасына кидерелгəн резина каталары исенə төшеп, йөзенə елмаю галəмəте йөгерде, тəүге тапкыр ут тапкан кешедəй ихлас куанды ул. Катасын салып, яртысын чабып алды, калганын йомарлап пимасының кунычына тыгып куйды. Ут